Accessibility links

TIME журналы Эрдоганны беренче битенә чыгарды


Дөньякүләм танылган американ басмасы Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоганның рәсемен албиткә куеп, “Эрдоган юлы” дип аталган тәфсилле мәкалә бастырды. 25 млн тиражлы журнал төрек лидерын “ислам белән дөньявилыкны туры китереп, илнең икътисадын үстерде, Якын Көнчыгышта лидерлыкка чыкты” дип мактаса да, аның идарә итү ысулын шактый кырыс һәм автократик дип атый. Бүген җәмәгатьчелек Төркиянең Иран кебек дини илгә әверелүеннән түгел, ә Русиягә охшаш дәүләткә әйләнүеннән курка, дип яза басма.


Мәкаләнең авторы Бобби Гош үзенең язмасын Эрдоганның Гарәп илләрендә никадәр популяр булуын тасвирлаудан башлый. “Каһирә Эрдоганны рок йолдызларын каршылаган кебек каршылый. Төрек премьер-министрын аэропортта ук аның меңләгән җанатары көтеп тора иде, күбесенең кулларында Эрдоганның сурәте. Халык аны “Эрдоган, Эрдоган, куркак түгел, чын мөселман!”, “Төркия һәм Мисыр – бер йодрык кебек!” шигарьләре белән каршы ала”, – дип яза автор.

2010 елда Мэрилэнд Университеты һәм Zogby International ширкәте гарәп илләрендә оештырган сораштыру нәтиҗәсендә Эрдоган иң танылган сәясәтче булып билгеләнгән. Көнчыгыш дәүләтләрендә диктаторларга каршы баш күтәргән яшьләр, хакимияттә Эрдоган кебек лидерны күрергә телиләр, дип дәвам итә журналист. АКШ президенты Барак Обама исә, Эрдоган Американың Якын Көнчыгышка карата алып барган сәясәтен тәнкыйтьләвенә карамастан, төрек премьерын төбәктә лидер булуы өчен мактый.

Бобби Гош язуынча, Көнчыгышта элекке диктатор режимнары көленнән яңа хакимиятләр калкып чыгачак. Обама исә аларны Эрдоган төзегән хакимияткә охшар дип өметләнә. Аның каравы, төрек премьеры дәүләтнең халыкара статусын күтәрде, инкыйлаблар оештырырга “яраткан” армияне кулга алды, икътисадны күтәрде һәм шул ук вакытта дөньявилык, көнбатышлык тәэмин итте.

Гарәп исламчылары өчен Төркия уңышлары бер гыйбрәт булды: янәсе диннән аерылмыйча да дәүләтне үстереп, яңартып була, ди автор. Эрдоган билгеләгән юлның сәяси уңышка китерүенә дәлил итеп журналист премьер җитәкләгән АКПның (Гаделлек һәм үсеш партиясе) инде өченче тапкыр сайлауларда җиңеп чыгуын китерә.

“Үзе костюм кия, үзе мәчеттә намаз укый”

“Җөмһүрият” (Cumhuriyet) газетасы карикатуры
“Җөмһүрият” (Cumhuriyet) газетасы карикатуры
Ләкин Эрдоган юлы Мисырны, Либияне, Тунисны сәяси тотрыксызлыкка һәм икътисадый үсешкә китерә алырмы?, – дигән сорау куя автор һәм Эрдоганның Нью-Йоркта TIMEга биргән интервьюдан өзекләр китерә: “Гарәп дәүләтләре бездән ярдәм көтәләр икән, бар кирәк нәрсә белән дә тәэмин итәрбез. Шулай да үзебезнең кагыйдәләрне башкаларга тагу гадәтебез юк”.

Эрдоганның гарәп дәүләтләренә киңәше мондый: яхшы мөселман булырга, ләкин конституцияне Төркиядәге кебек дөньяви күзлектән чыгып әзерләргә. “Дөньявилыктан курыкмагыз, бу әле дин дошманы булуны аңлатмый, – ди Эрдоган Мисыр телеканалына, – Мисырда яңа хөкүмәт дөньяви булыр дип өметләнеп калам”.

Шулай да кайбер күзәтүчеләр Эрдоган моделенең гарәпләргә туры килеп бетә алачагына шикләнә. “Төркия моделе гарәп ислами партияләргә файдалы булырга мөмкин, ләкин өлге була алмый”, – ди Американ прогресс үзәгенең Төркия белгече Майкл Верц TIME басмасына.

Гарәп исламчылары лидерлары белән аралашканнан соң Бобби Гош, алар Эрдоганны уңай күрә дигән фикергә килгән. “Эрдоган үзе костюм кия, үзе мәчеттә намаз укый. Бу безгә туры килә”, - дигән Мөселман кардәшләре җитәкчеләренең берсе Исам Эриан. Тунисның Нахда исламчы партиясе җитәкчесе Габделхәмит Жласси исә TIME хәбәрчесенә болай ди: “Эрдоган безнең телдә сөйләшә. Ул сөйләгәндә без тыңлыйбыз”.

