Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатих Сибагатуллин: "Миңнеханов Стив Джобска охшаган"


Фатих Сибагатуллин
Фатих Сибагатуллин

Якты тормышка өндәгәнче, һәр кеше бер генә шырпы сызса да, яктылык күбрәк була, дип саный Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Фатих Сибагатуллин. Барысы да үзебездән тора, дип белдерә ул.


4 декабрьдәге Дума сайлауларына санаулы көннәр калып барганда, “Азатлык” студиясендә Дума депутатлыгына намзәт Фатих Сибагатуллин кунак булды.

Фатих әфәнде, сезне халык Татарстан авыл хуҗалыгы министры буларак та, Норлат районы башлыгы буларак та, Русия Дәүләт Думасы депутаты буларак та белә. Инде менә икенче тапкыр Дума депутатлыгына намзәт булдыгыз.

Моннан алдагы чакырылышта Татарстаннан сайланган Дума депутаты буларак конкрет нинди эшләр башкардыгыз, шулар белән таныштырудан башлыйк әле әңгәмәне.


– Башта Дәүләт Думасында кайбер реформалар барганын әйтеп китәсем килә. Элек табигый ресурслар һәм экология комитетлары бар иде. Хәзер аларны берләштерделәр. Мин әлеге комитетның нефть-газ-битум бүлекчәсендә эшләдем.

Безнең комитет табигый ресурслар комитеты булгач, миңа урман хуҗалыгы белән тыгыз эшләргә туры килде. Әле менә Финляндиядән агач орлыкларын эшкәртү комплексы кайтырга тиеш. Мин аны Саба урман хуҗалыгына кайтарту эшен җайладым.

Аннан соң безнең комитет балык хуҗалыгы белән дә шөгыльләнә. Мин менә балыкчылык темасында кайсы урыннарны регионнар түләүле итәчәк, кайсыларын бушлай итәсен регионнар үзләре хәл итсен, дигән тәкъдим керткән идем. Бу хакта сөйләшүләр бара.

Сез табигый ресурслар комитетында эшлим, дип әйттегез. Татарстанда табылган табигый байлыклардан алынучы салымнарның күпчелек өлешенең Мәскәүгә китүенә карата сез нинди фикердә торасыз?

– Мин, күптәнге җитәкче кеше буларак, шуны әйтә алам: элек елына 103 миллион тонна нефть табыла иде Татарстанда. Ә хәзер республикада 25 миллион тонна кара алтын табыла.

Ул вакытта кибеттә нәрсә бар иде? Хәзерге вакыт белән үзегез чагыштырып карагыз әле. Нинди генә боз сарайлары, йөзү бассейннары, мәктәпләр һәм башка нинди генә объектлар төзелмәде. Алар барысы да хәзер табылган нефть акчасына бит. Китеп бара дип кычкырып була, ә кайтканын нигә исәпләмибез без аның?

Нефть кебек матди мәнфәгатьләр белән бергә халыкның рухи мәнфәгатьләре дә бар. Әйтик, 309 санлы мәгариф канунына карата сез нинди фикердә торасыз?

– Беренчедән, бу канун – 5тә түгел 4 чакырылышта кабул ителгән канун. Бу беренчедән. Икенчедән, Русия түрәләре бу мәсьәләне үзебездә хәл итәргә калдырдылар. Бу әллә кемнән түгел, үзебездән тора.

Әти-әниләрнең үзләренең татарча укытасы килми. Хикмәт канунда түгел бит. Гомере буена татар мәктәбе булган Балтачтагы мәктәпнең урысчага күчерелүенә кем гаепле?

Татар теленә өйрәтү беренче чиратта гаиләдә башкарылырга тиеш. Гаиләдә ата-ана белер-белмәс урысча сөйләшеп йөри икән, ул баланы татарчага мәктәп кенә өйрәтеп җиткерә алмый.

Татарча сөйләшү өчен татарча китап укый белергә тиеш бала. Аннан соң анда моң булырга тиеш. Мин моны үз гаиләмнән чыгып әйтә алам. Улым урыс мәктәбендә укыса да, татарча да бик яхшы белә. Гармунда рәхәтләнеп 20дән артык борынгы татар көен дә уйный ала.

