Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә тәхеткә варислар билгеләү тәртибе үзгәрә


Британиянең патшабикәсе Елизавета
Британиянең патшабикәсе Елизавета
Британия һәм инглиз патшасын дәүләт башлыгы итеп таныган тагын 15 ил тәхет варисларын билгеләү тәртибен үзгәртү турында килеште. Бу турыда Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон Австралиядә Милләтләр бердәмлегенә кергән илләрнең саммитында белдерде.

Яңа тәртип нигезендә, абый-энеләре булуына карамастан, тәхеткә варис буларак патшаның олы кызы да билгеләнергә мөмкин. Моңарчы монда ир-егетләргә өстенлек бирелә иде. Моннан тыш, инглиз патшаларына католиклар белән өйләнергә рөхсәт ителә. Озак еллар дәвамында бу катгый рәвештә тыелган иде.

Кэмерон сүзләренә караганда, сүз хәзерге заманга туры килмәгән кагыйдәләрне юкка чыгару турында бара.
XS
SM
MD
LG