Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Тукайга багышланган конференция узды


Тукайга багышланган конференциядә катнашучылар
Тукайга багышланган конференциядә катнашучылар

18 ноябрь көнне Истанбулда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Чараны IRCICA оешмасы һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы оештырды.


IRCICA Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен тикшеренү үзәге һәм Татарстан мәдәният министрлыгы уздырган әлеге конференция TURKSOY халыкара төрки мәдәният оешмасы игълан иткән Тукай елының чираттагы чарасы булды.

Җыенда Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, IRCICA җитәкчесе Халит Әрән, Истанбулның Фатиһ районы башлыгы Мостафа Дәмир, Төркиядәге Татарстан вәкиллеге, милли хәрәкәт әгъзалары, Русия илчелеге вәкилләре катнашты.

Сулдан уңга: Айрат Сибагатуллин, Халит Әрән, Римма Ратникова
Сулдан уңга: Айрат Сибагатуллин, Халит Әрән, Римма Ратникова


Конференция солтанат заманыннан калган һәм Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев тә булып киткән затлы Йылдыз сараенда узды.

“Бу чара Тукайны 57 илдә танытачак”

Чараның ачылыш өлешендә чыгыш ясаган IRCICA җитәкчесе Халит Әрән, оешма татар халкын, телен, әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә әүзем эшчәнлек алып бара һәм моның өчен татар галимнәре белән хезмәттәшлек итә, диде. “Без сезнең фәнни институтлардагы тикшеренүләрне күзәтеп барабыз”, – диде Әрән һәм IRCICAның Русия һәм аеруча Татарстан белән ун елдан артык хезмәттәшлек итүен искә алды.

Тукайга багышланган конференциядә катнашучылар
Тукайга багышланган конференциядә катнашучылар


“Бу конференциянең IRCICAда узуы Габудулла Тукайны оешмабызга кергән барлык 57 илдә танытырга ярдәм итәр, чөнки монда ясалган чыгышлар безнең журналларда басылачак», – диде IRCICA җитәкчесе. Әрән шулай ук Тукай исеменең татар гына түгел, бөтен төрки мәдәниятенә символик исем булуын җиткерде. “Габудулла Тукай – мәдәният тарихында үрнәк шәхес булып тора”, диде Әрән һәм үз чыгышын татар шагыйренең шигыре белән тәмамлады.

Быел Тукай, киләсе елга Катанов

TURKSOY вәкиле Фырат Пурташ оешманың җитәкчесе Дүсән Касәиновның сәламнәрен җиткерде һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы белән IRCICAга әлеге конференцияне оештыру өчен рәхмәтен белдерде. Пурташ белдергәнчә, Габдулла Тукайга багышланган фәнни конференция шулай ук 23 декабрьдә Әнкарада узачак. Оешма вәкиле TURKSOYның быел Тукай еллыгын уздыруын искә алып, киләсе елда да танылган хакас тюркологы Николай Катанов еллыгы игълан ителәчәген белдерде.

Римма Ратниковага IRCICA бүләге тапшырыла
Римма Ратниковага IRCICA бүләге тапшырыла


Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова конференциядә катнашучыларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде. “Быел Мәскәүдә, Әнкарада Тукай һәйкәлләре ачылды. Истанбулда мэрия ярдәме белән Тукай паркы ачылды. Шагыйребезне олылау өчен без төрки җәмәгатьчелеккә рәхмәтлебез. IRCICA белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бөек татар шәхесләрен дөнья күбрәк белә башлады”, - диде Ратникова.

Айрат Сибагатуллин IRCICA җитәкчесе Халит Әрәнгә бүләк тапшыра
Айрат Сибагатуллин IRCICA җитәкчесе Халит Әрәнгә бүләк тапшыра


Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин быел Тукайга Русия күләмендә дә зур әһәмият бирелгәнен җиткерде. “Монда безнең белән бергә Русия илчелеге, Истанбулдагы баш консуллык вәкилләре дә бар”, – ди министр. Аның сүзләренчә, Тукай төрки әдәбият өчен бай мирас калдырды, халыкларның рухи яктан якынлашуына ярдәм итте. “Бу конференция әдибебезгә булган халыкара кызыксынучанлык уянуга дәлил булып тора”, – дип, Айрат Сибагатуллин татар мәдәниятен танытуга өлеш керткән Төркия эшлеклеләренә, TURKSOY вәкилләренә, мэрия хезмәткәрләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

“Татарларның кунакчыллыгы шаккатырды”

Конференциядә чыгыш ясаган Истанбулның Фатиһ районы башлыгы Мостафа Дәмир, Төркиягә Тукай кебек данлыклы шагыйрьләрне таныткан өчен TURKSOYга рәхмәтен белдерде. “Татарстан безнең өчен, Фатиһ районы өчен аеруча әһәмиятле, узган җәйдә без Султан Әхмәт паркында Сабан туе оештырдык”, – диде Мостафа Дәмир.

Айрат Сибагатуллин Мостафа Дәмиргә бүләк тапшыра
Айрат Сибагатуллин Мостафа Дәмиргә бүләк тапшыра


Быелгы Казанда халыкара мөселман кинофестивалендә катнашуын искә алган Дәмир татарларның кунакчыллыгыннан шаккатуын билгеләп узды. “Казанда булмаган кеше бар икән – барып кайтсын, татар кардәшләребезнең кунакчыллыгы белән танышсын”, – ди Фатиһ районы башлыгы.

Татарстанга 6036 битлек Гаяз Исхакый архивы

«Гаяз Таһир Төркестан Идел-Урал» вакыфы башлыгы Түләй Дуран ТР мәдәният министрына Гаяз Исхакыйның архивларын туплаган 15 диск җыентыгын тапшырды. “6036 битлек архив материалларын җыйган 15 дискны мин бүген Татарстан дәүләтенә бүләк итәм”, - диде Дуран. Әлеге вакыфка Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт нигез салуын әйтеп китү урынлы.

Айрат Сибагатуллинга Гаяз Исхакый архивы тапшырыла
Айрат Сибагатуллинга Гаяз Исхакый архивы тапшырыла


“Уфада Тукайга һәйкәл ачылачак”

“Азатлык” сорауларына җавап биргән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Төркиянең Тукайны олылавы Төркия һәм Татарстан бәйләнешләре үсешенә ярдәм итә. “Киләчәктә бүтән бөек татар әдипләрен таныту буенча да эш алып барылачак”, – диде министр. Сибагатуллин шулай ук Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачагын хәбәр итте. “Бу безнең өчен бик әһәмиятле”, – диде ул.

Конференциянең фәнни өлешендә исә Татарстан һәм Төркия галимнәре “Тукай иҗатындагы дини Коръән мотивлары”, “Тукай һәм Төркия”, “Тукай әдәбиятында Япония һәм японнар”, “Тукай әсәрләренең басылу тарихы” кебек темаларга чыгышлар ясады.
XS
SM
MD
LG