Accessibility links

Греция еврозонада калу мәсьәләсен референдумга куймаячак


Греция премьеры Георгиос Папандреу
Греция премьеры Георгиос Папандреу
Греция хакимияте илнең алга таба да еврозона эчендә калу мәсьәләсен референдумга куюдан баш тартты.

Кискен финанс һәм сәяси кризис шартларында Греция парламенты бүген премьер Георгиос Папандреу хакимиятенә ышанычсызлык белдерү турында тавыш бирергә тиеш.

Папандреу башта илгә халыкара финанс ярдәменең күрсәтелүне алга сөргән. Соңрак әлеге мәсьәләне премьер референдумга чыгарырга булды.

Европа берлеге башлыклары исә Греция, Халыкара валюта фонды һәм ЕБ акчасыннан баш тартса, евро зонасыннан да чыгарга тиеш булачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG