Accessibility links

"Җинаятьчелекне ислам кануннары киметә алыр иде"


Алик Хөсәенов укучысы Әлфия Гыйльманшина белән
Алик Хөсәенов укучысы Әлфия Гыйльманшина белән

10 ноябрьдә полиция (элекке милиция) хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгели. Кешеләрнең хокукларын яклауда, иминлеген саклауда, җәмгыятьтәге тискәре күренешләр белән көрәшүдә милләттәшләребезнең дә хезмәте зур. Шундыйлар арасында милиция полковнигы Алик Хөсәенов та бар.


Алик Хөсәеновның утыз елдан артык Татарстан һәм Удмуртия республикаларының Эчке эшләр министрлыкларындагы хезмәте аның медальләрендә чагыла. Алар – полковник Алик Хөсәеновның көнне-төнгә ялгап, айлар буена ял сәгатьләре күрмичә эшләгән тынгысыз хезмәтенең дәлиле. “Совет милициясе отличнигы”, "Удмуртиянең атказанган юристы" – бу исемнәр һәр милиция хезмәткәренә бирелми.

Алик Хөсәенов – Татарстанның Әгерҗе егете. Милициядә эшләүне бер дә уенда йөртми. Ул тимеръюлчылар нәселеннән. Барлык туганнары да Әгерҗе тимер юлында хезмәт итә. Алик та Әгерҗе депосында уналты яшендә слесарь булып эшли башлый. Машинист ярдәмчесе дәрәҗәсенә ирешә.

Биредә профессиональ яктан үсү өчен мөмкинлекләр була. Әмма аны армия хезмәтеннән соң парткомга чакырып, милициягә эшкә тәкъдим итәләр. Юрист булу турында уйланып йөрсә дә, егетнең милициядә эшләргә бер дә теләге булмый. Әмма парткомда сугыш ветераннары аны куркаклыкта гаепли башлый, хәтта деподан эштән чыгару белән яный. Алик кечкенә генә шәһәрдә эш тапмам дип партком тәкъдиме белән килешергә мәҗбүр була.

Шулай итеп Алик Хөсәенов Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт итә башлый. Районда җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эше җиңел булмаган. Үзенең беренче җинаять эшен әле бүген дә хәтерли.

“Кибетне басалар. Аяк киемнәрендә үзенчәлекле дагалар булуы сәбәпле, каракны тоталар. Әмма яшь милиционер каракның үзенчәлекле аяк киемен салдырырга кирәклеген белми, аны башка җинаятьчеләр белән бер бүлмәгә яба. Ә тегесе аннан чыгып китүче икенче берәүгә аяк киемен кигезеп җибәрә, һәм җинаять эшен ул вакытта ача алмадык”, дип исенә төшерде Алик Хөсәенов.

Бу җинаять кылучыны тоталар, ул хөкем ителә. Шуннан соң күпме кешеләрнең иминлеген саклап калуда, кеше хокукларын яклауда, күпме кешегә тыныч хезмәт итеп, матур тормыш корырга мөмкинлек тудыру эшендә катнаша Хөсәенов. Шул ук вакытта җинаять эшен ачыклаганда ялгыш дәлилләр китерелгән очраклар да булган. Аларны шик астына куеп, ныклап тикшереп, бары тик җинаятьчене генә хөкем итәргә омтыла. Янындагы тәҗрибәле остазларына ул бүген дә рәхмәтле.

Алик Хөсәенов тәҗрибәле остазларына гына түгел, үз эшен җиренә җиткереп башкару өчен мөмкинлекләр тудырган тормыш иптәше Люция ханыма, кызы Гөлнара, улы Эдуардка рәхмәтле.

Балалары да әтисе юлын сайлаган. Икесе дә юрист. Гөлнара – Удмурт дәүләт университетында укыта, юридик фәннәр кандидаты. Эдуард бер фирмада юрист булып эшли.

Алик Хөсәенов Мәскәүдәге Эчке эшләр министрлыгы академиясенә укырга керүен, анда тырышып белем алуын да сөйләде. Югары белеме һәм утыз елдан артык Эчке эшләр министрлыкларында туплаган тәҗрибәсе аңа бүген студентлар белән уртак тел табып эшләргә юл ача. Ул – Русия Федерациясенең Юстиция министрлыгы каршындагы Ижау юридик академиясенең өлкән укытучысы.

Бирегә укучылар кемнеңдер тәкъдиме белән түгел, үзләре теләп укырга керүләрен дә искәртеп үтте укытучы. Студентларга тәҗрибәле мөгаллим белән аралашу, белем туплау бик ошый. Бу хакта студент Әлфия Гыйльманшина сөйләде.

Үз теләге белән укырга керүчеләр генә нәтиҗәгә ирешә дигән фикердә мөгаллим. Теләге булмаса, тормышта юридик белем кирәкле дип санамаса, өлкәннәр тарафыннан күпме генә басым ясалмасын, биредә алар тоткарланмый. Шул ук вакытта күпчелек гражданнарның хокукый наданлыгы бик югары булуын да билгеләп үтте Алик Хөсәенов. Бу уңайдан Әгерҗе районында эшләгәндә бер җинаятьчене тоткарлагач, аның хәтта бармакларда һәр кешегә генә хас булган эзләр булуын да белмәвен сөйләде ул.

Укытучылар институтта белем алган барлык егет-кызларга да эш урыны да табарга омтылалар. “Бүгенге заманда бу бик мөһим чара”, ди Хөсәенов.

Бүгенге заманда киң колач җәйгән кеше үтерүләр, исерек кызлар, чүплектән-чүплеккә казынып йөргән сәрхүшләр – Алик Йосыф улына тынгылык бирми. Ул кануннар кабул ителеп, әмма аларның гамәлдә эшләмәвенә бик борчыла. Шул ук вакытта татар халкына бу уңайдан нигез – ислам дине кануннары дип ышана Алик Хөсәенов.
XS
SM
MD
LG