Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда интихарчы 6 тәртип сакчысын яралады


Әфганстанның төньягындагы Баглан төбәгендә интихарчы һөҗүме нәтиҗәсендә 6 тәртип сакчысы яраланды. Бомба җирле кабилә башлыгы Мулла Алам йорты янында шартлады. Ул үзе исән калды.

Алам җирле аксакаллар шурасының әгъзасы булып тора. Ул ай ахырында АКШ һәм талиблар белән мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлгән сөйләшүләрдә катнашырга тиеш.

Талиблар исә әлеге сөйләшүләрдә катнашкан кешеләрне үтерү белән яный.
XS
SM
MD
LG