Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биш елга сузылган әсирлеккә нокта куелды


Израил хәрбие Гилад Шалит иреккә чыгарылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:23 0:00

Фәләстиннәр Израил капралы Гилад Шалитны Мисырга тапшырды. Бу турыда Газзә сызыгындагы ХАМАС төркеме башлыгы Мәхмүд Заһар белдерде. Аның сүзләренә караганда, хамасчылар капралны фәләстин тоткыннарын азат итү бәрабәренә чыгарган.

Израил капралы Гилад Шалит биш еллык әсирлектән соң ниһаять гаиләсе белән очрашты. 18 октябрь иртән ХАМАС төркеме аны Израильгә тапшырды. Арадашчы вазифасын Мисыр башкарды. Капралның азат ителүе фәләстин тоткыннарын иреккә чыгару бәрабәренә мөмкин булды. Шулай итеп, бу көннәрдә Израил төрмәләреннән меңнән артык фәләстин чыгарга тиеш.


Азат ителүдән соң Мисыр телевидениесенә интервью биргән вакытта Гилад Шалит бик арыган һәм югалып калган кыяфәттә күренә иде. Шулай да Мисыр чигенә килеп җиткәч, Израил табиблары беренче итеп аның сәламәтлеген тикшерде, капралның яхшы хәлдә булуын ачыклады. Журналистлар сорауларына җавап биргәндә исә, ул әсирлектәге биш елны бик авыр үткәргәне турында сөйләде. Ләкин ул тотык булып тагын берничә ел калырмын инде дип уйлавы турында да әйтте.

Шалит шулай ук фәләстин тоткыннарына алмаштырылуын Израил һәм Фәләстин арасында солых урнашуына ярдәм итәр дигән өмет белдерде. “Фәләстин тоткыннарының барысы да өйләренә кайтырга тиеш”, - диде Шалит.

Соңрак капралны боралак белән Израилнең Тель-Ноф хәрби ныгытмасына алып киттеләр. Анда Шалитны гаиләсе һәм премьер-министр Биньамин Нитаньяһу көтеп тора иде.

Бер тотык өчен мең тоткын

Шушы бер кешене иреккә чыгару өчен Израил зур бәя түләргә мәҗбүр булды. Әлеге вакытта Израил Гилад Шалитның азат ителүе өчен Мисырга 477 фәләстин тоткынын тапшыра. Гомумән алганда, берничә ай эчендә иреккә 1027 фәләстин чыгарылачак. Бүгенге көндә исә Израиль төрмәләрендә алты меңгә якын фәләстин утыра. Алар төрле елларда төрле җинаятьләрдә, күпчелек очракта террор гамәлләрендә гаепләнеп иректән мәхрүм ителде. Әлеге кешеләрнең төрмәдән чыгуларына терактларда һәлак булган һәм яраланганнарның туганнары нык каршы чыкты. Алар хәтта Израилнең Югары мәхкәмәсенә барып җитте. Ләкин 17 октябрьдә исә мәхкәмә аларның мөрәҗәгатен кире какты.

Фәләстиннәр тоткыннарның Израил төрмәләреннән чыгуына шатлана
Фәләстиннәр тоткыннарның Израил төрмәләреннән чыгуына шатлана
Соңгы вакыйгаларны Үрдүннең Көнбатыш ярында зур шатлык белән кабул иттеләр. Меңнәрчә кеше тоткыннарның иреккә чыгарылуын милли байраклар тотып, җырлап-биеп каршы алды, урамнарга агылды. Алар алдында Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас та чыгыш ясады: “Сез кичергән югалтулар, сезнең тырышлыгыгыз юкка булмады. Сез көрәштегез һәм җиңдегез”, - диде ул.

БМО-ның Генераль секретаре һәм Британиянең премьер-министры Дэвид Кэмерон Израилнең фәләстин тоткыннарын төрмәләрдән чыгаруны яклап чыкты. Алар фикеренчә, бу адым төбәктә тынычлык урнаштыруда ярдәм итәчәк.

Капрал Гилад Шалит фәләстиннәр кулына биш ел элек Газзә сызыгы чигендә кизү торганда эләкте. Ул вакытта Шалитка 19 яшь иде. Бу хәлдән соң өч көн үткәч, Израиль Газзәгә каршы хәрби һөҗүм башлап җибәрде. Ул биш ай дәвам итте. Операция нәтиҗәсендә 400 фәләстинле һәлак булды.
XS
SM
MD
LG