Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведевка зарланган студент Хәмитов белән очрашуга килмәде


Президент Хәмитов белән студентлар очрашты
Президент Хәмитов белән студентлар очрашты

Русия президенты белән очрашуда Наил Нигъмәтуллин Башкортстандагы милли сәясәтне тәнкыйтьләгән иде. Республика президенты аңа очрашуга чакыру җибәрсә дә, ул килми калган.


Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүнең югары уку йортларында белем алучылар белән очрашкан иде. Шунда Бауман исемендәге техник университетның II курсында укучы Наил Нигъмәтуллин Башкортстанда үткәрелгән милли сәясәткә тәнкыйть ирештереп, экстремист һәм террорчылар күбәюгә борчылу белдергән иде.

Наил Нигъмәтуллин
Наил Нигъмәтуллин
Шул хәлдән соң Башкортстан президенты аның белән 26 октябрь очрашачак дигән хәбәрләр таралды. Азак ул 28 октябрьгә күчерелде. Артур Әминев исеме астында берәү интернет аша чараның вакытын һәм урынын, шулай ук анда килгән беренче йөз кешенең генә кабул ителүен ирештерде. Моңа каршы Башкортстан президентының матбугат үзәге башы Артем Вәлиев чара узачак Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә йөз кеше сыярлык урын булмавын, анда санаулы гына кешеләр катнашачагын хәбәр итеп, бу кадәр кеше җыярга теләүчеләрне "фарс оештыручылар" дип атады.

Очрашу 28 октябрь Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә узган. Анда дистәдән артык студент катнашкан, гәрчә очрашу залында буш урыннар булуга карамастан. Чарага килүче яшьләрнең күпчелеге керәлми кайтып китәргә мәҗбүр булган.

Иң кызыгы шул – очрашуга Наил Нигъмәтуллин килмәгән. Аңа уку йорты аша чакыру тапшырылган булган. Шулай ук әнисе аша да эзләгәннәр. Ләкин егетнең кесә телефоны җавап бирмәгән. Рөстәм Хәмитов Наил Нигъмәтуллин килмәү сәбәпле, милли сәясәт турында сөйләшеп тору кирәк түгеллеген белдереп, икътисад, социаль проблемалар турында фикер алышкан. Студентлар чит илләрдә белем алу һәм һөнәри осталыкны камилләштерү, укуны тәмамлагач эш белән тәэмин ителү мәсьәләләре белән дә кызыксынганнар.

Бу очрашуны үткәрүне хупламаучылар да бар. Мәсәлән, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков шулай дип исәпли:

“Президент мөһимрәк эшләр белән шөгыльләнергә тиеш. Бер студентның репликасына карап махсус Мәскәүгә барып, очрашулар үткәрү дөрес түгел дип исәплим”.

Илдар Габдрафыйков ул студентның чыгышы артында Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов тора дигән фаразлар уңаеннан да фикерләрен белдереп, монда иң мөһиме ул укыган мәктәп торуын белдерде. Илдар Габдрафыйков Наил Нигъмәтуллин укыган Уфаның беренче санлы башкорт интернат-гимназиясенең “төп милләт” вәкилләре генә кабул ителүе һәм аларның милли үзаңын “үстерү” мәсьәләсен шик астына алуын әйтте.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Рөстәм Хәмитовны яклап каршылык чарасы уздырырга җыена. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов әлеге хәлләр артында Мортаза Рәхимов тора дип исәпли һәм республика президентын яклап пикет үткәрү мәсьәләсен күтәрде.

ТИҮнең идарә әгъзасы Вил Латыйпов башка фикердә:

“Башкортстан президенты белән очрашу сорап күпме хатлар яздык, очрашу да булмады, хатларга җавап та юк. Дөрес, ул мәдәният сараен бирергә ышандырды, ләкин бу әле буш сүз генә. Татарларга ышандырудан башка аның күрсәткән эше булмады. Шуңа өстәп ул федерализм, республиканың мөстәкыйльлеге турында да уйлаганы юк. Тагын бер вакыйганы исегезгә төшерәм – ул вазифасына килгәч журналистлар белән очрашуда Мәскәүне тәнкыйтьләмәскә чакырган иде. Без аны татар булганы өчен генә якларга тиешмени? Гәрчә ул татарлыгын танымаса да. Мин аны яклау мәсьәләсен ныклап өйрәнергә чакырам”.

Татар иҗтимагый үзәге бу мәсьәләне тикшерүне алдагы утырышка калдырды.
XS
SM
MD
LG