Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Коръәне Болгарга ничек озатылыр?


17 ноябрь көнне Кол Шәриф мәчетендә дөньядагы иң зур басма Коръән тәкъдим ителде
17 ноябрь көнне Кол Шәриф мәчетендә дөньядагы иң зур басма Коръән тәкъдим ителде

Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов дөньядагы иң зур Коръәнне Шәһри Болгарга кадәр югары күтәреп, күп кеше катнашында аны укып озата барсак, тәре йөрешендәге кебек дәрәҗәсен төшерү булачак, дип әйтә. Галим Нурулла Гариф та әлеге фикер белән килешә.


Дөньядагы иң зур Коръән Татарстан башкаласындагы Кол Шәриф мәчетендә язга кадәр торачак. Аннан соң ул май аенда Шәһри Болгардагы әлеге китап өчен махсус ясалган урынга күчереләчәк. Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов Коръәнне күчерү мәрәсиме, ягъни аны Болгарга алып бару ничек булачагы әлегә тәгаенләнмәгән дип әйтә.

“Шәһри Болгар комплексында Коръән музее булачак. Анда махсус урын билгеләнеп, ул шунда урнаштырылачак дигән фикер бар. Ул Шәһри Болгар шәһәрендә лаеклы бер урын алыр дип өметләнәбез”, ди Рамил хәзрәт.

Азатлык сәхифәсендә әлеге Коръәнне Кол Шәриф мәчетенә урнаштыруга багышланган язма дөнья күргән иде. Шуннан соң радиобызны тыңлаучы Исмәгыйл Җандари форумга, әлеге Изге китапны Шәһри Болгарга күчерү өчен 99 кеше күтәрерлек махсус сәдия, ягъни носилка ясатып, баш очына күтәреп, берөзлексез иң яхшы Коръән укучылардан аны укытып алып барырга кирәк, дип язып калдырды. Ул шулай ук иң зур Коръәнне һәр ел саен Русиянең берәр Ислам үзәгенә алып барып кайту да, дингә игътибарны арттырачак, дигән фикердә.

Рамил хәзрәт Юныс
Рамил хәзрәт Юныс
Сәяси күзлектән караганда, бу хәл мөселманнарны берләштерүгә китерәчәк дип белдерүчеләр дә бар. Рамил хәзрәт фикеренчә, Коръән ничек кенә эшләнмәсен, әби-бабайларыбыздан калганы - инде укый-укый хәйран дәрәҗәдә бит очлары юкарган булсын, йә булмаса алтын ташлар белән бизәлсен, аның әһәмияте - күтәреп йөртеп табынуда түгел, ә яшәү рәвешенә юл күрсәткән изге китап булуында.

“Христианнарда тәре йөреше бар, ул шуңа ошап китмәс микән? Коръәни-Кәрим бер караганда күтәреп йөри торган әйбер түгел. Ул – укып, ятлап, өйрәнеп аның белән яши торган китап. Аны урам буйлап күтәреп йөри калсак, минемчә, үзенең әһәмиятен югалта кебек. Әгәр без аны укырга, ятларга, аның белән яшәргә өндәсәк, ансы - менә икенче әйбер. Урам буйлап сәдия күтәреп йөрү, минемчә Коръәнгә дәрәҗә түгел, ә киресенчә дәрәҗәсен төшергән кебек тоела. Коръәнне күтәреп йөрү дигән йола юк. Минемчә, алып барып урынына кую мәслихәт булыр.

Коръән – үзенең эчтәлеге һәм мәгънәсе белән могҗиза. Аның могҗизасы шунда булды – пәйгамбәребезгә Коръән иңде. Ул гасырлар буе мөселман өммәтенә вакыйгаларга, сорауларга җавап йөзеннән кыямәт көненә кадәр яши торган китап буларак, фәнни чыганак буларак, бөтен халыкларга да, бөтен төбәкләрдә дә яраклаша ала торган сыгылмалы дини-кагыйдә буларак һәм санап бетергесез хикмәтләре белән могҗиза булды.

Фәнни-гыйльми изгелеген күбрәк пропагандаларга кирәк
Коръәни-Кәримнең мәгънәви могҗизасын аның эчтәлегендә калдырырга кирәк. Менә бу бик мөһим мәсьәлә. Әгәр дә без Коръәнне китап буларак кына изгеләштерәбез икән, ул бер мәсьәлә, ә эчтәлекле, фәнни, хөкемле, канунлы һәм бөтен заманнарга да ярый торган төгәл юл күрсәтүче китап икәнлеген изгеләштерү - монсы икенче мәсьәлә. Икенчесен өстенрәк куярга кирәк, чөнки бүген аның эчтәлеген аңлатып бирүче галимнәр, аны укучы абыйлар, аның тәфсирләрен язучы белгечләр кирәк. Шуңа күрә Коръәни-Кәримнең фәнни-гыйльми изгелеген күбрәк пропагандаларга кирәк”, ди Рамил хәзрәт.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси әйберләренең бер кадәре Истанбулдагы Топ-Капу дип аталган ислам сәнгате комплексында махсус урында саклана. Рамил хәзрәт әйтүенчә, анда өзлексез рәвештә Коръән укып торалар. Дөньяның иң зур Коръәне Шәһри Болгарга китерелгәч, анда да шулай булуын, берөзлексез әлеге Изге китап укылып торса иде дип тели.

