Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык аракы бәясе артуына битараф


Русия баш санитар табибы Геннадий Онищенконың аракы бәясен күтәрү тәкъдименә Казан халкы битараф калды. Күпчелек, мондый чаралар белән алкоһолизм афәтен җиңеп булмый, дигән фикердә.


Шушы көннәрдә үзәк газетларның берсенә биргән интервьюсында Чечня башлыгы алкоһолизмны террорчылык белән бер дәрәҗәдә тора, дип белдергән иде. Аның фикеренчә, сәрхүшләрнең гаиләсе дә, ватаны да, дәүләте дә юк.

Алай гына да түгел, сәрхүш килеш руль тоткан машина йөртүче үзе генә үлеп калмый, башка кешеләрнең үлеменә дә сәбәпче була, дип белдерде ул. Шуңа күрә Русиядә бу куркыныч авыруга каршы көрәш максатыннан “коры канун” тәртибен кертергә кирәк, дигән тәкъдим дә ясады.

Русиядә аракы 100 доллардан сатылырмы?

Рамзан Кадыровның әлеге сүзләренә карата Русия баш санитар табибы Геннадий Онищенко, "мин бу тәкъдимгә бик теләп кушылам, әмма хәзерге вакытта Русиядә бу тормышка ашардай түгел", диде.

Аның сүзләренчә, алкоһоль эчемлекләрне сатып алучылар санында кимү булсын өчен, спиртлы эчемлекнең бәясен күтәрергә кирәк. Хәзерге вакытта бер шешә аракы 98 сум тора, шуңа күрә дә бу эчемлекне яшьләр дә, социаль яктан начар тәэмин ителгән гаиләләр дә бик җиңел генә сатып ала ала. Бер шешә аракы 100 доллардан да ким булмаска тиеш, дип белдерде ул. Моңа карата гади халык фикерен белик.

“Аракыга бәя арттырсалар, халык көмешкә алачак”

Күп еллар буена Казан айныткычларында эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган Фәрит Гыйльметдинов сүзләренчә, аракы бәясен арттырып кына эчкечелекне бетереп булмый.

"Аракы бәясен арттырсалар да, кеше эчми калмый барыбер. Мондый хәлләр Советлар Берлеге вакытында да булды инде. Бәяне арттырсалар, халык көмешкә куа башлаячак.

Аракы бәясен арттырып, халыкка да, хөкүмәткә дә бернинди файда юк. Чөнки бәя арткач, халык аракы алмый башлаячак бит. Халык теләсә нинди арзан эчемлекләргә юнәләчәк.

Хәзерге вакытта халыкның эше юк. Элек бит бар кеше дә эшли иде. Эштән кайткач кунакка йөрергә дә вакыт таба иде. Хәзерге кебек сәрхүшләр күп түгел иде. Хәзер әнә күпме сукбай бар. Алар кайдан килеп чыга? Әнә шул эчкечелектән инде", дип белдерде Фәрит Гыйльметдинов.

“Бәя кешенең хезмәт хакына карап куелырга тиеш”

Икенче бер Казанлы Марсель, спиртлы эчемлекләргә бәя күтәрелсә, халык башка юлларга мөрәҗәгать итәчәк, бәяне халык кеременә карап билгеләргә кирәк, ди.

"Минемчә, гади кешеләргә аракы бәясе күтәрелүе яисә арзанаюының тәэсире булмаячак. Чөнки эчүче барыбер җаен таба инде ул. Спиртлы эчемлекләргә бәя кешенең хезмәт хакына карап куелырга тиеш. Бу бәягә халык сәламәтлеген саклау программалары да керергә тиеш.

Аннан соң салым ягыннан да бюджетка нинди дә булса керемнәр булырга тиештер, дип саныйм. Әле бит аракы эшләп чыгаручы завод хуҗалары да зур акчаларга бик күнеккән. Аларны бу акчадан берничек тә йолкып алып булмас", дип саный Марсель.

Шулай итеп, аракыга бәя күтәрелүгә Казанлылар ничектер битараф карый. Алар, бәяне күтәреп кенә эчкечелекне киметеп булмый, дигән карашта тора. Тик шулай да бүгенге көндә Татарстанда исерткеч эчемлекләрне кичке сәгать 10нан алып иртәнге сәгать 10га кадәр сату тыелган.

Бу кагыйдәне кайбер җирле хакимият тагын да кырыслату хокукына ия. Ләкин бу чикләүләрнең рәсми статистикага ничек тәэсир итүе хакында әлегә мәгълүмат бирелми.
XS
SM
MD
LG