Пакыстан Әфганстандагы НАТО хәрбиләре өчен үз җиреннән йөк ташуны туктатып торды. Бу карар Әфганстан белән чиктәге тикшереп уздыру пунктына һавадан һөҗүм нәтиҗәсендә кабул ителгән. Пакыстан телевидениесе белдергәнчә, анда 25 хәрби вафат булган.
Элегрәк 14 корбан турында әйтелгән иде.
Мохманд районындагы Салала тикшереп уздыру пунктына бүген иртән ут ачканнар.
НАТО җитәкчелеге бу хәлне тикшерәчәген әйтте.
Узган елны Кушма Штатлар боралакларының ялгыш ут ачуында ике Пакыстан хәрбие үлде. Ул вакытта Исламабад Әфганстандагы халыкара хәрби көчләргә йөк ташу өчен кулланыла торган чикне вакытлыча ябып тору турында карар кабул итте.