Табыну фарызмы?

21 сентябрь көнне Мөхәммәд пәйгамбәрнең 1400 еллык тарихы булган касәсе Лондоннан Грозныйга кайтарылган иде. Ул көнне Чечня башкаласының төп мәчетенә, әлеге касәне күрү һәм аңа баш ию өчен меңнәрчә кеше җыелды. Шулай ук һава аланыннан мәчеткә кадәр касә үтәсе юлның ике ягына да тере дивар ясап кешеләр тезелде.

Шулай ук Русиядә кайбер урыннарда пәйгамбәрнең чәч, йә булмаса сакал бөртеге саклана. Мисал өчен, Төмәндәге төбәкне өйрәнү музей-комплексында да сакал бөртеге бар. Аны Ямбай авылындагы данлыклы мәчетне салдырган Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков хаҗга баргач алып кайткан дип сөйлиләр. Кайберәүләр бу изге әйберләр дип, аларга табынырга тырыша.

“Бу мәсьәләдә игътибарлы булырга кирәк. Пәйгамбәребезнең чәче – ул изге әйбер түгел, ул матди әйбер. Пәйгамбәр башындагы чәч буларак бер деталь. Ә Коръән матдият ягыннан ул – пластмасс, таш һәм кәгазь. Әмма аның мәгънәви ягы өстен булырга тиеш. Коръәннең чын могҗизави хикмәтен балаларга иңдерергә кирәк. Бу нисбәттән караганда, бездә Коръәннең булуы да ул берьяктан дини, чөнки килгән туристлар иң башта “бу нәрсә” дип сорый. Без: “Ул – Коръән”, дип әйтәбез. Хәтта туристларның да фикерләренә, телләренә “Коръән” дигән сүз керә. Без Коръәннең нәрсә булуын аңлатабыз, сөйлибез. Бу яктан ул үзенең бик зур ролен уйный”, ди Рамил хәзрәт.

Коръән – татарда горурлык уята

Тарихчы галим Нурулла Гариф та Коръән белән бик сак булырга кирәк, дип әйтә.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф
“Изге китапның Татарстанда булуы, аны кешеләрнең күрүе, аның белән соклануларын мин уңай бәялим. Ул бит безнең халыкта горурлык уята. Шул ук вакытта ул китапны күтәреп, аны тегеләй итеп, болай итеп йөрү ул бердә килешми. Ул русларның тәре йөрешенә ошап кала. Мин аның дөньяда иң зур булуына, аның Болгарда саклануы, аны кешеләрнең күрергә килүе – ул бит кешенең аңына төрлечә үтеп керергә була. Яхшы сүз белән дә, матурлык белән дә, биеклек белән дә. Ул китапның матур һәм бөек булуы кемгә ничек тәэсир итә бит. Горурлык уятуын хуплыйм. Бу китапны йөртеп ясалмалыклар тудыру – ул кирәкмәс әйбер”, ди Нурулла Гариф.

“Кеше ыргыла гына”

Рамил хәзрәт сүзләренчә, Коръән Кол Шәриф мәчетенә куелгач, аны күрергә килүчеләр нык арткан. Укучылар матур ташларына сокланып тотып карыйсылары килсә, өлкәнрәкләрдә орынып ниндидер сихәт, көч алу теләге дә туган.

Халык шифа алам дип ыргылды
“Китап буларак изгеләштерсәк, кеше аны сыйпый, үбә башлый. Аннан бәрәкәт ала башлый. Инде хәзер үк Кол Шәриф мәчетендә аны саклап тору бик авыр. Кеше ыргыла гына. Хәзер без пыяла каплавыч эшләргә ниятләдек. Кеше аны матди яктан изгеләштереп, шуңа кулы белән орынгач шифасы килә дип уйлый башларга мөмкин. Һәм ул бар да. Мәккәдә Согуд Гарәбстаны патшасы безгә 2009 елда беренче президентыбызга Кәгъбәтулла өстенә ябылган тукыма кисәген бүләк итте. Ул аны Кол Шәриф мәчетенә куйды. Аны куйгач та халык шуны сыйпыйм, шуннан бәрәкәт һәм шифа алам дип ыргылды. Кеше аңа тартылмасын дип аны да пыяла эченә куярга булдык. Шуңа күрә бу мәсьәләдә бик игътибарлы булырга кирәк”, диде Рамил хәзрәт Юнысов.
XS
SM
MD
LG