Accessibility links

Кайнар хәбәр

Базар шәһәрне бозамы, әллә бизиме?


Казан үзәгендәге "“Сәүдә шәһәре – бөтен нәрсә һәркем өчен” базарына кереш.
Казан үзәгендәге "“Сәүдә шәһәре – бөтен нәрсә һәркем өчен” базарына кереш.

Казан шәһәре хакимияте Казан үзәгендәге халык яратып йөри торган базарларны халыкка кулай һәм төзек итү өчен тырышмый, ә бетерү сәясәте алып бара.

Зөлфия Галимуллина Казанның Киров районында яши. Пенсиягә чыккан ул. Үз тирәләрендә кием-салым базарлар һәм төрле кибетләр булуга карамастан, айга бер тапкыр Казанның Үзәк базары артындагы Нәриман урамына урнашкан сәүдә урыннарын әйләнеп менә. Әле яңа уку елы алдыннан гына авылда яшәгән туганнары да бу базарга килеп ул-кызларына бөтен кирәк-яракны, киемнәр алып кайтып киткән.

“Кибеттә әйберләр бик кыйбат. Базарга төшсәң, аларны күпкә арзанга аласың. Мәскәү базарына да әйберләрне шул Үзәк базардан алып менеп саталар. Мисал өчен, бер итәкне шәһәр үзәгендәге базардан алсаң, ул 350 сум тора, бәясен төшереп 300 сумга бирәләр. Мәскәү базарында шул ук итәк 600 сум. Үзәк базарга ничек төшмисең инде, әйберләр күпкә арзан бит”, ди Галимуллина.

Базар кирәклегенә халык янчыгы белән тавыш бирә

Казан шәһәре үзәгендәге әйберләрне арзанга сатучы бу сәүдә урыннарын халык төрлечә атый. Үзәк базарга (элекке Колхоз базары) карамаса да, аны “Центральный” дип әйтүчеләр дә бар. Кайберәүләр Нәриман урамы тирәсендә булганга “Нәриман” дип кенә җибәрә. Әмма бу базар башкаларыннан иң арзан әйберләр сатылу белән аерылып тора һәм аны гади халык үз иткән.

"Сәүдә шәһәре – бөтен нәрсә һәркем өчен”
"Сәүдә шәһәре – бөтен нәрсә һәркем өчен”
Бу базар “Янтарь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнеке. Рәсми исеме “Сәүдә шәһәре – бөтен нәрсә һәркем өчен” (“Торговый город – все для всех”) (алга таба - “Сәүдә шәһәре”) дип атала. Базар мөдире Дмитрий Каргин сүзләренчә, ял көннәрендә монда килүчеләрнең саны җиде мең кешегә кадәр җитә. Базар мәйданы 18 мең квадрат метр били. Биш меңләп казанлыны эшле иткән ул. Бу санга сатучылар, аларның хуҗалары, йөкчеләр, җыештыручылар, товар ташучылар да керә.

“Без эшмәкәрләр һәм сатучылар да зур салымнар түләгәнгә шәһәр казнасына күп акча кертәбез. Базарларны ябып кына алар башка бер урында үз эшчәнлекләрен дәвам итә ала дигән сүз түгел.

Хакимиятләр шәһәр читендә базар төзеп шунда күчәргә дә тәкъдим итә. Без сатучы эшмәкәрләр белән бу мәсьәлә турында сөйләшкән идек. Сәүдәгәрләр дә, сатып алучылар да анда бармаячак. Кешеләр монда йөрергә күнеккән инде.

20 ел безгә киләләр, бөтенесенә ошый. Кешеләр бит сәүдә урынының кирәклегенә үзләренең янчыклары белән тавыш бирә. Әгәр кешеләргә, сатучылар һәм алучыларга нәрсә дә булса ошамаса алар монда килмәс иде”, ди Каргин.

Метшин: “Чын Черкизон”

Халык үз итеп “Нәриман базары” дип йөргән сәүдә урыннарын шәһәр мэры Илсур Метшин түбәнсетеп “чын Черкизон” дип атады. “Бу базар – шәһәр үзәгендәге бөтен пычракның оясы һәм мондый урын башкала үзәгендә булмаска тиеш” дип тә әйтте. Таякның юан башы “Сәүдә шәһәре”нә төште. Бу сүзләр Иске Татар бистәсендәге тарихи биналарны, корылмаларны саклау, тәртипкә китерү һәм төзекләндерүгә багышланган киңәшмә вакытында яңгырады.

Метшин янына киңәшмәгә килгән әлеге биналарның хуҗаларының берсе, “без эшлекле һәм дустанә сөйләшү булыр дип көткән идек, әмма алай барып чыкмады”, дип белдерде. Шәһәр башлыгының тел төбеннән аңлашылганча, хакимият ул базарларны башкаладагы яшәеш челтәренең бер аерылгысыз өлеше итеп түгел, ә артык кашык һәм үги баладай күрә.

