Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия”не җиңдерү өчен хакимият куәтен куллана башлады


Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громов үткәргән киңәшмәдә “Дәүләт думасына һәм өлкә думасына сайлауда “Бердәм Русия”нең берсүзсез җиңүен тәэмин итү" турында сүз барган.


“Гадел Русия” фиркасеннән Дәүләт думасы депутаты Геннадий Гудков Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громов гамәлләре канунилыгын тикшерү өчен президентка, прокуратурага һәм Үзәк сайлау комитетына мөрәҗәгать әзерләгән.

6 октябрь көнне сайлауларга әзерлек йөзеннән Мәскәү өлкәсендәге Одинцово районының Ново-Ивановское авылында киңәшмә үтә. Гудков сүзләренчә, бу чарага төрле оешмаларда эшләүче “Бердәм Русия” әгъзалары һәм шулай ук муниципалитет башлыклары да чакырыла. “Бердәм Русия”гә якыннар барсы да була монда.

Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громов бу киңәшмә өчен 12 биттән торган чыгыш әзерли. Әлеге чыгыш сишәмбе, 25 октябрь көнне “Коммерсантъ”та басылып чыкты. Анда сүз сайлаучыларның бары тик “Бердәм Русиягә” генә теләктәшлек белдерүенә ирешү һәм аның сәяси көндәшләренең “эшләрен максималь рәвештә кыенлаштыру” кирәклеге турында бара.

Громов Дәүләт думасына сайлауда өлкәдәге “Бердәм Русия” төркеменә җитәкчелек итә. Русия думасына сайлаулар белән бергә шул көнне Мәскәү думасына да сайлаулар үтәчәк.

Гудков сүзләренчә, Громов үзе бу киңәшмәгә соңарып килгән һәм әзерләнгән текстын да сүзен-сүзгә бәян итмәгән. Шулай да сүз “Дәүләт думасына һәм Мәскәү өлкәсе думасына сайлауда “Бердәм Русия”нең берсүзсез җиңүен тәэмин итү" турында барган.

Геннадий Гудков
Геннадий Гудков
Гудков радиобызга әңгәмәсендә “Бердәм Русия”не һәм Громовны кискен тәнкыйтьләде.

“Алар оятсыз рәвештә үзләренең хакимияттә булуын саклап калырга тырыша. Моның өчен Конституцияне тупас бозалар. Кешеләр өлкә җитәкчелегенең әлеге сайлауларга әзерлектә һәм ришвәтчелекне үз канаты астына алуга да зур ризасызлык белдерә”, диде Гудков.

Әлеге текстка күз салсаң, анда сайлаучыларның “Бердәм Русия” фиркасе исемлегенә теләктәшлек белдерүен тәэмин итү өчен башкарасы эшләрне оештыру һәм үткәрү фирка оешмаларындагылар белән беррәттән Мәскәү өлкәсендәге хакимият башлыклары өстенә төшүе дә әйтелә.

Билгеле булганча, Мәскәү өлкәсендә хакимият гамәлләрен тәнкыйтьләгән башка оешма һәм фиркаләр дә бар. Громов әзерләгән чыгышта алар “радикал иҗтимагый хәрәкәтләр, эшләргә комачаулаучылар, ә кайвакыт экстремист юнәлеш алучылар” буларак бәяләнә. Хакимият башлыкларына, төбәк иминлеге идарәсенә һәм полициягә “Солидарность”, “Другая Россия”, “Крестьянский фронт”, “Химки урманын саклау өчен” хәрәкәтләренә “аеруча игътибар итәргә”, иң беренче чиратта ЛДПР һәм “Гадел Русия” фиркаләренең эшчәнлеген тикшерергә кушылган.

“Безнең сәяси көндәшләребезнең гамәлләрен, аларның штабларының бөтен юнәлештәге эшләрен максималь рәвештә кыенлаштыру өчен барлык мөмкинлекләрне кулланыгыз. Оппонентларны рекламның бөтен төрендә соңгы чиккә кадәр чикләгез”, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

“Бердәм Русия” исемлегендәгеләрне сайлату өчен үгетләү эшләренә әлеге фиркагә кереп депутат булганнарны гына түгел, ә иҗтимагый, яшьләр, ветераннар һәм башка оешмаларны җәлеп итү кирәклеге әйтелә.

