Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кыпрыста Төрки дөньяның әдәби журнал вәкилләре очрашты


Якуп Делиомеруглы (с) һәм Дүсән Касенов Али Акбашка (у) Төрки дөньяның ел язучысы бүләген тапшыра
Якуп Делиомеруглы (с) һәм Дүсән Касенов Али Акбашка (у) Төрки дөньяның ел язучысы бүләген тапшыра

12-14 октябрь көннәрендә Төньяк Кыпрысның (Кипр) Лефкоша (Никосия) шәһәрендә IV Төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы үтте. Анда Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Гыйрак, Иран, Татарстан, Башкортстан, Кырым, Кабарда-Балкар, Кыпрыс, Үзбәкстан һәм Косовода нәшер ителгән 28 әдәби журнал вәкилләре катнашты.


Төньяк Кыпрыс Төрек җөмһүрияте башкаласы Лефкошада Якын Көнчыгыш университетында 12 октябрьдә башланган конгрессны Кыбатек (Кыпрыс, Балкан, Аврасия, Төрек әдәбияты вакыфы) һәм «Торналар» журналының баш мөхәррире Исмаил Бозкурт, Аврасия Язучылар берлеге рәисе Якуп Дәлиомероглу, Тюрксой җитәкчесе Дүсән Касеинов ачты. Оештыручылар бу конгрессның сентябрь аенда Лондонда вафат булган кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы хәтирәсенә багышланганын белдерде.

Чыңгыз Дагҗыга багышланган Косово журналы
Чыңгыз Дагҗыга багышланган Косово журналы
2011 елның гыйнвар аенда үткән Төрки дөнья әдәбият журналларының III Конгрессында 15 төрки илнең 29 әдәби журналының баш мөхәррирләре «Төрки дөньяның ел язучысы» итеп «Кардәш каләмнәр» журналының баш мөхәррире, төрек язучысы Али Акбашны сайлаган иде. Али Акбашка бу мактаулы бүләк тантаналы рәвештә Кыпрыста үткән IV конгресста тапшырылды.

«Төрки дөньяда ел язучысы» ел саен билгеләнәчәк, дип хәбәр итте Аврасия язучылар берлеге рәисе Якуп Дәлиомероглу. Бу бүләк төрки дөньяның әдәбият өлкәсендә эшләгән һәм аның тәрәккыятенә зур өлеш керткән язучыга биреләчәк. Кыпрыста узган конгресс 2012 елның ел язучысы дип Азәрбайҗан язучылар берлеге рәисе, язучы Анарны атады.

Конгресста төрек дөньясында иң яхшы әдәби журналга бүләк булдыру, конгрессның гимнын иҗат итү, төрки халыкларның шигърият антологиясен әзерләү, журналларның алмаш саннарын чыгару, интернетта төрек әдәбияты китапханәсен булдыру кебек мәсьәләләр хакында сүз булды.

Әдәбият милләтне коткарыр

Конгресста катнашкан журналлар арасында төрки илләрдә нәшер ителгән журналлар белән бергә, төрки булмаган илләрдә нәшер ителгән төрки журналлар да катнашты. Мәсәлән, Гыйракта – «Кардәшлек», «Ышык», Косовода – «Тюркчем», Голландиядә – «Ода санат», Иранда – «Варлык» журналлары чыга. Бу нәширләргә дәүләт ягыннан ярдәм күрсәтелми. Алар фидаи кешеләрнең эшчәнлеге һәм активлыгында нәшер ителә.

Иранда нәшер ителгән «Варлык» журналы мөхәррире 80 яшенә якынлашкан Җават Хәйәт хәбәр иткәнчә, бу илдә 30 миллионга якын төрек (азәриләр) яши, әмма алар хәтта латин әлифбасын куллану мөмкинлегеннән дә мәхрүм. «Варлык» гарәп һәм латин әлифбасында үз хисабына чыгарыла.

