Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иле нинди – сайлаулары да шундый


Сембердә дә сайлау кампаниясенә ошаган хәрәкәт күзәтелә. Ләкин сайлау нәтиҗәсе, совет чорындагы кебек, алдан билгеле.


Өлкә үзәгендә 150 меңле тираж белән сигез сәхифәле бушлай махсус чыгарылышлы гәзит тараттылар. Аның беренче битендә “Бердәм Русия”нең халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы буенча ун еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре санап үтелә. “Бердәм Русия” илне таркалудан коткарып калган, икътисади кризисны ерып чыккан, кешедә киләчәккә өметне кире кайтарган һәм Русиянең артабан тотрыклы үсешенә гарантия тудырган.

Өлкә башлыгы Сергей Морозов сурәте янында аның сүзләре китерелә: “Бердәм Русиянең җиңеп чыгуы Ульян өлкәсендә яшәүче һәркемгә кирәк!”

Илбашы Медведев, данлыклы спортсмен – күкрәге орден-медальләр белән тулган, полковник формасындагы Владислав Третьяк кебек данлыклы шәхесләр дә “Бердәм Русия” яклы булгач, гади кеше кемгә үзенең бердәнбер тавышын бирсен инде?

“Реаль эшләр өчен тавыш бирәбез” дигән язма “Озак яшә!”, “Матур яшә!” кебек шигарләр белән бизәлгән. “Русиялеләр акыл белән уйлап тавыш бирәләр” дигән язма телефон аша сораштырулар нәтиҗәсен китерә. Баксаң, респондентларның 66 проценты “Бердәм Русия” яклы, 13%ы – КПРФка тавыш бирәчәк, калганнары ЛДПР белән “Гадел Русия”гә тавыш бирергә ниятли икән.

Гәзитнең соңгы битендә шәһәрара автобуслар маршрутларының көн тәртибе дә бирелә һәм “Сайлауларга кадәр!” дигән шигар белән тәмамлана.

Үзебезнең “Өмет” гәзите дә алдагы сайлауларга игътибар итә. Дөрес, реклама сыйфатында гына – түләүле язмалар. Жириновский сурәте белән бергә ”ЛДПР – сезнең фиркагез!” һәм “Бердәм Русия”гә тавыш бирүнең алты сәбәбе санап үтелә. Менә берсе: “Бердәм Русия – көчле лидерлар Медведев һәм Путин фиркасе!”. Аннан тыш, ул – җаваплылык, ул – социаль гарантияләр һәм тотрыклылык фиркасе дә икән. Башка фиркаләр вәгъдәләр генә өләшкәндә, “Бердәм Русия” – бердәнбер реаль эшләр башкаручы фирка, аның эшчәнлеген халыкның күпчелеге үз халәтендә сизә икән.

Медведевның Сембер төбәге буенча ярдәмчеләре төркеменә өлкә башлыгы Сергей Морозов һәм сәясмән Балахиннан тыш, атаклы спортчы Владислав Третьяк та керә икән.

“Өмет” гәзите өлкә башлыгы Сергей Морозов белән әңгәмә дә бастырган. Тулы бер сәхифәне биләгән әңгәмә менә ничек атала: “Татар милләтенең тапкырлыгы, үткен акылы һәм гаҗәеп дәрәҗәдә тупланганлыгы миңа аеруча ошый”. Яхшы әңгәмә, диясе килә, чөнки өлкә татарлары үзләре дә Сергей Ивановичны ихтирам итәләр бит. Һәм хаклы рәвештә. Һәрхәлдә, элекке губернаторлар мәрхүм Юрий Горячев һәм өлкәне талап киткән Шаманов белән чагыштытырлык түгел инде.

Тик шунысы да бар бит әле: Сергей Иванович белән әңгәмәнең нәкъ сайлау алды кампаниясе ахырында басылып чыгуы – шул ук сайлау алды кампаниясе чарасыдай гына кабул ителә. Һәм бу уңай карашның максаты турында кирәкмәгән уйлар да туа ала. Чөнки, Сергей Иванович та, әлбәттә инде, барча түрәләр кебек үк, шул ук “Бердәм Русия”әгъзасы бит. Димәк, Ульян өлкәсе татарлары өчен абруйлы кешенең абруйлы сүзләре шул ук “Бердәм Русия” җырын җырлау булып чыга. Бу фирканең җиңеп чыгуына әллә ни шикләр булмаса да.

Күпмилләтле илдә милли фиркалар дә булырга тиеш иде дә бит. “Национализм” дигән сүз – үз милләте мәнфәгатьләрен кайгыртуны гына күз алдында тотса да, аны Сталин чорларында ук сүгенү сүзенә тиңләштергәннәр иде шул.

Иле нинди – сайлаулары да шундый. Бары тик “руководящая и направляющая” гына лидер була ала. КПСС дип аталамы ул, “Единство” исемен йөртәме, бүгенге “Бердәм Русия”се – шул ук инде. Бер үк табадан төшкән коймак кебек, нинди шигарләргә таянуларына карамастан.

Ул арада интернетта хакимият фиркасенең кылган вә кылмаган гамәлләре һәм дә киләчәккә яңа вәгъдәләре турында тәнкыйтьле-төрттерүле видеоязмалар тарала:

XS
SM
MD
LG