Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахаров бүләге биш гарәп активистына бирелде


Тунислылар Мөхәммәд Буазизи рәсемен тота
Тунислылар Мөхәммәд Буазизи рәсемен тота
Андей Сахаров исемле “Фикер иреклеге өчен” бүләгенә быел авторитар хакимиятләргә каршы көрәшкән биш гарәп активисты ия булды. Бу турыда Страсбургта Европарламент башлыгы Ежи Бузек белдерде.

Бүләк ияләре арасында – Тунислы Мөхәммәд Буазизи. Ул һәлак булганнан соң илдә каршылык чаралары башланып китә. Нәтиҗәдә Тунисның президенты Бин Гали бәреп төшерелде.

Мисырлы Әсмәга Мәкъфүз. Ул Каһирәнең Тахрир мәйданында каршылык чараларын оештыручыларының берсе иде.

Либия диссиденты Әхмәд Әс-Сануси. Ул, Каддафи режимының корбаны буларак, төрмәдә 30 елдан артык утыра.

Бүләкләнүчеләр арасында тагын ике Сүрияле – юрист һәм хокук яклаучы Разан Зәйтүнә һәм нык кыйналган оппозиция вәкиле - карикатурачы Гали Фарзат.

Сахаров бүләге 1988 елдан бирле Европарламент тарафыннан кеше хокуклары өчен көрәшүдә өлеш керткәннәргә бирелә. Аның күләме – 50 мең евро.
XS
SM
MD
LG