Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар рәссамы күргәзмәсе ачылды


Александр Иванов
Александр Иванов

17 ноябрь көнне Уфада Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән танылган татар рәсамы Александр Ивановның шәхси күргәзмәсе ачылды. Башкортстан Милли музеенда эшли башлаган “Җиз өслегендәге әкиятләр” дип аталган экспозициягә автор 34 эшен урнаштырган.


Александр Иванов – үзенчәлекле талант иясе. Рәссам булырга һөнәри белем алмаса да, җиз калайларны чүкеп рәсемнәр ясауда иң югары осталыкка ирешкән ул. Хәрби хезмәттән кайткач, Түбән Кама химия ширкәтенә эшкә урнаша милләттәш. Шунда Георгий Арчуашвили җитәкчелегендәге рәсем сәнгате остаханәсенә йөри башлый. Андагы осталарның җиз калайлар өслегендә матур рәсемнәр эшләве сокландыра яшь егетне.

Александр Иванов эше
Александр Иванов эше
Шул вакытлардан 37 ел инде җизгә чүкеп рәсемнәр ясауга багышлаган ул үз гомерен. Хәзер аның җәмгысе 120дән артык искитмәле матур рәсемнәре тупланган. Аларның күпчелеге татар халык әкиятләренә, Габдулла Тукай әсәрләренә, татарның бөек тарихына багышланган.

“Бу иҗатымны тагын да дәвам итәчәкмен һәм чит илләргә дә күргәзмәләр белән чыгарга ниятлим”, ди Александр Иванов.

Александр Ивановның шәхси күргәзмәсен ачу тантанасына Башкортстан Милли музеена бик күп тамашачылар, шул исәптән Башкорт дәүләт университетының татар теле бүлеге талиплары да килгән иде. Алар кунак рәссамга теләктәшлек белдереп Тукай һәм Дәрдмәнд шигырьләрен укып ишеттерде.

Тантанада Уфадагы “Рамазан” татар милли үзәге рәисе Марат Шәрипов, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары җәмгыяте Гөлҗиһан Яһүдина һәм башкалар чыгыш ясады. Алар һәммәсе дә Александр Ивановның эшләренә югары бәя бирде һәм киләчәктә дә илһамлы иҗат теләде. Рәссамның күргәзмәсе Уфада ике атна дәвамында күрсәтеләчәк.
Александр Иванов эше
Александр Иванов эше
XS
SM
MD
LG