Төркиядәге сәяси исламның алга китеше Көнбатыштагы күзәтүчеләрне һәм төрек халкының дөньяви катламын бик борчый башлаган иде, янәсе Төркия яңа бер Иранга әйләнәчәк. Ләкин Бобби Гош язуынча, әлеге фаразлар тормышка ашмаган: Эрдоган алып барган сәясәт Төркияне коручы Ататөрек игълан иткән дөньяви дәүләт принципларына зыян китермәгән. Җитмәсә, Эрдоган ТIMEга белдергәнчә, аның өчен Төркиянең Европа берлегенә керү мәсьәләсе һаман да актуаль. Ләкин ул бу эшнең инде ироник ягы булуын да белдерә: кайчандыр “Европаның чирле кешесе” булган Төркия, бүген искиткеч дәрәҗәдә икътисади уңышларга ирешә, ә аны Европа берлегенә кабул итәргә теләмәгән кайбер Европа дәүләтләре үзләре банкрот хәлендә.

Касымпашаның кырыс сәясәтчесе

Шулай да дөнья аренасында Төркиянең дәрәҗәсе үсә барса да, Эрдоганның үз илендә проблемалары әле җитәрлек, ди журналист. Аның сүзләренчә, җәмәгатьчелек еш кына премьерның автократик кыланышларын күзәтергә мәҗбүр. Эрдоганның сәяси көндәшләре аның кырыслыгына шикаять белдерәләр, янәсе Эрдоган үзе үскән Истанбулның Касымпаша мәхәлләсенең дорфа кагыйдәләрен оныта алмый һәм көндәшләре белән урамдагыча эш итә.

Автор язганча, Эрдоган, премьер-министр вазифасындагы кешегә килешмәгән гыйбарәләр кулланып, көндәшләренә пычрак түгү мөмкинлеген бер кайчан да качырмый. Җитмәсә, Эрдоганның серкәсе дә су күтәрми, аңа карата тәнкыйтькә ул гел кырыс җавап бирә (Гош моны аның Төркия тарихында еш булган хәрби инкыйлаблардан куркуы белән бәйли). Автор шулай ук бүгенге көндә Төркиядә 68 оппозицион журналистның төрмәдә булуын билгеләп уза. Хакимият аларны инкыйлабчы төркемнәр белән бәйле дип гаепләп хөкем итә.

Медведев-Путин, Гүл-Эрдоган

“Гыр-гыр” (Gırgır) журналы карикатуры
“Гыр-гыр” (Gırgır) журналы карикатуры
Бүген Эрдоганның төп сәяси максаты – Төркия конститутициясен үзгәртү, дигән фикерне алга сөрә Гош. Оппозиция хәзер инде дәүләт дөньявилыктан динилеккә күчә дип түгел, ә бөтен хакимият бер кеше кулында калачак дип борчыла. Яңа конституция нигезендә, Төркиянең сәяси мәйданында иң көчле фигура – президент булачак, дип фаразлый автор. Эрдоган исә, Медведев-Путин сценариен кабатлап үзенең элекке дусты президент Абдулла Гүл белән урынын алышачак. Шуңа күрә, тәнкыйтьчеләр Төркиянең Иранга түгел, ә Русия кебек бер илгә әверелүеннән курка.

Рәҗәп Таййип Эрдоган исә TIMEдагы язмага карата фикерен җәмәгатьчелеккә белдермәде, бары тик журналның албитендәге фотосы турында гына: “Мондый фотосурәтне табар өчен озак эзләп җафаланганнардыр”, – дип шаяртып узды.

Төркиянең оппозициядәге матбугаты исә Эрдоган турындагы язмага карата үз фикерен белдерде. “Җөмһүрият” (Cumhuriyet) газетасы карикатур рубрикасында TIMEның албитен үзгәртеп бастырды. Рәсемдә “Эрдоган юлы” дигән язу астында Сүриягә таба юнәлгән ишарә бар. Эрдоганга юлны АКШ күрсәтеп тора.

“Гыр-гыр” (Gırgır) юмор журналы да TIMEның Эрдоган турында язмасын үзенчә карикатур белән сурәтләде. Рәсемдә TIME журналын тотып торган шат кыяфәтле Эрдоган артында Барак Обама белән Һиллари Клинтон басып тора.

“Ничек, Сүриягә һөҗүм итәчәкме?”, – дип сорый Обама. “Валлаһи, әзрәк котырсын дип TIMEның беренче битенә куеп карадык. Моннан соң һөҗүм итми калмас”, – дип җавап бирә Клинтон.
XS
SM
MD
LG