Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан халкының Русиягә мөнәсәбәте үзгәрә


Русия чартер ширкәтенең Таҗикстанда тоткарланган очкычы.
Русия чартер ширкәтенең Таҗикстанда тоткарланган очкычы.

Мәскәү таҗик мигрантларына карата каты чаралар күрергә тотынгач, Таҗикстан ватандашларының Русиягә мөнәсәбәте үзгәрә башлады. Пилотлар өчен Русиянең гади халыктан үч алуы аларны аптырашта калдырган.

Сишәмбе көнне Таҗикстанның Хатлон өлкәсе прокуратурасы Русия чартер һава ширкәте очучыларына җәзаны йомшартуны сорады. Прокуратура фикеренчә, Таҗикстанның стратегик партнеры ватандашларын сигез ел ярымга төрмәгә ябу кирәгеннән артык кырыс җәза булып тора. Әмма шул ук вакытта Таҗикстан Rolkan Investmens Ltd һава ширкәтенең башлыгы Сергей Полуяновны тоткарлау соравы белән рәсми рәвештә Русиягә мөрәҗәгать итте.

Очучыларга мөнәсәбәттә Мәскәү һәм Дүшәнбе арасында катлауланган вазгыять чишелешенең җеп очы әлегә күренми. "Түрәләр нинди генә белдерүләр ясамасын, таякның иң юан башы Таҗикстан халкы җилкәсенә төште инде", дип белдерде Дүшәнбедә яшәүче “Deutsche Welle” хәбәрчесе Галим Фәсхетдинов.

Фәсхетдиновның җәмәгате рус милләтеннән, алар әлегә кадәр бер-берсен аңлап көн иткәннәр. "Мондый катнаш гаиләләр Таҗикстанда бик күп булмаса да, бар", ди ул. Контрабандада гаепләнеп Русия ширкәтенең ике очучысына төрмә җәзасы бирелгәч, Мәскәү һәм Дүшәнбе төрле юллар белән бер-берсенә басым ясый башлагач, әнә шундый катнаш гаиләдәгеләр дә үз ягын, туган илләрен яклый башлаган. "Бу проблем тиз генә чишелмәсә, кайберәүләрнең тормышлары кителергә дә мөмкин", ди ул.

Таҗикстаннар аптырашта

Фәсхетдинов сүзләренчә, бу хәлләргә кадәр Таҗикстан халкы Үзәк Азиядәге башка республикалардан аермалы буларак, Русияне үз иткән.

Галим Фәсхетдинов
Галим Фәсхетдинов
“Әле яңа гына булган халык фикерен сораштырулар вакытында Таҗикстанда яшәүчеләрнең 96 проценты Русиянең ошавы турында әйткән иде. Русия белән якынаюны теләгән иде. Таҗикстан башка республикалар белән чагыштырганда Русиягә бик лояль мөнәсәбәттә иде. Русия җитәкчелегенең менә мондый гамәлләре нык аптырашта калдыра. Мәхкәмә башлангач та Таҗикстанда яшәүчеләрнең бер өлеше әлеге пилотларны кызганган да иде. Хәзер исә Русия ягы мигрантларга карата ассиметрик гамәлләр кылганнан соң, бу кешеләр үз карашларын үзгәртергә мәҗбүр. Бу хәлләр бик кызганыч тәмамланырга мөмкин. Илбашлар килешергә, ниндидер документлар имзаларга мөмкин, әмма халык күңелендәге яра ничек төзәлер соң?” ди Фәсхетдинов.

Фәсхетдинов сүзләренчә, Русиянең әлеге гамәлләре Таҗикстанда тулаем бер халыкны мыскыллау буларак кабул ителә.

Таҗикстан халкы хәзер бу пилотлар төшмәгән һәм бу хөкем карары чыкмаган булсын иде ди. Русия ягының Таҗикстанга һәм мигрантларга карата кылынган чаралары республикага икътисади һәм шулай ук сәяси йогынты да ясаячак”, ди Фәсхетдинов.

