Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Иранны яклавы сатулашу буларак кабул ителә


Иранның Бушер атом электр станциясе
Иранның Бушер атом электр станциясе

Көнбатыш Тәһранга каршы яңа чикләүләр кертергә чакырганда, Мәскәү үзенең элекке беректәшенә ныклы яклау белдерде.


Былтыр Русиянең Иран атом програмына каршы БМО чикләүләрен хуплавыннан соң бу ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең суынуы күзәтелгән сыман булган иде.

Хәзер исә Мәскәү Тәһранны ачыктан-ачык яклаганга охшый. Дүшәмбе көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Израилнең Иран атом програмын чишү өчен хәрби чараларның дипломатик чаралардан нәтиҗәлерәк булачагы турындагы белдерүен кискен рәвештә хөкем итеп чыкты.

Сергей Лавров
Сергей Лавров
“Бу күзаллап булмастай нәтиҗәләргә китерүче зур хата булачак. Хәзерге заманда Иран атом програмына да, дөньядагы башка проблемнарга да хәрби чишелеш була алмый”, - диде Лавров.

Сишәмбе көнне исә Халыкара атом энергия идарәсенең яңа хисабы Көнбатышның Иран яшерен рәвештә атом коралы ясарга маташа дигән шикләрен тагын да көчәйтеп җибәрде. Ул хисапта инде Тәһранның атом шартлаткычларын сынап каравы турында әйтелгән иде.

Франция һәм АКШ парламентлары әгъзалары шунда ук Иранга каршы яңа чикләүләр кертергә чакырды. Русия исә хисапны хөкем итеп аңа үзенең аптыравын белдерде. Мәскәү, бу хисап дипломатик чишелешләргә мөмкинлекләр калдырмау өчен әзерләнгән булырга мөмкин, диде.

“Без бу хисапны киң җәмәгатьчелеккә ачу адымнарын аклауга зур шик белән карыйбыз, чөнки нәкъ менә хәзер алты халыкара арадашчы белән Тәһран арасындагы диалогны яңарту өчен кайбер мөмкинлекләр күренә башлаган иде”, - диелә Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Иран белән атом сөйләшүләрен алып баручы алты ил арасында Русиядән тыш АКШ, Британия, Германия Кытай һәм Франция дә бар. Әмма бу сөйләшүләр соңгы арада тукталып тора. Шул ук вакытта Русия БМО Иминлек Шурасында һәрбер мәсьәләдә киртә кую хокукына ия булган биш даими әгъзаның берсе.

Белгечләр әйтүенчә, гарәп инкыйлаблары чорында Русия яклап килгән хакимиятләр алмашынганда читтәрәк торган Мәскәү хәзер дөньяда үзенең тәэсирен шундый ысул белән күрсәтергә тырыша.

Александр Гольтс
Александр Гольтс
Саклану мәсьәләләре белгече Александр Гольц Мәскәүнең гамәлләрен “XIX гасыр реальполитика уенының” бер өлеше дип атый. Аның әйтүенчә, Русиянең Иранга карата гамәлләре чынлыкта беренче чиратта Көнбатышка карата юнәлгән.

“Русия һәр гамәле белән үзенең нинди ил булуын сайлый. Йә Иранга басым ясауда Көнбатыш белән хезмәттәшлек итүче ил булу, йә Көнбатышның барлык башлангычларына каршы чыгу”, - ди Гольц.

Русия Иранда күптән түгел эшли башлаган атом электр станциясен төзүдән табыш күргән булса да, Гольц фикеренчә, бу юлы Русиянең Иранны яклавы табыш белән бәйле түгел.

Мәскәүдәге АКШ һәм Канада институты хезмәткәре Виктор Кременюк та Мәскәүнең бу адымын “мускул уйнату” дип бәяли.

“Вашингтондагы соңгы тәнкыйть, шул исәптән Медведевтан канәгатьсезлек һәм Путинның президентлыкка чыгуын хупламау Русиядә ризасызлык уятты. Бу яңа йомшак салкын сугышның башы булырга мөмкин”, - ди Кременюк.

Кременюк фикеренчә, Иранга каршы яңа чикләүләр тәкъдимнәренә Русиянең киләчәк җаваплары аларның ни дәрәҗәдә җитди булуына бәйле булачак. “Сәясәт ул сөйләшүләр. Бу Мәскәүнең хуплауга алмашка нәрсә алуына бәйле булачак”, - Кременюк.

Гольц әйтүенчә, Русиянең бу яңа белдерүләрендә Мәскәү ягыннан бернинди яңалык та юк.

“Русия Якын Көнчыгыш илләренә каршы һәртөрле хәрби чарага каршы чыгып килә. Ул Либия турында да шуны ук әйткән иде”, - ди Гольц.

Аның әйтүенчә, Русия Иран белән якынайган кебек күренсә дә, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге каршылыклар дәвам итәчәк. Русия Иранны беренче чиратта Көнбатыш белән сатулашулар өчен файдаланып килсә дә, ахыр чиктә ул Тәһранның атом коралына ия булуын теләми”, - ди Гольц.
XS
SM
MD
LG