Accessibility links

Активист Балтусова Кирмәнгә эшкә күчә


Олеся Балтусова
Олеся Балтусова

Президенты югалып барган Казан буйлап йөрткән Олеся Балтусованың дәүләт эшенә алынуы һәйкәлләрне саклап калу мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәрме?


Шушы көннәрдә Татарстан президенты активист Олеся Балтусованы үзенең ярдәмчесе урынына билгеләде. Күзәтүчеләр, бу аның җәмәгатьчелеккә игътибарлы булуын һәм һәйкәлләрне саклау эшенә җитди тотынуын күрсәтә, ди.

Олеся Балтусова үзе әлегә аңлатмалар бирүдән баш тарта. Телефоннан сөйләшкәндә, ул комментар бирмәвен әйтте, әмма бу вазифадан баш тартмаячагын да хәбәр итеп өлгерде.

“Президент инде билгеләде, аннан баш тартып булмый”, диде ул “Азатлык”ка. Балтусова инде президент идарәсе хезмәткәрләре исемлегенә кертелгән.

Балтусова оештырган сәяхәтләрнең берсе
Балтусова оештырган сәяхәтләрнең берсе
Сентябрь аенда аңа Казан шәһәр башлыгының киңәшчесе урыны тәкъдим ителгән иде. Матбугат чаралары "Балтусова бу урынга билгеләнде", дип язып та чыкты. Әмма соңыннан экскурсияләр күрсәтүче шушы ханым: “Минем түрә буласым килми һәм мин дәүләт хезмәтенә йөрергә әзер түгел” дип, бу тәкъдимнән баш тартты. Бу юлы президент карарына ул каршы килеп тормаган, күрәсең.

Әлегә Балтусовага яңа урында нинди вәкаләт, нинди өлкә бирелүе төгәл билгеле түгел. Башка киңәшчеләр тышкы элемтәләр, социаль мәсьәләләр, икътисад һәм башка тармакларга бүленгән. Бу урыннарга элек министрлар, башка төрле дәрәҗәле түрә булып эшләгән кешеләр билгеләнде.

"Президентка дөрес мәгълүмат кирәк"

Моңарчы дәүләт эшендә бер көн дә эшләмәгән, каршылык чаралары оештырган, интернетта да, реаль тормышта да хакимиятне тәнкыйтьләгән җыеннарда катнашкан Балтусованың билгеләнүенә мөнәсәбәт төрле.

Татарстан президенты матбугат хезмәте башлыгы Андрей Кузьмин бу адымны Рөстәм Миңнехановның "Казан үзәгендәге һәйкәлләрне саклау, төзелешләр баруы турында хәлләрнең чынбарлыктагы торышын", "җәмәгатьчелекнең фикерен белеп торырга теләве" белән аңлата.

Активистның яңа урында нәтиҗәле эшләячәгенә шикләнеп караучылар да бар. Мәсәлән, архитектор Сергей Саначин: "Камил Исхаков заманында архитектураны багучы киңәшче бар иде, әмма ул язган кәгазьләрне шәһәр башлыгы укымады", дип сөйли.

Балтусованың билгеләнү хәбәре басылып чыккан "Бизнес-Онлайн" сәхифәсендә 20дән артык фикер белдерелә. Алар арасында бу адымны хуплаган, тәнкыйтьләгән, аның ихласлыгына ышанмаган кешеләр дә бар.

"Иҗтимагый ярдәмчеләр кирәк"

Берничә форумчы республика башлыгының иҗтимагый фикергә колак салуын хуплап чыккан. Үзенең исемен атарга теләмәгән бер кеше Рөстәм Миңнехановка бөтен өлкәләрдә дә түрәләр арасыннан түгел җәмәгатьчелек арасыннан активистларны җәлеп итәргә киңәш итә.

"Мәсәлән, хокук яклаучы киңәшче итеп алынса, ул аны төрмәләр, вакытлыча тоткарлау урыннарыннан йөртер иде, андагы хәлләрне күрсәтер иде, бу тармакта һәйкәлләрне саклауга караганда кискенрәк чаралар күрергә кирәк", дип әйткән бу форумчы.

Ничек кенә булмасын, Балтусова һәм башка активистлар, иҗтимагый оешмалар һәйкәлләрне саклау мәсьәләсен күтәргәннән соң, аз булса да алга китеш булды. Иске Казанның югалып баруына президент та игътибар итте.

Һәйкәлләрне саклау көрәше нәтиҗә бирәме?

Балтусова экскурсиясеннән соң, төрле җаваплы оешмалар катнашлыгында үткәрелгән киңәшмәдән соң, Татарстан президенты шәһәр үзәгендә төзелешләрне туктатып торырга боерган иде.

Миңнеханов 2 октябрьдә үткәргән рәсми җыенда эшче төркем тарафыннан Казан үзәгендә 91 корылышның 45ендә эшне туктатып тору тәкъдим ителде.

Мәгълүмат чараларында хәтта шәһәр үзәгендәге тарихи һәйкәлләрне җимереп, алар урынына зур биналар төзеп яткан хуҗаларның исемнәре, кулларында булган капитал күләме дә басылып чыкты.

“Кара исемлек”тә эшмәкәр Хәйрулиннар, хакимияткә якын Радик Шәймиев катнашкан ширкәтләр, президент үзе идарәчеләр шурасын җитәкләгән “Татнефть” ширкәте, элекке Казан шәһәр башлыгы заманында чәчәк аткан “Фон” һәм “Свей” төзелеш компанияләре бар.

Белешмә

Олеся Балтусова 1982 елның 7 февралендә Казанда туган. Ул Казанның 9 санлы француз мәктәбен тәмамлаган, КДУ каршындагы академик колледжда, аннары Петербурда журналистика факультетында белем алган.

  • 2000-2001 – типографиядә менеджер булып эшли
  • 2001-2002 – Казан газетларында яза
  • 2002-2004 – “Computerworld Казань” журналында әдәби мөхәррир
  • 2004-2005 – “Квадратное колесо” журналының баш мөхәррире
  • 2006-2009 – “Большой город” журналы хәбәрчесе, afishа.ru порталы модераторы, “Лориен” ширкәтендә копирайтер, “Казань” журналы хәбәрчесе

Соңгы өч ел дәвамында Олеся Казан буйлап экскурсияләр оештырды.
XS
SM
MD
LG