Бүген Русиядә миллионнан артык мигрант эшли. Алар елына, гомумән алганда, ике миллиард долларга якын акча күчереп тора. Ул илнең тулаем кеременең 40%-ын тәшкил итә.

Әгәр Русия әлеге мигрантларны илләренә кайтарып җибәрә башласа, нәрсә булачагын күз алдына китерү кыен булмаячак. Миллионнан артык кеше, аларның күбесе ир-атлар, эшсез калачак.

Шул ук вакытта Фәсхетдинов, Таҗикстанда яшәүчеләрдә Русия әлеге проблемда нигә гади халыктан, гади мигрантлардан үч ала соң, дигән сорау туганлыкны да әйтә. Аларның күбесе әлеге очучылар турында бөтенләй ишетмәгән дә. Илдә Таҗикстанга тәэсир итү өчен башка юл сайлау кулайрак булмас иде микән дип уйлаучылар да бар.

Мигрантларны эзәрлекләү көчәя

Русия матбугат чаралары белдерүенчә, менә берничә көн инде Русиядәге таҗик мигрантларын күпләп тоткарлый, аларга эш документларын бирми башлаганнар.

Дүшәмбе көнне Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко, русияләр сәламәтлегенә куркыныч туа дип, Таҗикстан ватандашларын эшкә җәлеп итү вакытлыча тукталып торырга да мөмкин, дип белдерде. Янәсе, алар куркыныч авырулар тарата. Онищенко үз сүзләрен дәлилләр өчен саннар да китерде. Узган ел Русиядән 188 таҗик илләренә кайтарып җибәрелгән, аларның 40-нда ВИЧ, 103-дә туберкулез, калганнарында башка куркыныч авырулар тапканнар.

Русия президенты Дмитрий Медведев та, Азия-Тын океан икътисад форумыннан соң үткән матбугат очрашуында кануни булмаган юл белән эшләүчеләрне һәрдаим илдән сөреп торырга кирәк, дип әйтте.

Русиянең федераль миграция хезмәте һәм хокук саклау оешмалары Мәскәүнең мигрантларга, беренче чиратта таҗикларга, каршы һөҗүме сәясәт белән бәйләнмәгән дип белдерә. Әмма Таҗикстан ягы да, Русиядәге белгечләр дә моңа ышанмый.

"Мәскәүнең мәгънәсезлеген күрсәтә"

Демография, миграция һәм төбәкләр үсеше институтының күзәтүчеләр шурасы рәисе, "Үсеш" хәрәкәте лидеры, күренекле җәмәгать эшлеклесе Юрий Крупнов фикеренчә, Русия ягы таякны кирәгеннән артык бөккән һәм йомшак итеп әйткәндә бик зур ялгыш ясаган.

“Мин үзем шәхсән бөек илебезнең зур оятка калганын күрәм. Кечкенә генә Таҗикстанга шулкадәр вакчыл рәвештә агрессивлык күрсәтүне аңлап булмый. Бу хәл тирәсендә Мәскәүнең шашынуы, Русия хакимиятендәге зур түрәләрнең дә катнашуы – бу Русия абруена зур зыян, беректәш Таҗикстанга турыдан-туры кизәнү һәм Үзәк Азия кебек сизгер төбәктә халыкара проблемнарны чишкәндә безнең мәгънәсезлегебезне күрсәтеп тора”, ди Крупнов.

Аның фикеренчә, Русиянең Таҗикстанга карата шашынуы моннан 20 ел элек Советлар Берлеген таркатуга китергән “мәскәү-русия” милләтчелегенең кикерүенә ошап тора.

Пилотлар белән булган хәл Русиядә дәүләт думасына сайлау кампаниясе башланып киткән вакытка туры килде. “Күпмилләтле Русиядә кайбер фиркаләр ни өчендер милләтчел шигарләрне корал итеп алып Дәүләт думасына килергә омтыла. Соңгы хәлләр төрле милләтләргә карата булган бөтен ачуларын хәзер бары тик аерым бер милләт вәкилләренә таба юнәлтергә сәбәп табылганлыгын күрсәтә”, ди Фәсхетдинов.

