Женева – Киләсе атнада Грузия һәм Русия рәсмиләре Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына (ДСО) керүе турында килешү имзалаячак.
Бу турыда шимбә көнне Женевада Грузия тышкы эшләр министры урынбасары Серги Капанадзе белдерде.
Элегрәк Русия президенты Дмитрий Медведев, Русия белән Грузия арасында арадашчылык итүче Швейцария тәкъдим иткән компромисс шартларга Мәскәүнең ризалыгын раслаган иде.
Сүз Русия белән Абхазия һәм Көньяк Осетия чигендә тауар әйләнешен күзәтү турында бара. Мәскәү бу ике төбәкнең бәйсезлеген таный, Тифлис – танымый.
Русиягә Дөнья сәүдә оешмасына керү өчен барлык әгъзаларның да ризалыгын алу кирәк. Грузия әлегә кадәр ризалыгын бирмәгән иде.
Русияне Дөнья сәүдә оешмасына алу мәсьәләсе оешманың 15 декабрьдә министрлар дәрәҗәсендә үтәчәк җыенында каралачак.