Гыйракта булган якынча 25 миллион халыкнын 2 миллионы төркиләр, ягъни төркмәннәр. Алар нефть ятмаларына бай булган Кәркүк тирәсендә төпләнеп яши. Гыйракның ике меңгә якын язучысының ике йөзе – төрекмән язучысы. Алар зур авырлыклар белән «Ышык» (2005), «Кардәшлек» журналларын латин һәм гарәп әлифбасында чыгара. Конгресста төрекмән нәширләренә дәүләт ягыннан ярдәм ителмәгәне хәбәр ителде. Гыйракта аларның сөйләм теле азәри теле булса, язулары төрекчә икән. «Ышык» мөхәррире Шәмсетдин Күзәйҗи әйтүенә караганда, 2003 елдан соң кайбер язучылар төрекчәгә күчә башлаган.

Элекке совет республикалары – Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар республикаларында исә әдәби журналлар, совет дәверендәге кебек тулысынча дәүләт хисабына нәшер ителеп килә. Тик монда да күләм, эчтәлек, эстетик һәм дизайн ягыннан, журналистлар саны һәм гонорар мәсьәләсендә аермалар бар.

Казакъстанда йөзгә якын журнал нәшер ителә, дип хәбәр ителде. Астанада ун әдәби журнал чыга. Алар арасында«Жулдыз» (1922), «Жалын» (1969), «Алтын тамыр», «Простор», «Нива» (рус телендә) һәм башкалар. Казакъ телендә иң озак нәшер ителгәне – «Жулдыз» әдәбият журналы. Ике йөз сәхифәлек журналның тиражы алты меңгә җитә. Кыпрыста «Жулдыз»ның баш мөхәррире Улугбәк Әсдәүләт, танылган казах язучысы «Алтын тамыр» журналы баш мөхәррире Турсын Журтбай катнашты.

Үзбәкстанда 1925 елда чыга башлаган «Гөлестан» журналының тиражы бервакыт бер миллионга җиткән булган. “Бүген дәүләт бюджетында булган бу журналның тиражы дүрт-биш мең тирәсендә”, диде конгресста катнашкан үзбәк шагыйре Азим Суюн. 28 миллион халкы булган Үзбәкстан өчен мондый тираж аяныч вазгыятьне күрсәтә.

Азәрбайҗанда 1923 елда чыга башлаган «Азәрбайҗан» журналының тиражы соңгы елларда бер меңнән артмый. Советлар берлеге заманында исә бу журналның тиражы 72 меңгә җиткән, аның 40 меңе абунәчеләргә юлланып торган.

Татарстан – Русиянең алдынгы регионнарыннан санала. “Татмедиа” хәбәр итүенчә, республикада төрле телләрдә һәм юнәлештә 219 журнал чыга. Алар арасында «Мирас», «Идел», «Салават күпере», «Ялкын», «Татарстан», «Чаян», «Сөембикә» һәм 200 сәхифәле, 1922 елда чыга башлаган, бер меңнән артык саны дөнья күргән «Казан утлары» әдәби журналы. 2011 елда аның тиражы – 3810 нөсхә. Кыпрыста «Казан утлары» белән таныштырган журналның идарә әгъзасы, язучы Рабит Батулла: “Безнең журналыбыз бер кемнең журналыннан ким түгел, аның үз йоласы бар, ул үзенең калынлыгы белән аерылып тора”, диде.

Башкортстанда башкорт телендә унга якын журнал нәшер ителә: «Агизел» – әдәбият, «Шонкар» – яшьләр, «Аманат» – үсмерләр, «Башкортстан кызы», «Акбүз ат» («Канатлы ат»), «Һәнәк», «Башкортстан укытусыһы», «Тулпар» (татар телендә»), «Бельские просторы» (рус телендә). «Агизел» («Агидель») әдәбият журналының бүлек мөдире Фәнил Кузбәков әйткәнчә, узган гасыр ахырында 60 мең тиражы булган «Агизел»нең 2011 елда тиражы 4200 нөсхәне тәшкил иткән.

