Accessibility links

"Крокодил"га каршы көрәшне даруханәдән башлыйлар


Казанда халык телендә "крокодил" дип аталган куркынычлы наркотик дезоморфинга каршы Русия киңәшмәсе узды.

Халык телендә крокодил дип аталган арзанлы һәм бик куркыныч наркотикның Русиядә соңгы вакытта кисәк популярлашып китүе аңа каршы ашыгыч чаралар күрергә мәҗбүр итә. Сишәмбе көнне Казанда Русиянең наркотиклар әйләнешен контроль итү федераль идарәсе башлыгы рәисе Виктор Иванов катнашындагы киңәшмәдә дезоморфин дип аталган бу наркотикның илгә тәэсире һәм аңа каршы чаралар турында сүз барды.

Әлеге киңәшмәдә Мәскәүдән килгән югары түрәдән тыш Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук Мәскәү, Липецкий, Белгород һәм Калуга белән видеоэлемтә аша сөйләшү узды. Сөйләшүнең төп темасы Русиядә берничә ел элек кенә тарала башлап инде Һероиннан кала икенче урынны яулап өлгергән аеруча куркынычлы наркотик дезоморфин булды.

Дезоморфинның киң таралуына беренче чиратта аның арзанлы булуы һәм җиңел генә өй шартларында ясалуы сәбәпче булса, икенче сәбәп - бер яки берничә мәртәбә кулланып караган кешедә аңа бәйлелекнең тиз барлыкка килүе.

Виктор Иванов
Виктор Иванов
Иванов «Безнең күзәтү мәгълүматларына караганда, дезоморфин кулланучылар саны чирек миллионга якынлаша. Русиядә опиоидлы наркоавырулар саны исә миллион ярым чамасы. Шул ук вакытта дезоморфиннан үлүчеләр саны, ә алар күбесенчә яшьләр, һероиннан үлүчеләр саны белән тигезләшеп килә», - диде.

Дезоморфинга каршы көрәштә төп чараларның берсе буларак даруханәләрдә кодеинлы даруларны ирекле сатуга чик кую тәкъдим ителә. Чөнки бу арзанлы наркотикны даруханәләрдән сатып алган шундый дарулар нигезендә өй шартларында җиңел генә ясыйлар.

Татарстан Дәүләт Шурасы ул даруларны табиб рөхсәте белән генә сату тәртибе кертү тәкъдимен наркотиклар әйләнешен контроль итү федераль идарәсе башлыгы рәисе Виктор Ивановка һәм Русия сәламәтлек саклау министрлыгына җибәргән.

Бу турыда киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов
Миңнеханов үз чыгышында Татарстанда рөхсәтсез наркотикларга каршы чараларның уңай нәтиҗәләр бирүе турында әйтте. “Соңгы елларда исәптә торучы наркоавырулар саны арту тизлеге тотрыклы рәвештә бер-ике процент тәшкил итә. Авыруга әверелүчеләр саны икеләтә, наркотиклардан агуланып үлүчеләр саны өчләтә кимеде”, - диде Миңнеханов.

Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә кодеинлы даруларны бары тик табиб рөхсәте белән генә сату тәртибе инде кертелгән. Нәтиҗәдә дезоморфин җитештерү дә кимегән.

Дезоморфин хәзер республиканың Бөгелмә һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә күбрәк кулланыла. Чаллы дүртенче-бишенче урында тора.

Русиядәге демография институты мәгълүматларына караганда, дезоморфин кулланудан соңгы ике елда Русиядә 5-7 мең кеше үлгән. Илнең кайбер төбәкләрендә наркотик куллануы беренче мәртәбә ачыкланган кешеләрнең хәтта 90 процентын дезоморфин наркоманнары тәшкил итә. Соңгы ике ярым елда ай саен тартып алынган дезоморфин күләме алтмыш мәртәбә арткан.

Дезоморфинның халык телендә крокодил дип аталуы аны еш кулланган кешеләрнең тәне крокодил тиресен хәтерләтүче кутыр белән каплануга бәйле. Тәнгә энә белән дезоморфин кадаган урыннарның тирә ягындагы күзәнәкләр тиз арада үлә, кан тамырлары шешенә һәм ул яра беркайчан да төзәлми. Һәр яңа энәне наркоман яңа урынга кадый һәм акрынлап аның бөтен тәне шундый кутырлар белән капланып бетә.

Дезоморфин кешене тыштан гына түгел, эчтән дә тиз арада үтерә бара. Кешенең иммунитеты бетә, дезоморфинның агулы кисәкчекләре кан белән бөтен тәнгә тарала һәм шунда утырып кала. Кан тамырлары тыгылган кешенең тәне шулай итеп тыштан гына түгел, эчтән дә тизлек белән чери башлый.

Беренче булып аның тәэсире кул-аякларда сизелә. Аларга кан һәм туклыклы матдәләр килү туктала. Кул-аяклар көрән төскә керә һәм кан җитмәүдән кибә башлый. Еш кына бу кешенең кул-аякларын кисеп ташлауга китерә.

Дезоморфинны ярты елдан артык кулланган кеше “тере мәеткә” охшап кала. Белгечләр әйтүенчә, беренче кулланудан ук кеше дезоморфинга бәйле була.

Белгечләр дезоморфин кулланучылар иң күп дигәндә ел ярым-ике ел яши ала ди..

Наркотикларны контроль итү федераль идарәсе белдерүенчә, моңа кадәр дезоморфин кулланучылар элекке һероинчылар булса, соңгы вакытта күпләр наркоманиягә нәкъ менә дезоморфиннан кереп китә.
XS
SM
MD
LG