Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милли мәгариф артка тәгәри


Утырышка республикадагы христиан, яһүд һәм мөселман дин әһелләре дә чакырылган иде.
Утырышка республикадагы христиан, яһүд һәм мөселман дин әһелләре дә чакырылган иде.

31 октябрьдә Казанда этникара мөнәсәбәтләрне җайлау эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте. Җыелыштагы чыгышлардан Татарстандагы милли мәгарифнең зур проблемнарга ия булуы аңлашылды. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә барысы да яхшы.


Министрлар кабинетында узган җыелышның беренче өлеше республикадагы милли мәгариф өлкәсендәге перспективалар һәм проблемнар турында сөйләшүгә багышланды. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгышыннан аңлашылганча, республикада татар телендә укыту 2 процентка кимегән.

Милли мәктәпләр саны кими

Данил Мостафин күрсәткән слайдлардан аңлашылганча, узган ел эчендә бу күрсәткеч 46%тан 44%ка калган. Шулай ук туган телдә белем бирүче мәктәпләр саны да күпкә кыскарган.

Әйтик, узган ел татар телендә укытучы 966 мәктәп исәпләнсә, быел исә бу сан 852гә төшкән. Әлеге кимү республикадагы башка милли мәктәпләргә дә кагылган. Мисал өчен чуаш мәктәпләре 118дән 97гә, удмурт мәктәпләре 37дән 34кә, мариныкылар 20дән 18гә калган.

Демография, аз комплектлылык һәм БДИ

Данил Мостафин милли мәктәпләр санындагы бу кимүне 3 сәбәпкә бәйләп аңлатырга тырышты. Аның сүзләренчә, моңа иң беренче чиратта демографик вазгыять, туган телдә белем бирүче мәктәпләрнең аз комплектлы булуы тәэсир иткән.

Әмма барыннан да бигрәк милли мәктәпләрнең кимүен бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә тапшырылуы китереп чыгара икән. Бу исә ата-аналарны үз балаларын рус мәктәпләренә укырга кертүенә этәрә һәм милли мәктәпләргә ихтыяҗны киметә, дип белдерде ул.

Мәгариф түрәсе үз чыгышында мәгариф өлкәсендә алып барылучы республикакүләм проектларга да кагылды. Әйтик, милли мәктәпләрне саклап калу максатыннан төрле кызыксындыручы премияләр булдырылган. Бу уңайдан 1995 елдан бирле гамәлдә булган Каюм Насыйри премиясен атап китте ул.

Данил Мостафин милли мәгарифнең үсешен тоткарлаучы сәбәпләр арасында демографик вазгыятьне күрсәтсә дә, утырышны алып барган премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева бу сәбәп белән килешмәвен белдерде.

Республика районнарының яртысында диярлек туган телдә белем алучылар санында кимү күзәтелсә дә, алты районда бу күрсәткеч киресенчә арткан. Әллә соң бу районнарда аерым демографик вазгыять күзәтеләме, дигән сорауга Мостафин анык кына җавап бирә алмады.

Тел өйрәтүгә ниләр комачаулый?

Министр урынбасары озакка сузылган чыгышын дәвам итеп, бүгенге көндә телне өйрәтү өлкәсендә булган проблемнарга да кагылды. Аның сүзләренчә, телне тиешенчә өйрәтү өчен заманча мәктәпләр таләп иткән методик әсбапларның азлыгы үзен сиздерә.

Шулай ук телне кече яшьтән үк өйрәтү эшенең начар оештырылуы, интернет-ресурсларның җитешмәве, эффектлы технологияләрнең азлыгын да бу урында санап үтәргә була, диде ул.

Данил Мостафин бигрәк тә республиканың район мәктәпләрендә күзәтелгән оптимальләштерү темасына да тукталды.

“Татар мәктәпләре урыс мәктәпләре белән кушыла”

Мәктәпләрне оптимальләштерү вакытында татар һәм рус мәктәпләрен бергә кушу очракларының күзәтелүен һәм татар мәктәпләрендә укыган балаларның оптимальләштерү нәтиҗәсендә үз укуларын рус телендә дәвам итәргә мәҗбүр калуларын белдерде ул. Тәкъдим ителгән слайдтан да күренгәнчә, бу хәлгә Апас, Буа, Спас, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Сарман районнарындагы татар мәктәпләре дучар булган.

Утырышны алып барган Зилә Вәлиева мәгариф темасында чыгыш ясаучылардан соң сүз алып, Балтач район үзәгендә татар мәктәбе генә түгел, хәтта татар сыйныфының да булмавына гаҗәпләнүен белдерде.

“Дини һәм милли вазгыятьне мониторинг күрсәтә”

Эшче төркем утырышының икенче өлешендә Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне күзәтүне оештыру мәсьәләсе тикшерелде. Бу хакта Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Александр Терентьев чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, мониторинг алып бару динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә вазгыятьне белеп тору өчен төп механизмнарның берсе булып тора.

Аның чыгышы Татарстанда әлеге эшне кайсы оешмаларның алып баруына бәйле бер хисаптан гыйбарәт булды. Утырышның беренче өлешеннән арыган катнашучылардан алгы рәтендә утыручылар аны игътибар белән тыңлаган кебек күренсә дә, арттагы рәтләрдә утыручыларның кайберләре айпадларын карады, кайберләре газет укыды, кайберләре үзара фикер алышуны өстен күрде.

“Сайлау алдыннан милли хисләр белән уйнамасыннар”

Терентьевның чыгышыннан соң йомгаклау сүзе алган Зилә Вәлиева үз сүзләрен бер сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырып бетерде. “Русия – бер-берләренә йогынты ясый торган милләтләрнең уртак ватаны. Русиянең бар гражданнары да тигез хокукка ия. Һәм бер генә кеше дә башкалардан өстен хокукларга ия булырга тиеш түгел”, дигән фикергә халык карашын туплаган әлеге сораштыру кызыклы нәтиҗәләр күрсәткән.

Гомум Русия масштабында сораштырылган кешеләрнең 46,5%ы әлеге фикергә уңай каравын белдергән, ә инде Татарстанда әлеге фикер белән килешүчеләр 94,5% тәшкил иткән.

"Бу саннар Татарстандагы динара һәм милләтара вазгыятьне үзе үк бик ачык күрсәтеп тора. Сайлау алдыннан беркем дә милли хисләр белән уйнап, халыкны үзенә аударырга тырышмасын иде.

Жириновский кебекләр “Без руслар өчен” дигән шигарне урыны килгән саен әйтергә кыенсынмаса да, Татарстан кебек тыныч республикаларда сайлауда өсләренә бик зур риск алалар", дип тәмамлады премьер-министр урынбасары үз чыгышын.
XS
SM
MD
LG