Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стив Возняк: IT өчен акчадан бигрәк мәктәп кирәк


Возняк Ереван университеты студентлары белән очрашуда автографлар тарата
Возняк Ереван университеты студентлары белән очрашуда автографлар тарата

Appleга нигез салган Возняк IT технологияләрне үстерү өчен сәләтле яшьләргә игътибарны арттырырга чакыра.

Apple компьютер ширкәтенә нигез салучы Стив Джобсның үлеме октябрь аенда бар дөньяны яңгыратты. Әмма аның белән бергә Aplleны оештыруда катнашкан икенче бер кеше Стив Возняк игътибардан читтәрәк калды. Бу көннәрдә Әрмәнстан башкаласы Ереванда сәфәрдә булган Возняктан Азатлык радиосының әрмән редакциясе IT технологияләрне үстерү өчен нишләргә кирәклеге турында сорашты.

Чыннан да, 1970-нче елларда компьютер инкыйлабын башлап җибәргән Apple 1 һәм Aplle 2-не чыгаруда Воднякның өлеше зур булуы мәгълүм.

Возняк Appleда 12 ел эшләгәннән соң аннан 1987 елда китә. Шуннан соң ул күренекле филантропка әверелә, беренче програмлаштырылучы универсаль читтән идарә итү җиһазы чыгара, беренче чыбыксыз GPSны булдырырга ярдәм итә һәм тагын берничә технологик башлангычка этәргеч бирә. Хәзер ул Fusion-io исемле мәгълүмат саклау һәм сервер ширкәтенең баш галиме.

Возняк пәнҗешәмбе ике көнгә Әрмәнстан башкаласы Ереванга килде. Биредә аңа әрмән президенты Серж Саркисян кешечелеккә гадәттән тыш зур өлеш керткәне өчен махсус дәүләт бүләген дә тапшырды.

Азатлык радиосының әрмән редакциясе Возняктан илдә стратегик максатларның берсе итеп билгеләнгән информация технологияләрен үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәк дип сорады. Возняк исә моның өчен акча түгел, ә мәктәпләрдә укучы балаларны иҗадый эшчәнлеккә рухландырырга кирәк диде. Ул шулай ук, кызганыч ки, мәктәпләрдәге гадәти ысуллар иҗатка рухландыру өчен әллә ни яхшы түгел дип тә өстәде.

Стив Возняк
Стив Возняк
“Без тулы бер сыйныфка бер үк атнада, бер үк көннәрдә бер үк нәрсәне өйрәтәбез. Ничек кенә тырышма, әгәр мондый формуладан котылмасак, хәлләр әллә ни үзгәрмәячәк”, - ди Возняк.

Шул ук вакытта Возняк студентларны, бигрәк тә техник университетларда укучыларны мәгълүмат технологияләре, IT белән бәйле һөнәр сайларга этәрү дә тәрәккыятка ярдәм итәчәк дигән фикердә.

Возняк әйтүенчә, укуны тәмамлаган яшь инженерлар һәм галимнәр өчен иң яхшы урын Калифорния штатындагы заманча технология ширкәтләре булыр иде. Ул шулай ук күп кенә уку йортларының IT ширкәтләр белән хезмәттәшлек итүенә, университет тәмамлаучыларның инде бу сәнәгать белән бәйле булуына да ишарәләде.

“Университетларда яшьләр күп булса, җирле ширкәтләр ул уку йортларына күп итеп җиһазлар бирсә, һәм студентлар иркенләп утырып шул җиһазлар белән үзләренә кирәкле әйберләрне ясасалар, ул да яхшы булыр иде”, - ди Возняк.

Ул шулай ук ширкәтләр үз хезмәткәрләрен инновацияләргә этәрергә, аларга эштә хәтта керем максатында булмаган үз проектлары белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирергә кирәк дигән фикердә. Кем дә булса барыбер берәр кызыклы, искиткеч нәрсәне ачачак һәм ахыр чиктә ул ширкәт бу ачыштан табыш күрәчәк, ди Возняк.

Ширкәтләр Appleга нигез салучыларның берсе Стив Джобс кебек Университетта укудан төшеп калган, әмма бик сәләтле һәм зирәк акыллы яшьләргә дипломнары булмаган өчен генә ишекне япмаска тиеш. Еш кына нәкъ шундый иҗади фикерләүче, гадәти булмаган кешеләр чын инноваторлар булып чыга дигән фикердә ул.

Яшьләрне дипломнары булу-булмауга карап кына чикләмәгез. Ширкәтләрнең һәртөрле дипломнар, таныклыклар таләп итүе бик үк яхшы нәрсә түгел.

Үзләренчә фикерләүче, яхшы, яңа идеяләргә ия яшьләргә, чын инноваторларга ярдәм итәргә кирәк, ди Возняк.

Аның әйтүенчә, хәзер чит илләрдән IT инвестицияләр һәм IT ширкәтләр җәлеп итү шактый авыр нәрcә, чөнки күп кенә Якын Көнчыгыш илләре дә шуның өчен көрәшә. Возняк шундый илләрнең берсе буларак Катарны атый. Катар үзенең байлыкларын иң яхшы шундый ширкәтләрне үзенә тарту, Америка университетларына үтеп керү өчен куллана. Бу исә инвестицияләр җәлеп итүгә зур өлеш кертә.
XS
SM
MD
LG