Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия мәктәпләрендә татар теленә игътибарны арттырырга тырышалар


Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Удмуртия мәктәпләрендә киң күләмдә татар телен фән буларак укыта башлавына 20 ел тулды. Бу уңайдан милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә эшләүче мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан укытучылар, тәрбиячеләр Ижауга җыелды.


Халыклар Дуслыгы йорты фойесында ук республиканың төрле төбәкләреннән килгән мөгаллимәләр, тәрбиячеләр өчен бәйрәм хисе тудырылган. Ике дистә ел бергә милли эшне алып баручы төрле төбәкләрдән килгән укытучылар өчен әлеге җыен рәсми очрашу гына түгел. Бу күптәнге танышларның очрашуы, фикер алышуы.

Татар сыйныфларын ачуны һәм бакчаларда татар төркемнәрен булдыруны төрле даирә түрәләреннән таләп итеп йөрүче, моның өчен мәктәпләргә кадрлар туплаучы ТИУнең беренче президенты Мәсгут ага Гаратуев шатлыгын яшермәде.

Рәсилә Габдрахманова
Рәсилә Габдрахманова
“Егерме ел элек бергә башлаган милләттәшләремне күрү, үзем тудырган баланың 20 яшен билгеләү – минем өчен зур бәхет”, диде Мәсгут Гаратуев.

Җыен эшен “түгәрәк өстәл” сөйләшүеннән башлады. Аны республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Зоя Суворова ачты. Ул республикада 90нчы елдан 2000нче елларга кадәр мәктәпләрдә татар сыйныфларының елдан-ел күпләп ачылуын җиткерде. Әмма кануннар үзгәрепме, яисә ата-аналарның балаларын милли сыйныфларга яздырырга теләге булмавы сәбәплеме, соңгы елларда татар сыйныфлары саны кимүен билгеләде. Бүген республикада бу юнәлештә тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга өндәде. Киләчәктә милли сыйныфларга балалар туплау, ата-аналар арасында аңлату эшен алып барырга кирәклеген ассызыклап үтте.

Удмуртия ТИҮ рәисе Фнүн Мирзаянов бу юнәлештә эшне җанландырып җибәрергә ышандырды.

Мәрьям Абашева
Мәрьям Абашева
Республиканың милли-мәдәни мохтарияте рәисе Нәзирә Касимова укытучыларны котлап, проблемаларга тукталды. Күп еллар татар сыйныфлары тупланып килгән 55, 10, 12 санлы мәктәпләргә ата-аналар арасында эшне активлаштырырга тәкъдим итте. Татар балаларына милли белем бирүне киң күләмдә дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады. Шул ук вакытта милли оешмалар, мәгариф хезмәткәрләре һәм мәгълүмат чараларының бердәм эшләвен дә билгеләп үтте.

Милли сәясәт министры урынбасары Лариса Буранова милли сыйныфлар булдыру, милли тәрбия бирү эшен башлап җибәрүдә татар оешмасы, аның беренче президенты Мәсгут ага Гаратуевның министрлык хезмәткәрләренә тынгылык бирмичә бу юнәлештә бик актив эшләвен искә алды. Татар милли хәрәкәтенең беренчеләрдән булып үз эшен системалы рәвештә алып баруына басым ясады.

Рәсилә Гатауллина
Рәсилә Гатауллина
“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә татар теле укытучылары укыту һәм тәрбия эшенең нәтиҗәләренә тукталды. Рәсилә Габдрахманова гимназиядәге хәлләр белән таныштырды.

“Мин гимназиядә ана теле укытуым белән горурланам”, диде Рәсилә Габдрахманова.

Гимназиянең беренче чыгарылыш укучылары бүген инде югары уку йортларын тәмамлап, үзләренә белем биргән укытучылары белән бер сафта. Ләйсәния Гатауллина бүген гимназиядә татар телен укыта. Ул гимназиядә беренче еллардан ук гадәткә кергән бәйрәмнәрне, очрашуларны кайтару турында хыяллана.

12 мәктәптә татар сыйныфларына егерме ел элек укучылар туплый башлаган Рәсимә Садыйкова балалар күңелендә милли үзаңны үстерү өчен “укытучыга җитмеш төрле һөнәр иясе булып, аларны башкарырга туры килә, әмма бу зарлану түгел, горурлану”, диде Рәсимә ханым.

Ләйсәния Гатауллина
Ләйсәния Гатауллина
Бәйрәм кичәсе укытучыларны бүләкләү һәм сәнгать осталары чыгышлары белән дәвам итте.

Республика хакимияте тарафыннан, мәктәп директорларының, укытучыларның милли тәрбия һәм белем бирү юнәлешендә эше югары бәяләнде. 20 ел дәвамында уз эшенә тугрылыклы булып калган мөгаллимәләргә Удмуртия хакимияте, Дәүләт шурасының мактау кәгазьләре тапшырылды. Алар арасында Фәридә Кашапова, Рәмзилә Ганиева, Рәсимә Садыйкова. Мәгариф һәм милли сәясәт министрлыклары, яшьләр эше буенча комитет, милли оешмалар алдынгы укытучыларга бүләкләрен, рәхмәт хатларын бирде.

Иң зур бүләк – милли төркемнәргә йөрүче балаларның һәм татар сыйныфларында укучыларның чыгышлары булгандыр, мөгаен. Аларны зал бик җылы кабул итте.

Ләйсирә Йосыпова
Ләйсирә Йосыпова
Татар сыйныфларына укучыларны балалар бакчалары әзерли. Алар сабыйлар күңеленә милли телебезнең матурлыгын, моңын, аһәңен кечкенәдән сеңдерә. Ул гына да түгел, “һәр яшькә туры китереп, методик ярдәмчекләр язабыз, ата-аналарның да үзаңын үстерү максатыннан чаралар оештырабыз”, диде 116нчы балалар бакчасыннан татар теле белгече Рәсилә Гатауллина.

Ижауның 107нче балалар бакчасыннан татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова да ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Юкамен районында, мәгълүматларга караганда, татар теле 1896 елдан укытыла. Димәк, татар телен укучылар сукмак кына салмаган, олы юл таптаган. Бүген өлкән укытучыларның эшен укучылары дәвам итә. Починки авылы мәктәбе укытучысы Мәрьям Арсланова үзен укыткан һәм милли рухта тәрбияләгән өлкән укытучыларына рәхмәтле.

Кабул ителгән карарларда татар җәмәгатьчелегенә туган телебезне үсеп килүче буынга укыту өчен ата-аналар, мәктәп мөдирләре, гаилә клублары, хатын-кызлар оешмалары белән актив эшләргә тәкъдим ителде.

Республика татарларының милли мәдәни мохтарияте рәисе Нәзирә Касимова шул очракта гына уңыш булыр дип ышана.
Педагогия көллиятенең "Шаян ансамбле"
Педагогия көллиятенең "Шаян ансамбле"
XS
SM
MD
LG