Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Һолодомор корбаннарын искә алалар


Украиннар бүген үз тарихларындагы иң дәхшәтле сәхифәләренең берсен, Һолодомор, ягъни 1932-33 еллардагы зур ачлыкны искә ала. Ул вакытта җидедән алып ун миллионга кадәр кешенең үлүе әйтелә.

2006 елны Украинаның Югары Радасы Һолодоморны украин халкының геноциды дип таныды, ләкин 2010 елда президент итеп Виктор Янукович сайлангач ул бу гыйбарә белән килешмәве һәм Русия позициясе аңа якынрак булуын әйтте. Мәскәү исә Украинадагы ачлыкны элекке советлар республикасының уртак кайгысы дип саный.

Тарихчылар нәтиҗәләренә караганда, ачлык Сталин режимы тарафыннан оештырылган.

Берничә дистә илнең парламенты 30нчы еллардагы бу Һолодоморны украин халкы геноциды дип таныды.
XS
SM
MD
LG