Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорга каршы күнегүләрнең бер өлеше тәмам


17 ноябрьдә Татарстанда террорга каршы күнегүләрнең “Үтеп керү” дип аталган беренче өлеше тәмамланды. Тәртип саклаучылар, әлегә нәтиҗә ясарга иртәрәк, әмма бу күнегүләрнең уңай нәтиҗәләре бар, дип белдерә.


Казанда 7 ноябрьдә башланган террорга каршы күнегүләр барышында башкаланың күп кенә оешмаларына кергәндә паспортлар күрсәтү сорала башлаган иде.

Бу хәл кайбер спорт тамашаларын карарга килеп, үз яннарына паспортларын алмаучылар өчен уңайсызлыклар тудырды. Шулай ук Казан урамнарында мөселманча киенгән кызларның документларын тикшерү кирәк дип, аларның тоткарлану очраклары күзәтелде.

Әлеге күнегүләр өчен Мәскәүдән “Альфа” махсус төркеменең 20 хезмәткәре, Татарстандагы хезмәттәшләрен сынау өчен махсус килгән, дип белдерелде. Рәсмиләр моны Универсиада алдыннан хокук сагында торучыларның сизгерлеген тикшерү ягыннан бик кирәкле күнегүләр, дип бәяләде.

“Антитеррор күнегүләре башка шәһәрләрдә дә оештырыла”

11 көн буе барган күнегүләрнең “Үтеп керү” дигәне өлеше 17 ноябрьдә тәмамланды. Аның нәтиҗәләре белән журналистларны федераль иминлек оешмасында үткән брифингта таныштырдылар.

Милли террорга каршы көрәш комитетының аппарат җитәкчесе урынбасары Евгений Потапов сүзләренә караганда, мондый күнегүләр зур спорт чаралары үтәчәк барлык шәһәрләрдә һәрдаим оештырылып тора.

"Казанда үткәрелүче күнегүләр барлык көч структураларына да бәя бирү ягыннан бик мөһим. Аларның бурычы – террор гамәлен булдырмый калу. Моннан тыш бу күнегүләр эчке эшләр, куркынычсызлык хезмәткәрләре һәм башка органнарның үзара хезмәттәшлеген тикшерү ягыннан да бер тәҗрибә буларак бәяләнә", дип белдерде ул.

Ике мең хезмәткәр “террорчы” эзли

Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров сүзләренә караганда, Мәскәүдән килгән “ялган” террорчыларны тоту эшендә 2 мең Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре көч куйган. Бу эшчәнлеккә бәя бирү әлегә иртәрәк дип тапсам да, гомумән алганда, мин үз хезмәткәрләремнең эшеннән канәгать, дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, республика халкы бу күнегүләргә уңай карап кына калмады, үзләре дә тәртип сагында торучыларга ярдәм итте. Эчке эшләр министрлыгының кайнар элемтә телефон номерына һәр көнне 300дән алып 500гә кадәр кеше шалтыраткан.

Шалтыратучылар шикле кешеләр, хуҗасыз әйберләр, ташлап калдырылган машиналар турында белдерде, ди министр.

"Безне саклап калырлар дип ышанабыз"

Бу күнегүләр чынлыкта, халыкта төрле фикер уятты. Башкала урамнарында уздырылган сораштыру барышында казаннарның кайберсе җавап бирүдән баш тартса, берәүләр бу безнең иминлегебез өчен файдалы, икенчеләре бу күнегүләр авырлыклар тудырды, диде.

- Метро белән йөргәндә пакетларны тикшерделәр, сумкаларны карадылар. Ләкин кыенлыкларга очрамадым. Башкалардан транспортның озак йөрүе турында, юлларда ниндидер кыенлыклар булуы турында ишеттем.

- Бу кирәкле чара, әлбәттә. Тик шунысы начар, бу чара беткәч, тәртип саклаучылар тагын да йоклап утырыр инде. Алар һәрвакыт сакта торырга тиешләр.

- Бернинди авырлык тумады. Күбесенчә, документ тикшерү мәсьәләләре каралды. Бу чара тәртип саклау хезмәтләренең яхшырак юнәлештә эшләвен, шулай ук дәүләтнең халыкка битараф булмавын күрсәтте.

- Документ сорап йөрү, нинди яхшы хәл булсын инде. Документ бит маңгайда түгел, кесәдә. Хәзер кыш, салкын. Әлбәттә, кыен.

- Дустымны икенче шәһәргә озатырга дип үзәк автовокзалга кергәндә мине тикшерделәр. Әмма миңа кыен булмады. Андый тикшерү чаралары кирәк.

- Мин Чабаксар шәһәрендә яшим. Казанда террорга каршы чаралар үткәрелгәндә, Чабаксарда да андый чаралар үткәрелде. Транспорт йөртүчеләрнең паспортлары тикшерелде.

- Шикле документларга мәгълүмат хәтта Мәскәүдән соралды. Кайбер кешеләрне районның эчке эшләр идарәсендә тикшерделәр. 2013 елда Казанда яхшы шартларда Универсиаданы үткәрү өчен, чираттагы тикшерүләрне еш үткәрергә кирәк.

- Террор – бик начар нәрсә. Әмма безне полиция саклый дип, без ышанабыз. Мин Көнбатыш Африка иленнән килгән студент. Документларны тикшерсәләр дә, кыенлык тоймыйбыз. Милләтем – бенин, татарча “Мин – татар” дип кенә әйтә беләм. Рәхмәт.

- Яшел Үзән шәһәреннән килгәндә, көн саен 10-16 ноябрьгә кадәр автобусны туктатып, сумканы карадылар, паспортны тикшерделәр.

- Бу чараны тәртип саклаучыларның безнең турыда кайгыртулары дип саныйм. Шуның өчен миңа авыр булмады. Миңа куркыныч янаганда, алар мине саклап калырлар дип ышанам.

- Мин Индиядән килдем. Исемем – Пармут. Мин студент. Казанда террорга каршы чаралар үткәрү бик яхшы, дип уйлыйм. Казанга Индиядән 2 мең студент килгән.

- Бик авыр да булмады, бик җиңел дә булмады. Метрода бик каты карадылар инде. Сумкаларны да, документларны да карадылар. Документ булмаса, ярты сәгатькә тоткарлап та тордылар, тикшерәбез дип. Вакытны алдылар инде. Әмма тикшерү начар түгел, дип белдерә Казанлылар.

Шуны да әйтергә кирәк, бу күнегүләрнең әле беренче өлеше генә тәмамланды. Террорга каршы көрәш максатыннан уздырылучы күнегүләрнең чираттагылары 19 ноябрьдә – “Тоткарлау”, ә 20 ноябрьдә исә “Азат итү” дигән исем астында узачак.
XS
SM
MD
LG