Чиләбедә дә завод директорларына күрсәтмә бирелгән

Гудковның “Бердәм Русия”не һәм Громовны гаепләве Чиләбедәге эшмәкәр Константин Коровинның хакимият фиркасе кырын эшләр кыла дип белдерүе белән бергә туры килде. Коровин сүзләренчә, андагы хакимият завод директорларына эшчеләрне “Бердәм Русия” өчен сайлатырга күрсәтмә биргән.

Әлеге ике очрак Русия төбәкләрендә сайлауларда “Бердәм Русия” уңышка ирешсен өчен хакимият көчен, ягъни “административ ресурсны” куллануны күрсәтеп тора.

Гудковның гаепләүләрен “Бердәм Русия”дә һәм шулай ук Мәскәү өлкәсе губернаторы хакимияте дә танымый. Алар "андый очрашу булмады" дип белдерә.

Гудков сүзләренчә, ул бу сүзләргә ышанмый һәм андый өстән күрсәтмә бирә торган очрашуларның даими булып торуын әйтә.

“Белүемчә, бу беренче генә очрашу түгел иде. Мондый киңәшмәләр ел буе дәвам итә. Аның тирәсендәгеләр әзерләгән чыгыш минем кулыма төште”, ди Гудков.

"Бердәм Русия" һәм "Гадел Русия" мөнәсәбәтләре салкын

Кремль декабрьдә булачак сайлауда “Бердәм Русия” 65% тавыш җыйсын өчен тырыша. Сәясәт белгечләре Гудковның “Бердәм Русия”не һәм хакимиятне гаепләүләрен “Гадел Русия”не сәяси сәхнәгә чыгару өчен үзенә күрә бер тырышлык буларак та бәяли. Билгеле булганча, Кремль белән “Гадел Русия”нең арасы соңгы вакытта суына төште.

“Гадел Русия” 2006 елда “оппозициядәге” урта сул фирка буларак оештырылды. Ул вакытта аларның максатлары 2007 елда Дәүләт думасына булачак сайлауда коммунистлар җыячак тавышларны үзләренә авыштыру иде. Ул вакытта “Гадел Русия” думадагы 450 урынның 38-нә ия булды.

Быел “Гадел Русия”нең “Бердәм Русия” белән низагка керүе Кремль алдындагы абруен гына төшереп калмады, ә май аенда аның лидеры Сергей Мироновны Федерация шурасы башлыгы вазифасыннан да алдылар.

Кремль “Гадел Русия”не бөтенләй юкка чыгару өчен “Правое дело”ны күтәрә башлады. Әмма аның гомере озын булмады. Әлеге фирка башында торыр дип билгеләнгән миллиардер Михаил Прохоров, сентябрь аенда президент администрациясе башлыгы урынбасары Владислав Сурковны гаепләп, фиркадән китүен белдерде. Шулай итеп, “Гадел Русия”нең бетүгә таба баруы акланмады.

“Гадел Русия” дә үз урыннарын саклау өчен тырыша

Мәскәүдәге сәяси бәяләмәләр үзәге белгече Павел Салин “Гадел Русия” сәер хәлдә калды һәм ул Дәүләт думасындагы урыннарын саклап калу өчен үзенең сайлау алды кампаниясен көчәйтә, дип белдерде.

“Гадел Русия”гә беркем дә булышмаячак һәм шулай ук артык комачауламаячаклар да. Шуңа күрә барсы да губернаторларның сайлау вакытында һәм сайлаучыларның тавышларын санаганда “Гадел Русия”гә нинди мөнәсәбәт күрсәтүеннән торачак. “Гадел Русия” хәзер һәр төбәк һәм һәр сайлаучы өчен көрәшә. Әлеге язма Гудковның кулына кергәч, ул “Гадел Русия” җитәкчеләренең берсе буларак, Мәскәү өлкәсендә сайлауда үз фиркасенә булачак каршылыкларны киметергә тырыша. Анда аларның тарафдарлары күп”, ди Салин.

Салин шулай ук, соңгы вакытта Борис Громов урыныннан алыныр дигән сүзләр йөргәнгә, “Гадел Русия” аның һәр адымын күзәтеп торачак, дип тә әйтә.

Салин сүзләренчә, соңгы вакытта “Гадел Русия”нең дәрәҗәсе әзрәк күтәрелә төшкән. Левада фикер белешү үзәге белдерүенчә, аны хуп күрүчеләр 6% тәшкил итә һәм ул “Бердәм Русия”, КПРФ һәм ЛДПР-дан соң дүртенче килә.
XS
SM
MD
LG