Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дөньядагы иң зур Коръәнне күреп булачак


Дөньядагы иң зур Коръән Казанда булачак
Дөньядагы иң зур Коръән Казанда булачак
17 ноябрьдә Татарстан башкаласындагы Кол Шәриф мәчетендә, дөньядагы иң зур Коръәнне республика президентына тапшыру чарасы үтәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте.

Изге китапны Италиянең “Реверра ЛТД” ширкәте эшләгән. Коръәннең зурлыгы - 150 сантиметрга, 200 сантиметр. Ул 632 биттән тора, авырлыгы 800 килограмм.

Изге Коръән Кол Шәриф мәчетенең беренче катында урнаштырылачак. 2012 елның июнендә әлеге Коръәнне Болгарга күчерәчәкләр.
XS
SM
MD
LG