Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кызыл таң”ның ничек итеп "Красная Заря"га әйләнеп китмәү тарихы


"Татар дөньясы" газетында басылган мәкалә
"Татар дөньясы" газетында басылган мәкалә

Мәскәүдә чыгучы "Татар дөньясы" газетында Расих Ханнановның 1960нчы елларда хакимиятнең милли басмаларны ябу карарына каршы чыгуга бәйле хатирәләре басылды. Әдипнең бу гыйбрәтле язмасында күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуаль.


Декабрь аенда Советлар Берлеге таралуына 20 ел тула. Элекке Совет илендә союздаш һәм автоном республикаларда берьяктан милли мәдәният һәм матбугат үстерелсә, икенче яктан миллилекне юкка чыгару омтылышы даими рәвештә кабатланып тора.

Никита Хрущев хакимияте чорында автоном республикаларда милли басмаларны ябып, матбугатка тотыла торган акчаны күпсенгәннәр. Күпчелек газетлар, партия Үзәк комитеты һәм обком карарын үтәп, дубляжга күчкәннәр, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда милли телләрдә чыгучы рәсми партия басмалары үзләренең статусын югалткан. Бары тик Уфада басылучы “Кызыл таң” газеты гына бу Мәскәүдән төшкән күрсәтмәгә буйсынмаган.

Әлеге кызык тарихны язучы Расих Ханнанов Мәскәүдә басылучы “Татар дөньясы” газеты битләреннән сөйли.

Башкортстан журналистикасының иң атаклы шәхесләренең берсе, күпкырлы талант иясе, әдәбиятның барлык жанрларында да озак еллар буе җиң сызганып иҗат итүче Расих Ханнановка шушы көннәрдә 80 яшь тулды.

Язучы һәм журналист Расих Ханнанов – Башкортстанда татарча чыгучы “Кызыл таң” газетының элекке баш мөхәррире. Ул бу басмада 33 ел эшләгән. Ул елларда совет сәясәте дөньяда бер генә милләт калдыру нияте белән янган, ләкин Хрущевның хыялы чынга ашмаган.

Заманга каршы торырлык шәхесләр һәрбер чорда да табылган. Шул елларның гыйбрәтле вакыйгасын Расих Ханнанов үзенең “Йөрәк аша үткән сукмаклар” повестендә сурәтли. Мәскәүдә рус һәм татар телләрендә басылучы “Татар дөньясы” газетының октябрь санында Расих Ханнановның шушы истәлеге урын алган.

Расих Ханнанов
Расих Ханнанов
“Коммунистлар партиясенең гөрләп эшләгән еллары иде ул, көннәрдән бер көнне Мәскәүдән Хрущевның боерыгы килеп төште: “Советлар Союзы илендә рус телле гәзит-журналлар гына калдырырга, ягъни барлык милли телдә чыккан басманы рус теленә тәрҗемә итәргә”, дип сөйли Расих Ханнанов.

Уфада ул чорда башкортча “Совет Башкортостаны”, татарча “Кызыл таң” гәзитләре чыга иде. Менә шуларны Мәскәү бездән “Советская Башкирия”нең тәрҗемәсе итеп чыгарырга кушты. Журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре, кыскасы – бөтен халык моның белән риза булмый. Хәл сәяси забастовка оештыруга кадәр барып җитә.

Шуңа партиянең Үзәк Комитеты янә карар чыгара. Бу юлы урыс гәзитенең соңгы битен мәдәният мәсьәләләренә багышлап, башкорт һәм татар телләрендә алмашлап файдаланырга рөхсәт ителә. Халык моның белән дә риза булмый.

Һәр кеше үзенең хезмәтен башкара килде, гәзитебез татар телендә чыгуыннан туктамады. Ә шул вакытта Татарстанда, Үзәк Комитетның тәүге карарын үтәп, тәрҗемәгә күчәләр. Шул кыска вакыт эчендә “Кызыл таң” дөньяда татарча чыгучы бердәнбер гәзит булып кала.

“Кызыл таң”га яңадан-яңа һөҗүмнәр ясала, редакция хезмәткәрләрен аерым-аерым чакыртып, башка эшкә күчәргә үгетли башладылар. Ләкин бер кем дә сынмады.

Көннәрдән бер көнне эш телефоныма чит бер кеше шалтыратты, бүген Язучылар союзына килегез, анда гәзитләрнең киләчәк язмышы буенча сөйләшү булачак, башкаларга да әйт, - диде дә трубкасын куйды...

Халык бик күп җыелган иде, иң мөһиме, беркем дә кем чакырганын белми. Безнең янга чыгучылар булмады, ләкин шул вакытта кемнеңдер “Иптәшләр, әйдә үзебез керик алар янына” дигән тавыш яңгырады.

Зур бер мәйдан бүлмәгә агылды. Бер-бер артлы килеп туктаган милиция машиналары, безне бүлмәдән чыгарып, куып таратып бетерделәр. Штатны кыскарттылар, гонорарларны киметтеләр, ләкин “Кызыл таң” нәшер ителүеннән туктамады.

Ике-өч көн вакыт узгач, мине кара “Волга”га утыртып, КГБга сорау алырга алып киттеләр. Мин аларга бернинди мөһим мәгълүмат әйтмәдем. Соңыннан гына белдем: забастовканы оештыручы күренекле башкорт шагыйре Рәми Гарипов һәм аның якын кешеләре булган икән.

Әлбәттә, аңа бер рәхмәт кенә әз, шундый бәя белән саклап калган татар гәзите әлегә кадәр тотрыклы рәвештә басылып килә”, дип төгәлли хатирәләрен язучы Расих Ханнанов.

Милли басмаларны киоскларга чыгармау, милли газет-журналның тиражы зур түгел дигән сылтау белән аларны ябарга маташу һәрвакыт очрап тора. Бу басмалар, кагыйдә буларак, фидакарь затларның тырышлыгы аркасында яшәп кала.

Әгәр дә узган гасырның 60 елларында башкорт шагыйре Рәми Гарипов һәм “Кызыл таң” газетында эшләүче татар журналистлары милли матбугатны яклап калмаган булса, бүген аның язмышы тагын да аянычрак булыр иде.
XS
SM
MD
LG