Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа халкы байларның комсызлыгына каршы көрәшә


Франкфурт шәһәре
Франкфурт шәһәре

Лондон, Франкфурт һәм Амстердамда ширкәт җитәкчеләренең комсызлыгы, керемнәрнең гадел бүленмәве, бюджет чыгымнарының кыскартылуына каршылык белдереп, йөзләрчә кеше төнне урамнардагы чатырларда уздырды. Ял көннәрендә митинглар дөньяның 80 илендә һәм 900дан артык шәһәрендә үтте.


Кушма Штатларда башланган «Уолл-стритны басып ал» чарасы Европа илләренә дә таралды. Ял көннәрендә хәтта өч илдә чатырлары урнаштырып халык төнен шунда уздырды. Алар моннан якын көннәрдә генә китәргә җыенмавын белдерә. Бүген иртән Лондонда активистлар озак вакытлы чараларга әзерлек турында гәп корды. Шуларның берсе Reutersка азык-төлек юнәтү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, исән калу өчен нигездә су һәм ризык кирәк. Алар газ плитәсе алу өчен халыктан акча юнәтә.

«Без кулларны юар өчен су кайнатырга уйлыйбыз. Күселәр һәм шуның ише әйберләрнең таралуын теләмибез", ди ул.

Шунда ук «Банкларны түгел, кешеләрне коткарыгыз», «Тыныч булыгыз һәм Лондонны басып алыгыз» дигән шигарләрне дә укырга була.

«Лондон биржасы фондын басып алыгыз» чатырларының массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнештә торучы вәкиле Олли Тайлор халык бу протестларның барышы белән танышып барырга тиеш дип саный.

«Безне төп массакүләм мәгълүмат чаралары аз яктырта, моннан тыш, анда безнең карашлар гадел бирелми дип саныйбыз», ди ул.

Тайлор массакүләм мәгълүмат чараларга видеолар, рәсемнәр булдырырга ярдәм итә.

Алар тиз генә китәргә уйламый

Лондоннан тыш, Һолландия башкаласы Амстердамда да якшәмбе көнне 300ләп кеше биржа фонды бинасы каршында төн үткәргән. Оештыручыларның берсе Суз Ливенс AFP әйтүенчә, хәзер үзгәрешләргә өмет итеп мәйданда озак вакытын уздырырга әзер кешеләр дә бар.

Германиянең финанс башкаласы Франкфурт шәһәрендә исә чатырларда 200ләп кеше урнашты. Аларның берсе Александр Сак иртәгәдән Европа үзәк банкы бинасы янында урын алачагын әйтә.

“Банкта эшләүчеләр узып киткәндә безнең йөзләребезне күрергә тиеш. Без алар эшләгән финанс җинаятьләргә каршы җыелганыбызны белсеннәр. Үзгәрешләр кирәклеген аңларга тиешләр”, ди ул.

Шимбә көнне Лиссабон, Мадрид һәм Римда да дистәләрчә мең кеше каршылык чараларына чыкты. Протест чараларының күбесе тыныч рәвештә узды. Бары тик Рим шәһәрендә генә йөзләрчә кеше чуалышлар тудырды. "Килгән зыян бер миллион доллар", ди шәһәр мэры.

Чуалышлар нәтиҗәсендә барлыгы 12 кеше тоткарланган, 130ы төрле җәрәхәтләр алган. Аларның күпчелеге халыкның ачуы белән күзгә-күз очрашкан полиция хезмәткәрләре. Шуларның берсе – Антонино Фьюджи әйтүенчә, алга киткән илләрдә мондый хәлләргә рөхсәт бирелмәскә тиеш.

Грециядә бүгеннән башланган көймә йөртүчеләрнең 48 сәгатьлек эш ташлау чарасы күп кенә судагы юлчыларның планнарын бозды, йөк ташучы көймәләр туктады. Тиздән парламентта чыгымнарны киметү кануны өчен тавыш бирү булачак. Шул нисбәттән чәршәмбедән башлап ике көнлек гомумдәүләт эш ташлау чарасы көтелә.

Чикагода паркта чатырлар урнаштырган 175 кеше аннан китәргә баш тарткач кулга алынган. Шулай ук Нью-Йоркта да 70тән арткы протест белдерүче тоткарланды. Бер ай элек башланган “Уолл-стритны басып ал” хәрәкәтенә инде 300 мең долларлап акча килгән. Моннан тыш, мендәрләр, юрганнар һәм башка кирәк-яраклар җыелган.
XS
SM
MD
LG