Ә нигә американнар куылмады?

Таҗикстанда кайберәүләр пилотлар белән булган хәлне рөхсәтсез халыкара корал сәүдәсендә гаепләнеп АКШ төрмәсенә ябылган Виктор Бут очрагы белән чагыштыра.

“Бездә, ә нигә соң, Русия ягы бер генә американны да илләренә кайтарып җибәрмәде, нигә аларга карата чикләүләр кертмәде, дип сорыйлар. Бут белән булган хәлдән соң озак та үтми кечкенә, бәйле, фәкыйрь Таҗикстан Русиянең кул астына килеп керә. Зур бер державаның бөтен куәте әлеге фәкыйрь республика башына төшә”, ди Фәсхетдинов.

Әлеге вәзгыять тирәсендә аңлап бетермәслек хәлләр күзгә бәрелеп торганны да әйтә ул. Март аенда кулга алынган әлеге ике очучы тикшерү барган вакытта Кургантүбә шәһәрендәге кунакханәдә йорт сагында була. Әлеге шәһәр Дүшәнбедән 110 чакрым ераклыкка урнашкан. Май аенда очучыларга гаепләү белдерелә. Аларның тоткарлануы турында Русия илчелегенә дә хәбәр ителә.

“Әмма алты ай ярымлап вакыт эчендә Русия илчелеге русияле Садовничий һәм Эстония ватандашы Руденконың проблемнарын хәл итү өчен бер нәрсә дә эшләмәде бит”, ди Фәсхетдинов.

Русия илчелеге вәкиле октябрь аенда башланган мәхкәмә утырышларының беренчесендә генә катнаша. Әмма калганнарына килеп караучы да булмый. Русия каналы бу турыда сюжет эшләп дөньяга тараткач кына, әлеге пилотлар язмышы Русия тышкы эшләр министрлыгының исенә төшә. Шуннан соң гына Таҗикстандагы Русия илчелеге вәкилләре мәхкәмә утырышларына килә башлый.

“Дүшәнбедә әлеге хәлгә бик нык гаҗәпләнәләр. Русия бу пилотлар язмышына битараф булмагач, май аеннан башлап октябрьгә кадәр нигә Мәскәү бу эш белән шөгыльләнмәгән дигән сорау туа”, ди Фәсхетдинов.

Русия Үзәк Азиягә йогынтысын югалтырга мөмкин

Бу хәлләргә кадәр Таҗикстан һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләр җай гына барган иде. Дүшәнбедә без Русиягә булдыра алган кадәр яхшылыклар эшләдек бит инде дип уйлаучылар да бар. Ул Русиягә 201-нче хәрби ныгытмасын урнаштырырга урын бирде. Русия шулай ук Таҗикстандагы галәмне күзәтүче “Окно” дип аталган электрон-оптика комплексын да бер тиенсезгә кулланып тора.

“Таҗикстан белән Әфганстанны һәм Үзәк Азия белән Көньяк Азияне аерып торган Пәнҗ елгасы нәрсә соң ул? Ул Русиягә һәм шул ук вакытта Үзәк Азиягә керү капкасы булып та тора. Пәнҗ кулында булганнар бөтен Евразиядәге вазгыятьне үз контролендә тота. Русия белән Таҗикстан арасында мөнәсәбәтләр начараю 201-нче хәрби ныгытманың язмышын да сорау астына куярга һәм Русия төбәктәге сәяси һава торышын билгеләүче барометр ачкычын кулыннан ычкындырырга мөмкин. Моның бит геополитик ягы да бар”, ди Фәсхетдинов.

Аның сүзләренчә, Русия Үзәк Азиядәге вазгыятькә йогынты ясаудан мәхрүм калырга да мөмкин.
XS
SM
MD
LG