Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җир йөзендә халык саны 7 миллиардка җитте


Җиде миллиардынчы бала Петр Николаев әнисе белән
Җиде миллиардынчы бала Петр Николаев әнисе белән
Җиде миллиардынчы бала бүген төнге унике тулып ике минутта Русиянең Калининград шәһәрендә дөньяга аваз салды. Бу турыда Берләшкән милләтләр оешмасында белдерделәр. Баланың исеме – Петр Николаев, буе 50 см, авырлыгы 3 кг 600 гр.

Әлеге вакытта Русия халык саны ягыннан дөнья күләмендә 9нчы урында тора.

Кайбер фаразларга караганда, ХХIнче гасырның ахырында Җирдәге халык саны 10 миллиардтан да артырга мөмкин.

Демография белгечләре исә бу шартларда халыкка азык-төлек вә торак җиткерүдә зур авырлыклар туачагы турында кисәтә.
XS
SM
MD
LG