Беларус җитәкчелеге Халыкара валюта фондыннан кредит алырга теләсә, реформаларга бирелгәнлеген күрсәтергә тиеш. Бу хакта бүген Минскида Халыкара валюта фонды миссиясе башлыгы Крис Джарвис Беларус хакимияте вәкилләре белән сөйләшүдән соң әйтте.
Беларус Халыкара валюта фондына җиде миллиард доллар кредит сорап мөрәҗәгать иткән иде. Аны бирү сөйләшүләре башланмаган.
Джарвис фикеренчә, Беларус җитәкчелегенә инфляцияне киметергә тырышырга кирәк. Быел ул 60%-тан артты.