Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов янә Казан үзәгендәге биналарның хәлен тикшерде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Горьки, Мөштәри, Олы Кызыл урамнарында җәяү йөреп, шәһәр үзәгендә яңа биналар тарихи кыяфәттә булырга тиеш һәм төзелешләргә карата казаннар үз фикерләрен дә белдерсен диде.

Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга Горький һәм Боратынский музейларын төзекләндерү өчен төрле тәкъдимнәрне тикшерергә кушты.

Боратынский музее янында тагын бер тарихи бинаның булуы һәм аның януы турында ишеткәч Миңнеханов: “Тарихи үзәктә сүтелгән һәм янган борынгы йортлар нәкъ шундый ук итеп төзелергә тиеш”, дип әйтте.

Миңнеханов фикеренчә, яңа салынучы корылмаларны телевизордан күрсәтеп халык фикерен белешеп тору да кирәк.
XS
SM
MD
LG