Кабарда-Балкар республикасында 128 мең балкар яши. Аларның балкар телендә нәшер ителгән «Мингитау» («Эльбрус») журналының баш мөхәррире Аскар Додуев та конгресста катнашты. Бу журналның тиражы 1800 нөсхәне тәшкил итә һәм ул тулысынча бюджет хисабына чыгарыла. Республикада «Нюр» («Нур») балалар журналы да нәшер ителә.

Кырымда кырымтатар телендә «Йылдыз» журналы ике айда бер тапкыр нәшер ителә. Журнал 1976 елда Ташкентта чыга башлады. 1992 елдан башлап Кырымда өлешчә бюджет хисабына нәшер ителә. Кырымда 300 меңгә якын кырымтатары яши. «Йылдыз»ның тиражы 1200-1300 данә.

Төньяк Кыпрыста Кыбатек (Кыбрыс, Балкан, Аврасия Төрки әдәбияты вакыфы) нәшер иткән «Торналар» халыкара журналы 3 айда бер тапкыр 3 мең тираж белән чыгып, 37 илгә юллана. Мөхәррире – Исмаил Бозкурт.

Төркиядә Аврасия язучылар берлеге чыгарган «Кардәш каләмнәр» журналы 2007 елда нәшер ителә башлады. Мөхәррире – Али Акбаш.

Әдәби журнал – әдәбият көзгесе

Конгресста әдәбият журналларының бүгенге вазгыяте, тиражларның кими баруы, Гыйрак һәм Иранда басмаханә мәсьәләләре җиңел булмаганлыгы, журналларның үзара хезмәттәшлеге, тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре хакында сүз барды. Бүгенге глобализация, интернет заманында журналларның тиражлары кими баруы турында да сүз булды.

Ләкин, икенче яктан, кайбер әдәбият журналлары шул заманча ысулларны файдаланмыйлар. Интернетта әдәби журналларның веб-сайтлары юк дәрәҗәдә. Мәсәлән, дәүләт бюджетыннан финансланган «Казан утлары», Казахстандагы «Жулдыз», «Азәрбайҗан» журналларының веб-сайтлары юк. Башкортстандагы «Агизел»нең, Кабарда-Балкардагы «Мингитау» журналларының веб-сайтлары бар. Матди мөмкинлекләре булып та, үз жөмһүриятләрендә чыккан кайбер журналларның үз сайтлары булмавы аңлашылмый.

Элекке совет республикаларында нәшер ителгән журналларның азмы-күпме гонорар фондлары да сакланган икән. Мәсәлән, «Агизел”нең бер санының гонорар фонды 100-120 мең сум, «Мингитау»ныкы – 80 мең. Кайбер мөхәррирләр, Советлар берлеге таркалганнан соң, югарыда сүз барган төрки илләрдәге бөтен әдәбият журналларының матди мөмкинлекләре дәүләт бюджетларында сакланганлыгын белдерде.

«Агизел» журналының бүлек мөдире Фәнил әфәнде Конгресска бәя биреп: “Мондый очрашулар кирәк, алар безнең өчен бик файдалы. Безгә глобализациягә каршы торырга кирәк. Глобализациянең уңай һәм тискәре яклары бар. Тискәре яклары шул ки, ул вак халыкларны йота, ә дөнья төрлелек булганга матур, шул төрлелекне саклау өчен безгә каршы торырга кирәк», диде.

Рабит Батулла: “Конгресс «Казан утлары» өчен файдалы булырмы-булмасмы, мин белмим, әмма үзем өчен мин файда алдым. «Казан утлары»на мин тәкъдимнәремне ясаячакмын. Мәсәлән, ниндидер бер төрки җөмһүрияте язучысының әсәре конгресста бүләк ала икән, без тәрҗемә итеп нәшер итәргә тиешбез. Мин шуны тәкъдим итәчәкмен», диде.

Аврасия Язучылар берлеге рәисе Якуб Дәлиомероглу: “Мондый конгресс үткәреп, без мөхәррирләргә аралашу мөмкинлеге тудырабыз, чөнки Советлар берлеге таркалганнан соң төрки илләрнең әдәбият элемтәләре дә өзелде”, диде.

XS
SM
MD
LG