Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлебашта татар мәдәнияте көннәре үтте


Стәрлебаш татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хисаметдин Исмәгыйлев
Стәрлебаш татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хисаметдин Исмәгыйлев

Башкортстанның Стәрлебаш районында татар мәдәнияте көннәре үтте. Быел игълан ителгән Милләтара татулыкны ныгыту елына багышланган һәм күп чараларны үз эченә алган бәйрәмнең төп тантанасы данлыклы татар авылы Бузатта оештырылды.


Андагы мәдәният йортында узган зур чара чикләрендә байтак гаиләләрнең шәҗәрәләре, шулай ук кул эшләреннән һәм милли ашларыбыздан күргәзмә тәкъдим ителде.

Стәрлебаш районы татарларының зур бәйрәмен Бузат авылында оештыру очраклы түгел. Милләтебезгә бихисап күренекле шәхесләр биргән бу матур авыл. Биредә милли үзаң, милли рух та бик көчле. Милләтне саклап калу юнәлешендә тәгаен эшләр башкара Бузат халкы. Әлеге көндә дә яңа ачылган мәдрәсәләрдә байтак кеше динебез ислам нигезләрен өйрәнә. Алар арасында балаларның да шактый булуы аеруча куанычлы.

Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклаучы төп тантана алдыннан Стәрлебаш районында эшләп килүче татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренең эшлекле киңәшмәсе дә булып үтте. Анда ноябрь һәм декабрь айларында Уфада үтәчәк Башкортстан татар конгрессы һәм республика татарлары корылтайларына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Милли хәрәкәт башында торучылар зур җыеннарда уртага салып сөйләшү өчен үз тәкъдимнәрен дә әзерли.
Кул эшләре күргәзмәсе
Кул эшләре күргәзмәсе

Башкортстанда татар җәмәгатьчелек оешмалары күп булса да, алар бердәм түгел, күп вакытлары үзара мөнәсәбәт ачыклауга һәм җыелышып эчләрен бушатуга гына торып кала. Менә шундый фикер дә яңгырады утырышта. Стәрлебаш татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хисаметдин Исмәгыйлев милли хәрәкәттә күпчелек өлешне өлкән яшьтәге кешеләр алып торуына үкенеч белдерә.

“Татар оешмаларына яшьләрне җәлеп итү кирәк иде, - ди Хисаметдин әфәнде.

Бузат авылындагы татар мәдәнияте бәйрәменә бик күп якташлар да кайткан. Шулай ук хөрмәтле кунаклар: Казаннан танылган әдип Мөдәррис Вәлиев, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, сәнгать осталары да килгән бу тантанага.

Бузат авылы мәдәният йортында оештырылган бәйрәмдә катнашучыларга башта фойеда байтак гаиләләрнең шәҗәрәләре, шулай ук кул эшләре белән милли ризыкларыбыздан күргәзмәләр дә тәкъдим ителде. Бәйрәмнең мәдәни өлеше мәдәният йорты тамашалар залында дәвам итте. Казаннан килгән кунаклар үз чыгышларында Стәрлебашның элек-электән уңган һәм укымышлы халык яшәгән төбәк булуын ассызыклады. Узган гасырларда үзенең алдынгы карашлы кырыктан артык мәдрәсәсе булуы белән дә билгеле ул.
Милли ашлар
Милли ашлар

Бөтендөнья Татар конгрессы хезмәткәре Гөлназ Нигъмәтҗанова татар мәдәнияте көннәрендә катнашучыларга Башкарма комитет рәисе Ринат Закировның котлау хатын укып ишеттерде.Ул шулай ук татар милли хәрәкәтендә игелекле эшләр башкаручыларга конгрессның рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Казаннан килгән башка кунаклар да бәйрәмдә катнашучыларга җылы котлауларын һәм җыр-моңнарын бүләк итеп куандырды.
XS
SM
MD
LG