Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия "Домодедово" терактын оештыручыларның Төркиядә үтерелүен тикшерә


Русия Тикшерү комитеты гыйнвар аенда «Домодедово» һава аланында теракт оештыруда гаепләнгән ике кешенең Төркиядә үтерелү турындагы мәгълүматны өйрәнә.

Сүз халыкара эзләүдә булган Заурбәк Әмриев һәм Рөстәм Әлтимеров турында бара.

24 гыйнвар көнне «Домодедово»да интихарчы кешеләр арасына кереп бомба шартлатты. 37 кеше һәлак булды, йөздән артык яраланды.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, терактны Ингушетияле Магомед Евлоев башкарды. Дүрт гаепләнүче кулга алынды. Тагын берничә кешене халыкара дәрәҗәдә эзлиләр.

Алар арасында Төньяк Кавказ кораллы сугышчыларының башлыгы Доку Умаров. Ул «Домодедово» теракты өчен җаваплы булуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG