Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: ит һәм икмәккә бәяләр артачак


Дөге, бодай һәм башка төп азыкларга бәяләр үсүен дәвам итәчәк. Африканың ярлы илләренә әлеге хәл начар тәэсир итәчәк. Бу турыда БМО-ның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы хәбәр итә.

Белгечләр бәяләрнең кинәт үсүен булдырмау өчен дөньяның барлык илләре азык-төлек маясы турындагы мәгълүматлар белән уртаклашырга тиеш, дип саный.

БМО шулай ук фәкыйрь илләрнең авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә чакырды. БМО тикшеренүләре күрсәткәнчә, якындагы 10 елда бөртеклеләрнең бәяләре 20 процентка, иткә – 30 процентка үсәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG