Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга һөҗүм ил халкын берләштерергә мөмкин


Иранның Арак шәһәрендәге авыр суда эшләүче атом реакторы.
Иранның Арак шәһәрендәге авыр суда эшләүче атом реакторы.

Ирандагы тыныч халык сугыш теләми. Белгечләр, андый вазгыять туа калса, моннан халык омтылышларын бастырып килгән режим отачак, ди.


Иранның атом-төш програмы мәсьәләсе соңгы көннәрдә халыкара җәмәгатьчелекнең зур игътибарында һәм шул ук вакытта анда яшәүче гади халыкны да хәвефләндерде.

Израил, Ирандагы атом корылмаларын бомбаламыйча булмый дип белдергәч, халык янә ил өстенә кара көннәр якынлашыр, сугышның бөтен авырлыгы тыныч халык җилкәсенә төшәр дип нык борчыла башлады.

8 ноябрь көнне Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) үзенең хисабында Иранның атом шартлаткычы эшләп ятуы хакында мәгълүматлар барлыгын әйткәч, сугыш башланырга мөмкин дигән хәвефләр куера төште.

"Сугыштан руханилар отачак"

1980-нче елларда Гыйрак белән булган сугыш әле дә Иран халыкның исендә. Алар янә тагын шундый кара көннәр килер дип куркуга калды.

Исфаһанда яшәүче, үзенең кем икәнен белдерергә теләмәгән берәү, тыныч халык янә кораллы бәрелешләр корбаны булырга мөмкин дип борчылганын әйтте. “Кешеләр низаг корбаны булса да, Иран лидерлары моннан зыян күрмәячәк, сугышның бөтен авырлыгы тыныч халык өстенә төшәчәк”, ди ул.

Тәһранда яшәүче 56 яшьлек бер хатын-кыз әлеге хәбәрләрдән соң нык борчылганга йокысы качканлыгын әйтә. Ул, Ислам республикасына каршы көч кулланылса, руханилар отачак, ә гади кешеләргә бик авыр булачак, ди.

“Сугыш бу режимны ныгытачак һәм күпләрне, хәтта аңа каршы булганнарны да, шушы режим тирәсенә тупланырга мәҗбүр итәчәк. Безгә тагын нәрсә эшләргә соң инде?” дип белдерә ул.

Иран атом програмыннан чигенергә теләми

Ирандагы күпләр Израил һәм Кушма Штатлар тарафыннан Иранның атом-төш програмына каршы, аны җитештерүче корылмаларга һөҗүмнәр булачак дигән хәбәрләргә көннән-көн күбрәк ышана. Бу ышануларны Иран җитәкчелегенең соңгы белдерүләре тагын да көчәйтеп җибәрде.

Мәхмүт Әхмәдиниҗад
Мәхмүт Әхмәдиниҗад
Тәһран МАГАТЭ хисабын “сәясәтләшкән һәм берьяклы” гына дип атады. Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗад чәршәмбе көнне "Иран үзенең атом програмыннан инә очы кадәр дә чигенмәячәк” дип әйтте.

Франция чәршәмбе көнне МАГАТЭ хисабын БМО Иминлек шурасында тикшерергә тәкъдим итте. Франция тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, Тәһран халыкара җәмәгатьчелек таләбен үтәүдән баш тартса, Парижның Иранга карата "моңарчы күрелмәгән” чикләүләр кертергә әзер булуы әйтелә.

Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяху Иранга һөҗүм итү кирәк дип белдергәч, дөньяда бу мәсьәлә борчу уяткан иде. Кайбер оптимистик аналитиклар Нетаньяхуның бу сугышчан риторикасы халыкара җәмәгатьчелекне башка мәсьәләләрдән алып китеп, Иран проблемасына юнәлтү дип бәяли.

АКШ дипломатик чишелеш ягында

Кушма Штатлар исә Иран мәсьәләсенең чишелешендә төрле юллар булырга мөмкин дип белдерә. Ил рәсмиләре бу низагны дипломатик юл белән чишү ягында икәнлекләрен дә әйтә.

Әмма бу белдерүләр Иранның Мәшһәд шәһәрендә яшәүче Мөхәммәднең күңелендә өмет чаткылары кабызмады. Ул АКШ президенты Барак Обаманы Иранга һөҗүм әзерләүдә гаепли. "Сугыш була калган очракта миллионлаган ираннар ватаннары өчен күтәреләчәк", дип тә әйтә ул.

“Ирандагы бар кеше дә илнең рухи лидеры Аятулла Хаменеи тарафдары. Алар хөкүмәтләре белән бергә миллионлаган кеше үзләре булдырганны саклаячак”, ди Мөхәммәд. Иран, сугыш чыкса, ил американ солдатлары өчен зират булачак, дип кисәтә.

Сугыш режимның халыкны изүен көчәйтә

Ирандагы күзәтүчеләр һәм активистлар еллар буе, Иранга һөҗүм була калса, үтә милләтчел ираннарны берләштерәчәген әйтеп килде. Кораллы низаг режимны репрессиврак итәчәк һәм кеше хокуклары начарланачак, гади халык тормышы фәкыйрьләнәчәк, ди алар.

Әкбәр Ганҗи
Әкбәр Ганҗи
Иранның билгеле социологы Хөсәен Газиан нәкъ шундый фикерләре өчен төрмәгә дә ябылган иде. Ул, сугыш илнең югары даирәдәгеләре өчен яхшы, ә Иран демократиясе өчен бик начар булачак, дип әйтә. Газиан хәзер Кушма Штатларның Сиракуз университетына чакырылган тикшерүче.

Ирандагы режим халык омтылышларын бастыра килә. Әмма икенче ягы да бар – ираннарның сәяси культурасына күрә, алар читтән килгән басым каршында берләшүчән.

Ирандагы эре банкларның берсендә эшләүче компьютер белгече Иранга каршы көч куллану илдә экстремизм үсүгә китерергә мөмкин дип әйтә. 2009 елда хөкүмәткә каршы булган чыгышлар вакытында гаскәрләрнең көч кулланып бастыруын искә алып ул, “без әлегә кадәр күсәкләр белән үтерелгән булсак, хәзер бомбалар белән һәм шулай ук, мөгаен, интихарчылар тарафыннан да юк ителүгә әзер булырга тиеш”, ди.

Читтә яшәүчеләр куркынычта ике якны да гаепли

Чит илләрдәге иран диаспорасының кайбер вәкилләре, сугыш булу мөмкинлеге турында сүз чыккач, гаиләләре белән күрешү өчен илләренә кайтырга җөрьәт итми.

Кушма Штатлар, Европа һәм Канадада яшәүче йөздән артык иран активисты Иран дәүләтенең үз халкын изүен һәм читтән дә һөҗүм мөмкинлеген хөкем итеп хат имзалады.

Әлеге хатны имзалаучыларның берсе - Иранның билгеле журналисты һәм язучысы Әкбәр Ганҗи Көнбатыш илләр Иранга һөҗүмнән тыелып торырга, ә Тәһран илнең атом эшчәнлегендә аңлашылмаучылыкны бетерү өчен адым ясарга тиеш дигән фикердә.

“Без илне һәм халыкны юкка чыгарачак бу сугышка каршы. Бу вазгыятьтә ике як та җаваплы. Израил һәм Көнбатыш илләрнең нинди генә шартлар тууга карамастан, Иранга һөҗүм итәргә хакы юк. Икенче яктан, һөҗүм була калса, алар гына гаепле булмаячак, ә Иран лидерлары, дөресрәге илнең рухи башлыгы Хөмәйни, илне бу адымга этәргән өчен җавапта булачак”, ди Ганҗи.
XS
SM
MD
LG