Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан сайлауга әзерләнә


Казан урамы
Казан урамы

4 декабрьдәге Дума сайлауларына 4 атнадан да азрак вакыт калып барганда фиркаләрнең Татарстандагы бүлекләре сайлауалды чараларын уздыра башлады. Фиркаләр өчен республиканың рәсми радио һәм телевидение ишекләре дә ачылды – аларга бушлай эфир вакыты бүлеп бирелде. Тик Татарстанда ике дәүләт теле булуга карамастан, сәяси фирка вәкилләре әле русча гына чыгыш ясый.


Башка төбәкләрдә ничектер, әмма Татарстанда Дума сайлауларына хәзерлек соңгы вакытларда көннән-көн кыза бара. Сәяси фиркаләр хәзер инде туры эфирда массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка үз вәгъдәләрен җиткерә башлады.

Алдан уздырылган жирәбә нәтиҗәсендә 7 ноябрь көнне “Татарстан-Яңа Гасыр”, “Татарстан” радиолары аша “Яблоко” һәм “Гадел Русия” партияләре вәкилләре чыгыш ясаса, 8-10 ноябрьдә инде үз чиратлары белән “Правое дело”, “Бердәм Русия”, “ЛДПР”, “КПРФ” “Русия патриотлары” да сүз алды.

Сәяси фиркаләрнең радио һәм телевидениедәге чыгышлары 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әмма бу чыгышлар ни сәбәптәндер әлегә рус телендә генә бара.

Коммунистлар Камалдан башлады

Партияләрнең сайлау алды эшчәнлекләре, әлбәттә, мәгълүмат чараларына гына бәйләнмәгән. Әйтик, 7 ноябрь көнне Татарстан коммунистлары урам җыены үткәрде. Камал театры янында узган митингта Татарстанның элеккеге вице-президенты Василий Лихачев чыгыш ясады. Ул, мәгълүм булганча, бу сайлауда Коммунистлар партиясе сафларында катнаша.

Шуны да әйтергә кирәк, моннан алдагы Дума сайлауларында Татарстан коммунистлары Казан сайлау бүлгесендә – 57 мең, Кама аръягында исә 120 мең тавыш алган булганнар.

"Правое дело" Шаляпин һәйкәле янында

Казан урамнарында халык белән очрашуны бары коммунистлар гына түгел, “Правое дело” фиркасе дә тормышка ашырды. Әлеге фирка әгъзалары 5 ноябрьдә Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында митинг уздырды.

Фирканең Думага кандидатлары Марсель Шәмсетдинов һәм Павел Сигал чыгыш ясаган митингка килгән халыкны артык күп, дип әйтеп булмый, нибары иллеләп чамасында кеше килгән иде.

Партияләр белән беррәттән үзәк сайлау комиссиясенең Татарстан бүлеге дә үз хәзерлеген арттыра бара. Быелгы сайлауларда кайбер авыл һәм районнарда электрон җиһазларны сынап караячаклар. Тик менә бу җиһазларның шәһәрләрдәге сайлау участокларына урнаштырылмавы халыкта шик уята.

Татарча үгетләү булырмы?

Халык дигәннән, сәяси фиркаләр халык тавышларын үз якларына авыштырыр өчен нинди генә җыеннар уздырмасын, күп кенә кешеләр аларның вәгъдәләренә барыбер ышанып бетми.

Радио-телевидениедә дебатлар, чыгышлар башланды, караганыгыз, тыңлаганыгыз бармы, дигән сорауга Казанлыларның күпчелеге бу чыгышларга игътибар итмәүләрен белдерә.

Фирка вәкилләренең үз чыгышларын рус телендә алып барулары да татар телле тыңлаучылар игътибарын киметә, дип белдерелә. Моңа мисал итеп, “КПРФ” һәм “Правое дело” фиркаләре вәкилләренең “Татарстан-Яңа гасыр” радиосындагы чыгышларын күрсәтергә була.

Ә менә Казан кешесе Зөфәр Зәйнуллин, ни генә булуга карамастан, сайлаулар белән халык кызыксынырга тиеш, дип саный. Һәр сайлаучы кайсы фиркагә тавыш бирәсен яхшылап уйласын иде, ди ул.

"Бу илдә торгач, бу илнең хәлләре мине кызыксындырмый, мин читтә калыйм, дип уйларга ярамый. Болай дип уйлаучыларны ваемсыз, мәгънәсез кеше дип әйтер идем.

Бу бит безнең, балаларның, оныкларның киләчәге. Без илдә тынычлык булсын дип тырышабыз. Әмма сайлауларга үз фикерең белән барырга кирәк", ди Зәйнуллин.

"Сәяси фиркаләрнең Татарстандагы бүлекләре вәкилләре сайлау алды чыгышларын татарча сөйләмәүләре йөрәкне әрнетә. Безнең бит үз конституциябез бар. Ә конституциядә рус һәм татар телләренең дәүләт телләре булуы язылган.

Менә мин сайлауга гел Энергетиклар урамындагы сайлау үзәгенә йөрим. Шунда килгәч, татар телендә дә рус телендә дә бюллетень бирелергә тиеш булса да, миңа рус телендәгесен генә тапшыралар.

Мин һәрвакыт татар телендәгесен дә бирегез дип, үзем сорап алам. Ник русча белмисеңмени дип сорыйлар. Беләм, әлбәттә, дим, әмма татарчасын да бирергә тиешсез, дим. Булганны да бирмиләр, бу бит сайлаучыны кимсетү", дип белдерде Казанлы Зөфәр Зәйнуллин Дума сайлауларына хәзерлек уңаеннан.
XS
SM
MD
LG