Accessibility links

«Төньяк агым» газүткәргече эшли башлады


Белгечләр, «Төньяк агым» газ мәсьәләсендә Мәскәүнең транзит илләргә бәйлелеген киметә, дип әйтә.


8 ноябрь көнне «Төньяк агым» үткәргече аша Русия газы Европага килде. Германиянең төньяк-көнчыгышындагы Лубмин шәһәрендә булган рәсми тантанада Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия президенты Дмитрий Медведев, Франция хөкүмәте башлыгы Франсуа Фийон, Нидерланд премьер-министры Марк Рютте, Европа Берлегенең энергетика тармагы башлыгы Һюнтер Лубмин катнашты.

Ангела Меркель һәм Дмитрий Медведев
Ангела Меркель һәм Дмитрий Медведев
Рәсми ачылганга кадәр үк «Төньяк агым» сынау үтте, 6 сентябрьдән башлап үткәргечкә техник газ җибәреп карадылар. Белгечләр «Төньяк агым” Мәскәүнең башка илләргә бәйлелеген киметә, газдан кергән акчаларын арттыра, әмма гади халык тормышына йогынтысы булмаячак дип әйтә. Моңа кадәр Европа Русия газын транзит илләр – Украина һәм Беларус аша ала иде.

“Тройка диалог” ширкәте аналитигы Валерий Нестеров әлеге вакыйганы әһәмияткә ия адым буларак бәяли.

“Ул Русиянең транзит илләргә, иң беренче чиратта Украинага бәйлелеген киметәчәк, Русия газын Европага өзлексез китерергә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, Европага, беренче чиратта Германиягә, газ экспортлауны арттыруга да юл ача”, диде Нестеров.

“Төньяк агым”ның озынлыгы 1224 чакрым. Ул әлегә дөньяда су астындагы иң озын газүткәргеч. Төньяк Норвегиядән Британиягә газ китерүче Langeled-тан якынча 60 чакрымга артыграк.

“Төньяк агым”ның су асты юлы Русиянең Выборг шәһәреннән башлана. Ул Балтыйк диңгезеннән Көнбатыш Европага килеп Германиянең Польша чигеннән ерак булмаган Грайфсвальд шәһәре янындагы Лубмин терминалы белән тоташа.

Әлеге үткәргеч Русиянең Газпром, Германиянең BASF һәм EON ширкәтләренең уртак эше булып тора.

Үткәргеч өчен янәшә ике торба салынды. Икенче өлеше 2012 ел ахырында сафка керер дип көтелә. Тулы куәтенә эшли башлагач Европага елына 55 миллиард куб метр газ китереләчәк. Беренче өлешенең еллык куәте – 27,5 миллиард куб метр.

Бүген Европа кулланган газның дүрттән бер өлеше Русиянеке. Аның 80%-ы әлегә кадәр Украина аша китерелде. Украинаның Нафтогаз һәм Русиянең Газпром монополияләре арасында газ бәясе һәм бурычлар тирәсендә күп бәхәсләр булды. Бу бәхәсләр Европа Берлегенә газ китергәндә өзеклекләр дә тудырган иде.

"Төньяк агым"ны салган вакыт. 27июль2011
"Төньяк агым"ны салган вакыт. 27июль2011
Бу үткәргеч Польша һәм Балтыйк республикаларын да читләтеп уза. 2005 елда үткәргечне төзү турында килешенгәннән соң, Европа Берлеге аны хуплауга карамастан, бу илләр әлегә кадәр әлеге карарны тәнкыйтьләп килә.

Русиядәге сәяси аналитик Дмитрий Орешкин исә, бу проект Русиянең күршеләре Балтыйк республикаларының Русиянең хәрби куәтеннән куркуын киметергә тиеш, ди.

“Моның бер уңай ягы бар. Бу газүткәргечне төзеп Русия Европадагыча килешү вәгъдәләрен үтәү, ирешкән килешүләрне саклау, күршең белән тупас кыланмау һәм аларны мылтык түтәсе белән бәхетле киләчәккә куып кертмәү кебек кыйммәтләр мохитенә кушыла. Әгәр “Төньяк агым” булса, Эстонияне танклар белән изү мөмкинлеге булмаячак”, ди Орешкин.

Белгечләр әйтүенчә, Европага газ китерү мәсьәләсе Варшау һәм Мәскәү арасындагы киеренкелек чыганагы булып тора. Польша Русия газына нык бәйләнгән һәм шул ук вакытта ул әлегә Европа Берлегенә зәңгәр ягулык китерүдә транзит ил булып кала.

Польшаның PGNiG нефть һәм газ ширкәте дүшәмбе көнне Газпромны Стокһольмдагы халыкара арбитраж мәхкәмәгә шикаять итте. Польша Русиядән килгән газ бәясен төшерергә тели. Һәр ел саен Варшау Мәскәүдән 9 миллиард куб метр газ сатып ала. Бу озак вакытлы килешү 1996 елда ук имзаланган иде. Польшаның нефть һәм газ ширкәте җитәкчелеге фикеренчә, базардагы хәзерге вазгыятьне исәпкә алганда, Русия газы бик кыйммәт булып тора.

Газпром белән бу хакта сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде. Шуңа күрә Польша ягы арбитраж мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Бу шикаять Стокһольмда гыйнвар аенда каралыр дип көтелә.

Минскиның да Газпром белән газ бәяләре һәм бурычлар тирәсендә бәхәсләр булып алды. Шуның аркасында, хәтта 2007 елда Беларуска газ кудыру тукталып та торган иде.
XS
SM
MD
LG