Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара атом идарәсе Иранга бәйле резолюция кабул итәргә җыена


Венада Халыкара атом энергиясе идарәсе (МАГАТЭ) шурасы Иранның атом төш коралына ия булу мәсьәләсенә карата резолюция кабул итәргә җыена. МАГАТЭ-ны әлеге хәл буенча төгәл мәгълүмат булмау нык борчый.

БМО Иминлек шурасының биш даими әгъзасы һәм Германия Иран мәсьәләсенә бәйле проектның эчтәлеген раслый. Җомга ул документка тавыш бирү була. Анда МАГАТЭ белән Иран диалогта булырга тиеш дигән мәгънә салына.

Шул ук вакытта, Кытай белән Русия Иранның атом төш коралын булдырырга теләвен танымый. Пекин белән Мәскәү МАГАТЭ башлыгы Юкия Амано бик тирәнгә керә ди.
XS
SM
MD
LG