Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски татар яшьләре активлаша


“Байкал дулкыны” яшьләре Байкал күле янында
“Байкал дулкыны” яшьләре Байкал күле янында

Көнчыгыш Себернең көньягында, Байкал күле янында Иркутски төбәге татар-башкорт яшьләре 2008 елда “Байкал дулкыны” дигән үзәк төзегән иде. Алар өлкә күләмендә оештырылган милләтара чараларда актив катнаша, кайберләрен үзләре оештыра. Күптән түгел үзәк рәсми теркәлү үтте.


2006 елгы мәгълүматларга күрә, Иркутски өлкәсендә 2 527 мең кеше яши. 2002 елгы җанисәп буенча өлкәдә яшәүче татарлар саны 31 мең тирәсе. Татарларның күпчелегенең әби-бабайлары узган гасыр башында, Столыпин реформасы елларында, Татарстан һәм Башкортстан якларыннан күчеп килгән. Алар, татар авыллары төзеп, шушы якларда яшәп калганнар.

Бүгенге көндә төбәктә унга якын татар авылы бар. Кайбер мәктәпләрдә балалар татар теле өйрәнәләр, әмма, Русиянең күп төбәкләрендә кебек, асылда, факультатив рәвештә.

Милли ашлар
Милли ашлар
Иркутскида милли хәрәкәт узган гасырның 90нчы елларында үсеш алган: татарлар һәм башкортлар берләшеп, иҗтимагый оешма – Өлкә татар-башкорт мәдәният үзәге төзегәннәр. Өлкәнең башка шәһәрләрендә әлеге үзәкнең бүлекчәләре барлыкка килгән. “Бүгенге көндә бу үзәкләр уңышлы гына эшләп торалар”, ди Өлкә татар-башкорт мәдәният үзәге активисты, Өлкә хакимиятенең яшьләр белән эшләү бүлеге хезмәткәре Гөлнара Гиниятуллина.

“Без халыкны татарга һәм башкортка бүлмибез, бергә эшлибез. Татар-башкорт мәдәният үзәкләре төрле юнәлештә эш алып бара: җирле татарларның тарихын өйрәнәләр, милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, җыр-биюләребезне саклау өстендә эшлиләр, аларны киләчәк буынга җиткерү юлларын эзлиләр, милли бәйрәмнәр, төрле кичәләр үткәрәләр. Яшьләребез “Чәк-чәк”, “Мин татарча сөйләшәм” кебек Татарстанда башланып киткән, акцияләрдә катнашалар.“Аннан тыш, безнең яшьләребез үзләре яңа проектлар уйлап табалар. Яшьләр белән кышкы бәйгеләр, төрле кичәләр, этнографик экспедицияләр оештырабыз”, ди Гөлнара.

“Байкал дулкыны” яшьләре җәйге ял вакытында
“Байкал дулкыны” яшьләре җәйге ял вакытында
Гөлнара туташ сүзләренчә, татар-башкорт яшьләре 2008 елны “Байкал дулкыны” дигән үзәк төзегәннәр. Өч ел эчендә үзәк 50-гә якын чара оештырган. “Каз өмәсе”, “Күңелле кич”, “Татарлар килә” кебек кичәләр аеруча күңелле узган.

Яшьләр өлкәдә оештырылган милли бәйрәмебез – Сабантуйның да төп оештыручылары була. Иркутскида узган “Татар киносы” көннәре дә яшьләр тырышлыгы белән оештырыла.

“Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләр үзәге башка халыкларны татар һәм башкортларның мәдәниятләре белән таныштыруда зур өлеш кертә. Алар өлкә күләмендә оештырылган милләтара чараларда актив катнашалар, кайберләренең төп оештыручылары да булалар. Милләтара чараларның кайберләре: “Байкал чибәре” бәйгесе, “Байкал салават күпере”, “Толерантлык мәктәбе”, “Байкал буе – тынычлык һәм килешү территориясе”, “Байкал 2020” фестивальләре һәм башкалар.

Ринат Кәримов (алда )“Байкал дулкыны” яшьләре белән
Ринат Кәримов (алда )“Байкал дулкыны” яшьләре белән
Яшьләр тырышлыгы белән “Зөбәрҗәт” ансамбле төзелә. Ансамбль төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулый.

“Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләр үзәге җитәкчесе Ринат Кәримов үзенчәлекле матур итеп татар җырларын башкаруы белән таныла, Новосибирскида оештырылган “Себер йолдызлары” фестивалендә катнашып, икенче дәрәҗәдәге дипломга ия була. Ринат 2009 елны Казанда узган “Татар моңы” бәйгесенең йомгаклау концертында да катнаша.

“Яшьләр күп эшләр башкарса да, аларга дәүләттән финанс ярдәм булмады. Грантлар бәйгесендә дә, аерым оешма булмагач, катнаша алмадылар”, ди Гөлнара Гиниатуллина.

Милли ашлар
Милли ашлар
Шул сәбәпле, яшьләргә оешманы рәсми теркәргә тәкъдим итәләр. Быел сентябрь аенда үзәк рәсми теркәлү үтә. Ул гына да түгел, эшмәкәр Раян Юсупов ярдәме белән, үзәкнең үз урыны булдырыла.

15 октябрь көнне үзәкнең яңа урынга күчү тантанасы уза. Тантанада өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, өлкәнең төрле шәһәрләреннән килгән кунаклар, татар, азәри, бурят һәм башка кайбер милли оешмалар вәкилләре катнаша. Кунакларны татар һәм башкорт киемендә кулларына чәк-чәк тоткан кызлар каршылый. Аннары барысы да милли ризыклар куелган өстәл артына чакырыла.

“Байкал дулкыны” оешмасының яңа бүлмәгә күчүе, чарада катнашучылар өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә. Чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп бара. Чыгыш ясаучылар “Байкал дулкыны” яшьләренең эшләре уңышлы баруына, оешманың башкалар өчен үрнәк булуларына өметләнүләрен белдерәләр.
Байкал күле янында
Байкал күле янында
XS
SM
MD
LG