Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга да “крокодил” килгән


Русиядә дезоморфин киң таралды. Әлеге төр наркотик кулланыш ягыннан героиннан кала икенче урынга чыккан. “Крокодил” дигән исем алган бу матдәне Татарстанда яшәүче наркоманнар да якын күрә башлаган.


Наркотиклар әйләнешен күзәтчелектә тоту Русия федераль хезмәте идарәсенең Чаллы районара бүлекчәсе Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Тукай районнарында, Чаллы каласында эш алып бара.

Соңгы вакытта Татарстанда дезоморфин дип аталган яңа төр наркотик тарала башлаган. Шушы куркыныч уңаеннан наркотиклар әйләнешен күзәтчелектә тоту федераль хезмәтенең Чаллы бүлекчәсе башлыгы Заһит Мингәрәев матбугат очрашуы уздырды.

Аның әйтүенчә, дезоморфин беренче тапкыр Русиядә 2004 елда Коми республикасында ачыклана. Инде 2007 елда дезоморфин Русиянең 19 төбәгендә кулланыш таба. 2009 елда бу наркотикны даими рәвештә 60 регионда кулланалар. Бу җәһәттән Татарстан да читтә калмый.

Заһит Мингәрәев
Заһит Мингәрәев
“Дезоморфин – морфин структурасының бер төре. Ул составында кодеин булган матдәләрдән ясала. Ә кодеинлы дарулар аптекаларда ирекле сатыла. Дарудагы кодеинга фосфор, бензин һәм тагын кайбер кушылмалар өстәп, дезоморфинны өй шартларында да ясап була.

Хәзер дезоморфин наркоманнар арасында куллану ягыннан икенче урынга чыкты. Бу төр наркотик безнең якларга да килеп җитте. Ул хәзер республиканың Бөгелмә, Яшел Үзән шәһәрләрендә кулланыла. Чаллы әлегә 4-5 урында.

Балаларны әлеге афәттән саклап калырга, бу төр наркотикның таралуына чик куярга телибез, шуңа чаң сугабыз. Әлеге наркотикны куллана башлаган кеше күп дигәндә ел ярым-ике ел яши.

Кеше бу матдәне кан тамырына керткәч, барлык әгъзалары зарарлана. Чөнки дезоморфинда бензин, тагын башка зыянлы катнашмалар бар. Энә кадаган урын тазармый, шул урында төзәлми торган җәрәхәт барлыкка килә.

Җәрәхәтсез урынга энә кадагач, тора-бара бөтен тәнне җәрәхәт басып китә. Шул урыннар бераздан кабырчыклана, тән крокодил тиресе сыман була. Шуңа да дезоморфинны халык телендә “крокодил” дип йөртәләр.

Әлеге проблемга каршы җәмәгатьчелек көрәш башлады инде. Быелның март аенда бу хакта президент Медведевка да җиткерделәр. Анда шушы наркотикка кагылышы булган даруларны табиб язуы белән генә җибәрү турында тәкъдимнәр булды.

Ләкин бу юнәлештә карар кабул итү кичектерелде, ул үз көченә 2012 елның июнь аенда гына керәчәк. Аңа кадәр бу наркотикларны кулланучылар саны кискен артырга да мөмкин”, ди Заһит Мингәрәев.

Заһит әфәнде “крокодил”-дезоморфинның аптекаларда сатылган, составында кодеин булган дарулардан ясалуына игътибар юнәлтте. Шунысын әйтергә кирәк, йөткерүдән һәм баш өянәгеннән кулланыла торган кодеинлы дарулар 2002 елда 30 миллион кап сатылса, 2003 елда – 34 миллион, 2004 елда – 39 миллион, 2005 елда – 58 миллион, 2009 елда 73 миллион кап сатылган. Шушы вакыт эчендә йөткерү һәм баш өянәген дәвалаучы кешеләр саны артмаган, киресенчә, кимегән.

Очрашуда наркотикларны күзәтчелектә тоту федераль хезмәте башлыгы Виктор Иванов мәгълүматы да күрсәтелде. Иванов сүзләренчә, Русиядә аптекаларда сатылган кодеинлы даруларның өчтән икесе наркоманнарга китә икән.
XS
SM
MD
LG