Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хәтер көне: “Русия президенты Татарстан бәйсезлеген танысын”


Быел Казанда егерме икенче тапкыр Хәтер көне оештырылды. Чарага якынча 500 кеше килде. Халык Казанны яклаучыларга һәйкәл куелырга тиешле урынга вак таш кисәкләре алып килеп салды.


Хәтер көне иртәнге унда Ирек мәйданында башланып китте. Башка еллардан аермалы буларак, быел чара вакытында яңгыр яумады, көн аяз булды. Хәтер митингын Мәрҗани мәчете имамы ачып җибәрде. Ул шәһитләр рухына дога кылды.

ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт җитәкчелегендә Хәтер көненә җыелган халык резолюция кабул итте. Әлеге документ Русия президенты Дмитрий Медведевтән Татарстан бәйсезлеген тануын таләп итә.

Хәтер көне. Казан, 2011 ел
Хәтер көне. Казан, 2011 ел
Алга таба “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, язучы Айдар Хәлим чыгыш ясады. Фәүзия Бәйрәмова урыс дәүләте юк иткән татар хатын-кызлары: Сөембикә, Мөхлисә Бубый һәм башкалар язмышын сөйләп узды. Бүген дә Русиядә мөселман хатын-кызларына карата террор сәясәте алып барылуын белдерде.


Фәүзия Бәйрәмова татар халкының моннан 20 ел элек татар милләте, ислам дине һәм татар дәүләте өчен көрәшергә ант итүен искә төшерде. Бу антның онытылмавын искә алды һәм яңадан милләт һәм дәүләт өчен көрәшергә ант итте.

Айдар Хәлим чыгыш ясый
Айдар Хәлим чыгыш ясый
Язучы Айдар Хәлим Владимир Путин сәясәтен һәм ФСБ башбаштаклыгын ачы тәнкыйтьләде. Путинның Татарстан бюджетын каерып алып ятуын белдерде. Шул ук вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның иске Казанны сакларга алынуын яклап чыкты.

Шагыйрьләрдән Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһим һәм Флера Тарханова чыгыш ясады. Җырчы Миңгол Галиев “Татарга да хәер-фатиха бар” җырын башкарды.

Хәтер көненә шулай ук язучылар Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Зәки Зәйнуллин, галимнәр, җырчылар Рөстәм Маликов, баянчы Рамил Курамшин килгән иде.

Митинг тәмамлангач, халык төркеме “Азатлык!” кычкырып, тәкбир әйтеп, Казан Кирмәненә юнәлде. Башта Кол Шәриф мәчете астына төшеп, Казанны саклаучыларга һәйкәл куеласы урынга таш кисәкләре салды.


Наил Нәбиуллин сүзләренчә, хакимият бу һәйкәлне үзе куймаса, халык таш җыеп үзе төзиячәк. Шунысы да бар: һәйкәл урынына куеласы дүрт капчык ташны урлап киткәннәр.

Аннан халык Сөембикә манарасы янына барып, шәһитләр, татар ханнары рухына дога кылды.

1552 елда Казанны саклаучыларга һәйкәл куеласы урын (зуррак харитада)


Милләт харитасы зуррак күләмле харитада
XS
SM
MD
LG