Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр икенче инкыйлаб алдында тора


Каһирә үзәгендәге Тәхрир мәйданы янында эчке эшләр министрлыгына бара торган урамда бәрелешләр.
Каһирә үзәгендәге Тәхрир мәйданы янында эчке эшләр министрлыгына бара торган урамда бәрелешләр.

Илнең вакытлыча лидеры, маршал Хөсәен Тантави хакимиятне 2012 ел уртасында яңа сайланачак президентка тапшырырга вәгъдә итүгә карамастан, Мисырдагы халык күтәрелешләре дәвам итте.


Чәршәмбедә дә Мисыр башкаласы Каһирәдәге Тәхрир мәйданы тирәсендәге урамнарда демонстрантлар белән хөкүмәтнең иминлек көчләре арасында янә бәрелешләр булды.

Тантавиның әлеге белдерүен үзенә күрә бер сәяси чигенеш дип атарга да була, әмма халык аны кабул итмәде. Башта илнең хәрби җитәкчелеге 2012 ел ахырында, йә булмаса 2013 ел башында президент сайлау булачак дип әйткән иде.

Тантави Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк режимы вакытында ук илнең саклану министры иде. Февраль аенда Мөбәрәк бәреп төшерелгәч ул дәүләт башлыгы вазыйфаларын үти башлады һәм шул ук вакытта саклану министры кәнәфиендә дә калды. Тантави хәзер Мисыр кораллы көчләренең башлыгы булып тора.

Сишәмбе көнне Тантави телевидение аша мөрәҗәгатьтә, президент сайлау җиде ай эчендә булачак, ә парламентка сайлау киләсе атнада башланачак, дип белдерде.

“Парламентка сайлау билгеләнгән вакытта булачак, президентны сайлау 2012 елның июнь аенда үтәчәк. Югары шура җитәкчелегендәге кораллы көчләр хакимияттә калу өчен тырышмый, алар үз мәнфәгатьләрен ил мәнфәгатьләреннән өстен куймый. Кешеләр теләсә, хәрбиләр кичекмичә вазифаларын тапшырып төп эшләренә, халык иминлеген саклауга кайтырга әзер. Бу хәл, вәзгыять таләп иткән очракта, илкүләм референдум аша да булырга мөмкин”, диде Тантави.

Мөхәммәд Хөсәен Тантави
Мөхәммәд Хөсәен Тантави
Тантавиның бу сүзләре яңгыраган вакытта, сишәмбе кичендә Тәхрир мәйданына йөз меңләп кеше җыелган иде.

Аларның күпчелеге маршал белдерүен чираттагы алдау буларак кабул итте. “Хакимияттән кит, кит” дигән шигарьләр дә әйтелде. Халыкның төп таләбе хәрбиләрнең тулысынча идарәдән китүенә ирешү. Протест белдерүчеләр хәзерге җитәкчелекне Мөбәрәк режимындагы кебек үк көч куллануда һәм демократик үзгәрешләр үткәрмәүдә гаепли.

Тәхрир мәйданында протест белдерүчеләр арасында Мөхәммәд әл-Әбд тә бар.

“Монда барсы да хөрмәткә ия кешеләр җыелган. Аларның күпчелеге табиблар һәм инженерлар - мәдәниятле һәм зыялы кешеләр. Монда бандитлар бөтенләй юк. Мин каршылык белдерүчеләр дөреслек юлындамы, әллә дөрес түгелләрме икәнлекне белү өчен Бәһәирдән үк килдем. Иминлек көчләре без яшәгән өйләргә ут төртә дә, аннан без төрткән дип әйтә. Кояш батып таңга кадәр алар ут бомбалары ыргыта, Валлаһи. Минем янымда торган берәүнең күзе чыкты, әмма ул барыбер тагын каршылык белдерергә киләчәген әйтте. Хәрбиләр безгә һөҗүм итеп тора”, ди әл-Әбд.

Тантавиның Югары хәрби шурасы билгеләгән Әссам Шәрәф җитәкчелегендәге хөкүмәт халык күтәрелешләре башлангач, 21 ноябрь көнне, вазифасыннан китү гаризасы язарга мәҗбүр булган иде.

Сишәмбе көнне Тантави телемөрәҗәгатьтә хөкүмәтнең вазифасыннан китү үтенечен кабул иткәнлеге турында белдерде.

“Мин Әссам Шәрәф хөкүмәтен таратуны кабул иттем һәм эшне дәвам итү өчен бар куәтне дә үз кулында тотачак яңа хөкүмәт төзелде. Бу яңа хөкүмәткә кораллы көчләрнең югары шурасы белән берлектә күчеш чорын алып бару мөмкинлеге биреләчәк”, диде Тантави.

Хәрбиләр канаты астындагы Шәрәф хөкүмәте конституциягә үзгәрешләр тәкъдим иткән иде. Әгәр конституциягә ул үзгәрешләр кертелә калса, армия цивил күзәтүдән азат булачак һәм дәүләт иминлегендә хәрбиләргә бик зур вәкаләтләр бирелергә мөмкин.

Табиблар һәм хокук яклаучылар шимбәдән бирле Каһирәдә демонстрантларны көч кулланып куып таратканда кимендә 35 кеше үтерелгән дип белдерә. Хөкүмәттәге түрәләр исә 28 кешенең һәлак булуы турында әйтә.

Каһирә үзәгендәге кыр хастаханәсе
Каһирә үзәгендәге кыр хастаханәсе
Соңгы хәбәрләргә күрә, бүген дә Тәхрир мәйданында демонстрантлар һәм иминлек көчләре бәрелешендә өч кеше һәлак булган. Александриядә бүген кимендә бер кеше үтерелгән, 28 кеше яраланган.

“Әл-Әхрам” газеты хәбәр итүенчә, Танта шәһәрендә каршылык белдерүчеләр иминлек идарәсе бинасын үз кулларына төшерергә тырышканда, полиция күз яшьләндергеч газ аткан һәм тугыз айлык бер бала һәлак булган.

Мисыр хакимиятенең “Әл-Әхбәр” газеты “Икенче инкыйлаб” дигән баш исем белән чыкты. Анда “армия һәм халык арасында мөнәсәбәтләр начарлану – иң куркыныч хәл булырга мөмкин”, дип языла.
XS
SM
MD
LG