Мәктәп татарча булса, бала татарча белә дип, мәктәпкә генә салынырга ярамый. Ярар канунны юкка чыгарабыз ди, иртәгесе көнне үк мәктәпләрдә бар бала да татарча укый башлаячакмы соң? Юк. Тәрбия бишектән үк татарча булырга тиеш.

Ә менә президент атамасына карата сез нинди карашта?

– Монда да барысы үзебездән тора. Безгә әллә кайчан чит исем булган президент атамасын үзгәртеп куярга кирәк иде. Илбашы дигән татар сүзе бар. Бу мәсьәләдә чеченнар тәкъдим ясады.

Алар теләсә нишләсен. Безгә аларга иярергә түгел. Безнең үз фикеребез бар. Алар – татарлар белән чагыштырганда, зур елгада бер тамчы кебек кенә.

Президент атамасыннан ваз кичү, ул начар мени? Хәзер өй саен бер президент бар. Төрле ширкәт, федерация президентлары бар. Президент илдә берәү генә булырга тиеш, минемчә.

Сез республикада газетларының берсенә биргән әңгәмәгездә Рөстәм Миңнехановны Стив Джобска охшаткансыз...

– Русиядә информацион технологияләрдә Стив кебек эшләгән, Миңнеханов кебек эшләгән башка кеше юк әле. Миңнеханов бу өлкәдә үзе дә белә, үзе белгәннәрне халыкка да җиткерә. Аның докторлык диссертациясе дә информацион технологияләр буенча бит әле. Заманында бу турыда уйлаучы да юк иде. Маркетинг сүзе дә кыргый булып яңгырый иде.

Рөстәм Миңнеханов дигәннән, ул башка төбәк-республика җитәкчеләреннән аермалы буларак, хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе булудан бераз читтәрәк кала кебек күренә. Бу эшне парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли...

– Хәзер эшләсәң бар кешегә дә эш җитә. 4 декабрь сайлауларына кандидатлар исемлегендә ул беренче исем булып тора. Аннан соң Миңнеханов барлык хакимият тә миндә генә булсын әле дип, эшне тартып алмый. Бу эшне бергәләп башкарырга Фәрит Мөхәммәтшинга да ышана. Алар бу эшне күмәкләшеп тарталар. Бу исә уңыш та китерә. Без башка регионнардан күпкә алда барабыз.

Ә ни өчен Татарстанның “Бердәм Русия” фиркасеннән 14-15 депутат сайлана? 3-4 танылган фамилияле депутатның Думага баруы җитмиме?

– Бүгенге көндә Думада 32 комитет бар. Мәсьәләләр комитетларда хәл ителә бит. Безгә Татарстанның барлыгын белдерү, Думада үз сүзебезне үткәрер өчен депутатларыбызның күп булуы кирәк. Без күпме күбрәк, Татарстанга шуның кадәр әйбәтрәк.

Сезнең фикерегезчә, “Бердәм Русия” фиркасе Татарстанда ничә процент тавыш алыр икән?

– Минемчә, 83% тавыш булырга тиеш.

Ни өчен 83%?

– Безнең бүгенге көндә башка партиябез юк. Әйтик, 20 елдан бирле КПРФ берни дә эшләмәде. Жириновский исә бөтенләй кеше котыртып кына яши. “Русия руслар өчен”, дип.

Ә “Гадел Русия”, “Яблоко”, “Правое дело” партияләре?

– Алардан юк та юк инде. Алар тарихта калды. Безгә хәтта “Бердәм Русия” партиясен 90% сайларга кирәк. Мәскәү ул ерак. Безгә һәр кешегә үз эшен башкаруы кирәк. Безгә бөтенебезгә бердәм булып, Татарстанны уңай яктан гына күрсәтергә кирәк.

83 регион арасында Татарстан – үрнәк республика. Безгә үз авторитетыбызны төшермәскә кирәк. Халыкка файда китерә торган бүтән партия юк әле. Бөтенесе дөньяда якты тормыш булсын, дип чакыралар. Якты тормышка өндәгәнче, һәр кеше бер генә шырпы сызса да, караңгылык яктырып китәр иде.
XS
SM
MD
LG