Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда АКШ илчелеге басып алынуының 32нче елы билгеләнә


Иранда бүген узучы демонстрацияләрдән бер күренеш
Иранда бүген узучы демонстрацияләрдән бер күренеш
Иран бүген Тәһрандагы АКШ илчелегенең 1979 елда басып алынуының чираттагы елын билгеләп үтә.

Тәһранда Америкага каршы шигарьләр тотып меңнәрчә кеше урам җыеннарынды катнаша.

32 ел элек, Мөхәммәд Риза Пәхләви шаһны бәреп төшергән Иран ислам инкыйлабыннан соң, аятулла Хөмәйни радикал тарафдарлары АКШ илчелеген басып ала. Алар 444 көн дәвамында 50 Америка ватандашын тотык итеп тота.

Нәтиҗәдә Вашингтон һәм Тәһран арасында дипломатик мөнәсәбәтләр өзелде. Алар бүгенге көнгә дә шул хәлдә кала.
XS
SM
MD
LG