Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирландиядә президент сайлаулары үтә


Дәүләт башлыгы вазыйфасына 7 кеше дәгъва итә – Ирландия җөмһүрияте барлыкка килгәннән соң намзәтләрнең бу кадәр күп булуы беренче тапкыр күзәтелә.

Алар арасында 3 әйдәп баручы һәм 4 бәйсез фирка вәкилләре. Намзәтләрнең берсе элек экстремистик саналган Ирландия республика армиясенең сугышчысы иде.

Ирландиянең хәзерге президенты Мэри Макэлис дәүләт белән ике мөддәт – барлыгы 14 ел – идарә иткәннән соң китә.

Ирландия президенты вазыйфасы әллә ни зур сәяси әһәмияткә ия түгел. Ләкин белгечләр әйтүенчә, сайлауларның нәтиҗәләре кискен икътисади шартларда яшәүче халыкның кәефен ачык итеп күрсәтәчәк.
XS
SM
MD
LG