Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов Медведевка зарланган талип белән очрашырга тели


Дмитрий Медведев Мәскәү университетында студенлар белән очраша, 20 октябрь 2011
Дмитрий Медведев Мәскәү университетында студенлар белән очраша, 20 октябрь 2011
Кайбер галимнәр Башкортстанда милли сәясәт дөрес юлдан бара башлады дип белдерсә, бәгъзе берәүләр моның белән килешми икән. Мисал өчен, Мәскәүдәге бер талип Уфа якларына бу тәңгәлдә гаеп ташлады.

20 октябрьдә Мәскәү дәүләт университетында президент Дмитрий Медведев белән узган очрашуда Бауман исемендәге техник университет талибы Наил Нигъмәтуллин ил башлыгына Башкортстанда “начар милли сәясәт” алып барылуына шикаять итте. Дмитрий Медведев әлеге талипны куәтләгәндәй, Башкортстанда чынлап та милли проблемалар булуын һәм экстремист көчләрнең баш калкытуы хакында яхшы белүен әйтте.



Моңа Башкортстан президентының да җавабы озак көттермәде. Үзенең матбугат хезмәте аша Рөстәм Хәмитов талип әйткән фикернең дөреслеккә туры килмәвен җиткерде. Президент хәтта республика алып барган милли сәясәттән риза булмаган талип белән шәхсән очрашырга теләвен дә белдерә. Башка эшләре баштан ашкан булса да, талип белән очрашуны 26 октябрьгә билгеләвен әйткән Рөстәм Хәмитов.

Хәзер инде күпләр бу очрашуның ниндирәк сурәттә үтәчәген фаразлый башлады. Башкортстан президенты каршы сүз әйтергә базнат иткән талипны орышыр, “акылга утыртыр” сүзләр белән “тәрбияләрме, әллә инде аның милли сәясәткә кагылышлы тәкъдим-киңәшләрен тыныч кына тыңлап утырырмы?

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин
Башкортстандагы милли сәясәтне белгечләр төрле яктан карап бәя бирә. Кайберәүләр соңгы бер елда башкорт-татар каршылыгы кимүне билгели. Шул ук фикерне танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да куәтли. Аның сүзләренчә, элекке елларда башкорт милли оешмалары, Мортаза Рәхимовның күз йомып каравы аркасында, үзләрен бик иркен тотты.

“Алар республикада фәкать башкортлар гына төп халык һәм аларга гына өстенлек бирелергә тиеш дип күпсанлы урам җыеннары – митинглар, пикетлар оештыра иде, – ди Ринат әфәнде. – Ул җыеннарда татарларга каршы да идеологик һөҗүмнәр, усал белдерүләр ясала килде. Рөстәм Хәмитов исә андый гамәлләргә чик куя алды. Милләтара киеренкелеккә дәлил булырдай хәлләр күзәтелми хәзер”.
XS
SM
MD
LG