Accessibility links

Катарда дөньяның иң эре газ җитештерүчеләре җыелды


Бүген Катарда дөньяның иң эре табигый газ җитештерүчеләре саммиты үтә.

Югары дәрәҗәдәге җыенда 12 ил катнаша, алар арасында Алжир, Венесуэлла, Мисыр, Иран, Либия һәм Русия дә бар. Шулай ук күзәтүчеләр буларак Казакъстан, Норвегия, Нидерланд чакырылган.

Җыенның төп темасы – газ сәүдәсендә бәя сәясәте. Дөньядагы барлык газ ятмаларының 70-ләп проценты әлеге саммитта катнашучы илләргә туры килә.

XS
SM
MD
LG