Тарихи һәйкәлләрне саклау иҗтимагый оешмасының бер вәкиле, "әгәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан урамнарында үзе җәяү йөреп, шәһәр үзәгенең чүп оясы икәнлеген һәм бомбаланган хәлдә булуын күреп бу мәсьәләне югарыдан күтәрмәсә, 2005 елдан бирле мэр булып эшләүче Илсур Метшинның әле дә җимерекләргә, пычракларга исе китмәс иде", дип белдерде. Хакимиятләрнең бу урыннарны бушатасы килгәнлеге сизелә. Сер түгел, дөньяның кайсы гына каласында булсын, шәһәр үзәгендәге җирләр үтә дә кыйммәт тора.

Үзәктәге базарлар гади халык өчен иң кулай урында

Үзәк базар тирәсендәге барлык зур һәм кечкенә базарлар да казанлылар өчен дә, авылдан килүчеләр өчен дә иң кулай җиргә урнашкан. Күршедә генә тимер юл вокзалы, автовокзал һәм елга порты бар. Аннан да кала, Казанның иң ерак урыннарына, мисал өчен, Дәрвишләр бистәсенә, йөрүче автобуслар да шул тирәдән, Мәскәү урамы аша уза.

Прага үзәгендәге паркта чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә авылларда яшәүчеләр килеп сәүдә итә
Прага үзәгендәге паркта чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә авылларда яшәүчеләр килеп сәүдә итә
Шәһәр үзәгендәге базар хуҗалары үзләре дә сәүдә урыннарының замана таләпләренә тулысынча туры килмәвен, әлегә халыкка кулайлыкны җитәрлек итеп тудыра алмауны таный. Киләчәккә бу урыннарның күңелгә ятышлы, җайлы һәм матур итәргә тырышуларын да әйтә. “Сәүдә шәһәре” җитәкчелеге базар комплексы проекты өчен шәһәр архитекторлары арасында бәйге игълан иткән. Бәяләүче төркемгә Казан хакимиятеннән дә вәкилләр кергән.

“Яныбызда гына мәчет бар. Бу бит шәһәрнең тарихи урыны. Без базарның тышкы йөзе дә тарихи стильдә булуын телибез. Ул туристлар һәм Казанда яшәүчеләрне дә үзенә тарта торган булырга тиеш. Ниятебез - аны сатып алу урыны гына түгел, ә ял итү урыны да итү”, ди Каргин.

Үзәктәге базарда Катрин Денев та оекбашлар алды

Базарны шәһәрнең үзенә күрә бер кайнап торган йөрәге дип тә әйтергә була. Сатулашу, хәбәр уртаклашу урыны да ул. Базарда гына син кибеттә булмаган әйберне дә таба аласың. Монда барсы да – яхшы, үтә сыйфатлысы һәм шулай ук бик сыйфатсызын да, башка җирдә булмаганын да сатып алырга мөмкин.

Калада яшәүчеләр генә түгел, ә туристлар һәм чит җирләрдән килүчеләр дә, гадәттә, базарларны күреп китәргә тырыша. Франциянең күренекле кино йолдызы Катрин Денев 2007 елда Казанга “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестиваленә килгән иде. Ул “Мираж” кунакханәсендә торды. Шимбә иртәсендә беркемгә әйтмичә, ул Казанның Үзәк базарын һәм аның тирәсендәге сәүдә урыннарын да урап кайта. Буш кул белән түгел, ә оныкларына сарык йоныннан бәйләнгән өч пар оекбаш һәм талчыбыктан үрелгән кәрзин ала.

Европа базарларны шәһәр үзәгенә кайтара

Базар базар инде – бик борынгыдан, кайсы илдә генә булмасын, кешеләрне үзенә тартып торган һәм алар гадәттә шәһәр үзәгендә булган. Хәзер Европаның кайбер илләрендә шәһәр үзәкләрендә базарлар оештырыла башлады. Мисал өчен, Чехия фермерлары атнага ике тапкыр Прагадагы паркларга килеп үзләре җитештергән азык-төлекне сата. Монда кәҗә сөте дә, ала миләүшә (лаванда) балы да, сарык ите дә һәм шәһәр кибетләрендә булмаган башка нигъмәтләр дә алырга була.

Мүнһен үзәгендә Viktualienmarkt дип аталган базар
Мүнһен үзәгендә Viktualienmarkt дип аталган базар
Ә Германиянең Мүнһен шәһәрендә иң үзәктә Viktualienmarkt базары бар. Тарихи үзәкнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. 1807 елда ук ачылган бу базарда бүген дә төрледән-төрле ризыклар, җиләк-җимеш, яшелчә һәм осталар иҗат иткән төрле әйберләр дә сатып алырга мөмкин. Шунда ук утырып тамак ялгарга да була. 22 мең квадрат метр мәйданны били ул.

Казан җитәкчеләре бүген исә шәһәр үзәгендә булган базарларны тәртипкә китерү, кешеләргә уңайлы итү түгел, ә читкә тибәрү сәясәте алып бара. Эшмәкәрләр әйтүенчә, соңгы бер ел эчендә генә дә җиргә салымны өч тапкыр рәттән арттырганнар. Халык күтәрелеп каршы төшкәч, соңгы арттыруны кире алганнар.
XS
SM
MD
LG