Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда "Хаккани"ләрнең тәэсирле кешесе үтерелде


Пакстанда АКШ пилотсыз очкычының һөҗүме нәтиҗәсендә “Хаккани” төркеменең тәэсирле әгъзаларының берсе үтерелде. Җәлил исемле бу кешенең сугышчы төркем башлыгы Сираҗетдин Хакканиның туганы булуы фаразлана. Ул төркем оештырган барлык операцияләрне килештерү вазыйфасын башкарган.

Һөҗүм Афганстан чигендә Төньяк Вәзиристан төбәгендәге авылларның берсенә ясалды. Аның нәтиҗәсендә тагын иге кораллы сугышчы һәлак булды.

АКШ элегрәк Пакстан махсус хезмәтләрен «Әл-Каида»ның «Хаккани» төркеме белән бәйләнештә торуында гаепләде. Исламабад исә бу гаепләүләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG